Туганайлар

Олы уразага керәбез

Хәтердә, "Кайчан кыш, Яңа ел җитәр икән?" - дип йөргән чаклар... Ә хәзер, "Кай арада үткән бу вакыт?" - дип аптырыйбыз. Баксак, кышның соңгы аен ваклап ятабыз икән бит. Димәк, тиздән, бик тиздән, иң Олы, куанычлы бәйрәмебез - Пасха җитәчәк. Аңа кадәр, әлбәттә, елның иң кырыс һәм озын уразасын кичерәсебез...

Хәтердә, "Кайчан кыш, Яңа ел җитәр икән?" - дип йөргән чаклар... Ә хәзер, "Кай арада үткән бу вакыт?" - дип аптырыйбыз. Баксак, кышның соңгы аен ваклап ятабыз икән бит. Димәк, тиздән, бик тиздән, иң Олы, куанычлы бәйрәмебез - Пасха җитәчәк. Аңа кадәр, әлбәттә, елның иң кырыс һәм озын уразасын кичерәсебез бар. Ходай белән яшәүче һәм яшәргә тырышучы православныйлар тормышында бу ураза бик зур урын алып тора. Аннан без җаннарыбызга, тәннәребезгә сихәт һәм сөенеч алабыз.

Быелгы Пасха бәйрәме иртәрәк, 12 апрельдә булачак. Шуңа күрә уразага да иртәрәк, 23 февраль көнне керәбез.

Олымы, әллә кечеме булуга да карамастан, уразаны һәркем тотарга тиеш. Дөрес, барлык таләпләренә туры китереп ахыргача җиткерү барыбызның да көченнән килми һәм алай булырга тиеш тә түгел. Күптән түгел Интернет челтәрендә утырганда, бер священник язмасына тап булдым. Анда ул ураза һәм аны ничек итеп тоту турында язган иде.

"Ураза безнең җаннарыбызга да, тәннәребезгә дә бик кирәкле нәрсә. Аннан башка гына без барына да өйрәнеп бетә алмыйбыз. Гади көнне ашыйсы килгән нәрсәне ашап тамак туйдырсак та, һаман нидер җитми, ашыйсы килә, ә җанда көчсезлек хөкем сөрә. Әлеге бушлыкны тутырырга һәм җайга салырга нәкъ ураза булыша да. Аннан соң күпләрне яшь мәсьәләсе һәм сәламәтлек борчый. Баланы кечкенәдән уразага ияләндереп үстерү безнең төп бурычыбыз. Кече яшьтән үк кеше сабыр, көчле рухлы, чыдам булырга тиеш. Әлеге сыйфатлар балачактан формалашса, үсә барган саен күпкә җиңелрәк булачак. Дөрес, балалар барын аңлап җиткермичә, нәрсә бар, нәрсә ошый - шуны ашарга яраталар. Әлеге туя белмәү хисен дә контрольга алырга өйрәнсәк иде. Белгәнебезчә, ураза вакытында бары үсемлек ризыкларын гына кулланырга ярый. Ләкин балага бу чикләүләр ошап бетмәскә дә мөмкин. Иң беренче итеп, ризыкны әз-әзләп киметүдән башларга кирәк. Мәсәлән: бу уразада ит әйберләрен төшереп, сөт ризыкларын калдырырга була. Тулысынча булмаса да, өлешчә нәрсәдәндер баш тарту да зур файда. Шулай итеп, кеше үзенең сабырлыгын ныгытачак.

Аннан тагы күпләрне борчыган сорау: көндәлек рационның тулы булмавы төрле чирләр китереп чыгара, имеш. Бусы да чираттагы уйдырма. Ураза вакытында киресенчә, организм чистару процессы кичереп, яңа сулыш ала..."

Безнең халыкта ничек? Имештер, уразаны әбиләр-бабайлар гына тотарга тиеш, без әле яшь, каян килсен безгә җазык, картайгач өлгерербез әле... Ярый, теләгән кеше шулай уйласын, ди. Ләкин бит шунысы да бар, әгәр картаймыйча гына китеп барсаң, ул вакытта нәрсә булачак? Җарамаган эшләр дә баштан ашкан, ураза тотып җазыклар да әйтелмәгән, картаймыйча тормыш та беткән... Без - гади бер җир кешеләре, һәммәбездә дә җазык җитәрлек (белмәүчеләр өчен : кеше тууга аңа Адәм белән Еваның ялгышып оҗмахтан куылу җазыгы өстәлә). Димәк, бала туганда ук җазыклы булгач, тормыш иткәндә ничек җазыкланмасын ди! Нәкъ менә картлык чорына кадәр кылына да инде җазыклар. Ә олыгайгач барысын да аңлый башлыйсың, үкенәсең, вакытны кирегә борып, кабат тормыш юлын ялгышларсыз гына узасылар килә, ләкин соң була!

Атна көн келәве вакытында Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей отец Павел халыкка үгет белән чыкты: "Карендәшләр, инде санаулы көннәрдән Олы ураза якынлаша. Егерме өченә кадәрге ике атнаның среда һәм пятницасы ураза көннәр. Аларны тотып, әзерләнеп, күңелләребезне чистарта башлыйк. Инде уразасыз гына яшәүгә ияләнеп беттек. Шулай да, үзебезне кулга алып, уразаны тиешенчә уздырсак иде. Ходай булышсын барыбызга да!"

Надежда ТОКРАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: