Туганайлар

Отец Павел: “Рождествога ураза тотып әзерләнәбез, бөтен бәйрәмгә дә алай әзерләнү юк”

Христиан халкы Раштуаны бәйрәм итә. Казандагы Изге Ананың Тихвин чиркәвенә керәшеннәр җыелды. ("Татар-информ", Лилия Локманова).

Бүген, 7 январь көнне Христиан динен тотучылар иң зур бәйрәмнәрнең берсе Рождествоны билгеләп үтә. Шул уңайдан, Россиянең күпчелек чиркәүләренә христианнар келәү итәргә җыела. Шул исәптән, Татарстан башкаласында да төнге келәүләр уза. Гадәттә алар төнге 3 ләр тулганнан соң тәмамлана.

Казандагы Изге Ананың Тихвин чиркәвендә, мисал өчен, керәшеннәр җыелды. Полиция хезмәткәрләре "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, службага 50 дән артык кеше килгән.

Гыйбадәт кылу төп-төгәл сәгать 00.00 дә башланса да, бирегә халык инде сәгать 22.10 тирәсендә килә башлады. Аларның һәркайсы иконалар каршына шәмнәр кабызып куйды, чукынып, теләкләр теләде. Төнге 12 тулганнан соң исә отец Павел Павлов службаны башлап җибәрде. Әмма чиркәүгә аннан соң да кеше килә торды, шәмнәр кабызып, теләкләр теләде, алтарь каршында бара торган келәүгә кушылды.

Отец Павел сүзләренчә, чиркәүдә барлык дини бәйрәмнәр дә зурлап уздырыла. Гадәттә бирегә Казанда яшәүче 50-100 тирәсе керәшен җыела. "Хәзер халык күбрәк дөньялыктагы тормыш өчен сагышлана. Эш, торак мәсьәләләре халыкны еш борчый, чиркәүгә дә шундый мөрәҗәгатьләр, теләкләр белән киләләр", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Чиркәү әһеле билгеләп үткәнчә, Рождестводагы служба, башка дини бәйрәмнәрдән аерыла. "Рождество службасы төнлә уза, андый төннәр бик аз. Моңа ураза тотып әзерләнәбез, бөтен бәйрәмгә дә алай әзерләнү юк. Бездә 4 кенә олы ураза бар. Рождествода службаның төнлә үткәрелүе - Ходайның шул вакытта тууына бәйле", - дип аңлатма бирде отец Павел.

Рождество чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн табигатьнең кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.

Туым көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта дигән ышану бар.

Рождество алдыннан христианнар 6 атна дәвамында итле, сөтле, йомыркалы ризыклардан тыелып тора. Туым көне тугач исә өйдә итле ризыклар әзерләнә. Халык бер-берсенә кунакка йөри.

Службага килгән Мария ханым сүзләренчә, ул бу чиркәүгә инде күптәннән йөри. "Рождество - безне коткаручыбыз Иисус Христос туган көн. Аны без бик зурлап каршы алабыз. Ходайдан балаларыбыз, үзебез исән-сау йөрүне, иминлек сорыйбыз", - диде ул.

Әлеге дини бәйрәм чисталык, сафлык, яктылык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Риваятьләр буенча, Христосның тууы "дөньяны якты акыл белән яктырткан", ә бу вакыйганы хәбәр итүче булып шушы төндә Вифлеем йолдызлыгында гадәти булмаган якты йолдыз калыккан. Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.

Салават Камалетдинов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: