Туганайлар

Пирог бәйрәме

Покров көненә балалар өчен сценарий Алып баручы. Исәнмесез, балалар. Сез беләсезме, бүген бит бәйрәм көн. Нинди бәйрәм дисезме? Ул - Покрау бәйрәме. Кайчандыр төрки халыкларда зурлап үткәрелә торган бу бәйрәм хәзерге вакытта керәшеннәрдә генә сакланып калган. Покрауның нинди бәйрәм икәнен ныграк белү өчен, авылыбызның хөрмәтле кешесе - Палый түтине бәйрәмгә...

Покров көненә балалар өчен сценарий
Алып баручы. Исәнмесез, балалар. Сез беләсезме, бүген бит бәйрәм көн. Нинди бәйрәм дисезме? Ул - Покрау бәйрәме. Кайчандыр төрки халыкларда зурлап үткәрелә торган бу бәйрәм хәзерге вакытта керәшеннәрдә генә сакланып калган. Покрауның нинди бәйрәм икәнен ныграк белү өчен, авылыбызның хөрмәтле кешесе - Палый түтине бәйрәмгә чакырдык. Әнә үзе килеп тә җиткән икән.

Палый түти. Исәнмесез, барчагыз да. Покрау бәйрәмнәре белән сезне.

Балалар. Рәхмәт.

1 бала.

Бәйрәмнәрсез бик күңелсез,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгәдә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгәдә,
Кирәк һәммәбезгә дә.

Палый түти, сөйләп бирегез әле, нинди бәйрәм ул Покрау?

Палый түти. Бик дөрес әйтәсез, балалар. Бәйрәмнәрсез яшәү бик күңелсез. Борынгы заманнардан калган бәйрәмнәрне бигрәк тә онытырга ярамый. 14 октябрь көнне була торганы - бүгенгесе - Олы Покрау дип йөртелә. Көзге кыр эшләре беткәч, көтү кергән көн булып тора ул. Халыкта "Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана" дигән әйтем дә яши. Әле тагын болай дип тә әйтәләр: "Покрау үтте - кыш җитте", - диләр.

Балалар, сез үзегез шундый әйтемнәр белмисезме соң?

2 бала. Мин сынамыш беләм. Әйтимме?

Алып баручы. Әйдә, Алина, әйт.

2 бала. Октябрьнең 14ендә чикмән төшә - тун менә.

3 бала. Мин дә б еләм. 14 еннән кырда калса - кар астында калды, дигән сүз.

4 бала. 14 октябрьдә кар күренсә, 40 көннән кар ятар.

5 бала. Покрауга кадәр кар төшсә, кыш суык булыр.

6 бала. П окрауга кар яумаса, декабрьгә чаклы кар яумас.

Палый түти. Булдырдыгыз, балалар. Покрау турында күп беләсез икән. Покрау бәйрәме көнне һәр өйдә пирог, печенье пешергәннәр. Аларны туйганчы ашаганнар, калганын кошларга биргәннәр. Бу - Күктәге көчләрнең күңелләрен күрү өчен эшләнгән. Вакытында яңгырлар яусын, афәтләр булмасын, дип теләгәннәр. Балалар, мин сезнең янга бүген күчтәнәч белән килдем. Күчтәнәчем нәрсә дип уйлыйсыз? Я, кем белә?

1 бала. Бу көнне печенье һәм пирог пешергәч, кәрҗинегездә пироглардыр, дип уйлыйм.

Палый түти. Бик дөрес, балакаем. Пироглар китердем. Покрау пирогларының эчлеген төрле яшелчәләрдән әзерләгәннәр. Мин дә шулай эшләдем. Сезгә табышмаклар әйтәм. Җавапларын белсәгез, күчтәнәчем сезгә була.

Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

Җир астында алтын казык,
Без алдык аны казып. (кишер)

Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (кәбестә)

Аланнарда утыралар,
Ап-ак эшләпә киеп.(гөмбә)

Аяксыз-кулсыз, мең кат
кигән. (кәбестә)

Гәүдәсе бар - җаны юк,
Үзе эшләпә кигән - башы юк. (гөмбә)

Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә. (кишер)

Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны тугыз кат. (суган)

Нинди акыллы балалар икән сез. Тәмләп ашарсыз - кәрҗиндәге күчтәнәчләрнең барысы да - сезгә.

Балалар. Рәхмәт.

Алып баручы. Палый түти, белүебезчә, бу көнне кызлар, яшьләр түгәрәк уенга җыела торган булганнар. Бергәләшеп, уйнап алыйк әле.

Палый түти. Бик дөресәйтәсез. Уен таңга чаклы бара иде. Әйдәгез, "Челтәр элдем читәнгә" не башкарыйк. (Малайлар, кызлар, ае-
рым-аерым кара-каршы сафка тезелеп, башта бер җыр җырлыйлар. Такмак җырлаганда малайлар, кызларга каршы барып, үзләренә ошаган бер кызны алып кайта, икенче җырдан соң кызлар малайлардан берәүне сайлый.)

Башлап җырлаучы:

Ак алъяпкыч челтәрле, Илдә матур бетәрме?

Малайлар: Илдә матурлар бетәрме?

Бергә: Җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.

Малайлар: Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.

Кызлар: Алын алырсыз микән?
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз икән?

Малайлар: Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.

Палый түти. И гөлкәйләрем. Шундый матур итеп җырлыйсыз да, биисез дә. Сезнең белән уйнагач үзем дә яшь чакларыма кире кайткандай булдым. Рәхмәт сезгә. Мин кайтыйм инде. Өемә дә кунаклар килгәндер. Сау булыгыз. Халык бәйрәмнәрен онытмагыз, йола-гадәтләребезне саклагыз. (Палый түтине озаталар. Уеннар дәвам итә.)

Гөлсинә ПИСКУНОВА,
Мөслим районы
Яңа Усы авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: