Туганайлар

Олы көн күкәе кызыл төскә маныла

Ветеран педагог Петр Ибаевның 2003 елда язган истәлекләреннән

Без бәләкәй чакта, ягъни моннан 50-60 еллар элек Олы көн, чыннан да, олы бәйрәм иде. Бәйрәмгә кадәр, оыллар, дингә ышанучылар, Олы көнне лаеклы каршылау өчен җиде атна ураза тоталар иде. Дин китапларында язылганча, Олы көн атнасында күкнең оҗмах капкалары ачык була һәм бу атнада үлгәннәрнең барысы да оҗмахка эләгә.

Олы көнгә әзерлек эшләре бер атна алдан башлана. Олы көнгә бер атна калгач, бәрмәнчек бәйрәме үткәрелә. Апрель – табигать уянган, тал-тирәкләр бөре кабарта торган вакыт. Бигрәк тә кызыл тал көмештәй “песи”ләрен күп чыгара. Иртә яз башында матур итеп “песи”ләнгән тал ботакларын “бәрмәнчек” диләр инде. Без, малайлар, менә шул ботакларны якшәмбе көнне алып кайтып, күршеләргә өләшә идек. Пасхага каршы төндә кәгазьдән яфраклар, чәчәкләр кисеп, шуларны тал ботагына беркетеп, изгеләр төсе каршына – тәре почмагына куялар иде.

Олы көнгә әзерләнүнең бер мөһим үзенчәлеге бар: ул –  тазарыну. Бәйрәмгә атна-ун көн кала, һәр гаилә өй юа башлый, аннан кер юу башлана, ишегалды, абзар-кура, урам чүп-чардан арындырыла. Кыскасы, авылга, йорт-җирләргә бәйрәм төсе керә.

Олы көнгә каршы кичтә безнең Җәйләү авылының бөтен кешесе мунча керә. Кичтән үк бәйрәмдә киясе яңа, яисә чиста өс киемен әзерләп куялар. Олы көнгә каршы төндә хатыннар бөтен гаилә белән бергә кулич, шишара, төш, керәндил һәм башка төрле камыр ризыгы пешерәләр.

Олы көн күкәе ману иң изге йолаларның берсе була. Тәүрат язмаларына караганда, ул кызыл төстә булырга тиеш. Биредә күкәй – тормыш символы, кызыл төс – Коткаручы каны.  Бу – мәңгелек тормыш, дигән сүз. Авылда, әлбәттә, бу символны бик үк аңлап та бетермәгәннрдер. Шуңа күрә күкәйләрдә салават күперендәге барлык төсләр дә чагыла иде.

Олы көн таңында күңелгә ятып калган матур мизгелләрнең берсе – урамда гөрселдәтеп аткан мылтык тавышыннан йокыдан уяну һәм әнинең: “Тор, улым, күкәй җыярга соңга калма”, – дигән сүзләре. Нәкъ менә шул вакытта тып-тын урамнарга җан керә. Бала-чага берәмәләп тә, парлап та өйгә керә дә: “Коткаручы терелеб торган!” (“Христос воскрес”), диләр. Йорт хуҗасы: “Чынлаб та терелеб торган!” дип җавап кайтара. Аңа кызыл күкәй һәм башка бүләкләр бирәләр. Өлгеррәкләр киндер букчаларын таң атканчы ук тутырып өйләренә кайта.

Пасханы бәйрәм итү атна буена сузыла. Яшьләр төрле күңелле уеннар, күмәк күңел ачулар оештыралар, кунакка йөрешәләр. Олы көнгә генә хас уеннар бар. Күкәй отышлы уйнау – шуларның берсе. Уенда катнашучыларның һәркайсысы җиргә бер рәткә берәр күкәй куеп чыга.  Аннары, чиратлап, чүпрәктән тыгыз итеп тегелгән тупны күкәй өстенә тәгәрәтеп җибәрәләр. Туп тигән күкәй отучыныкы була. Уен җирдәге соңгы күкәйгә туп тигәнче дәвам итә.

Пасха бер генә авылда да тагансыз узмый. Таган ел саен бер урында корыла һәм анда хәленнән килгән бөтен кеше атына. Таганнан читтәрәк җырлы-биюле әйлән-бәйлән уеннары оештырыа.

Керәшеннәрдә күкәй белән бәйле күп кенә йолалар бар. Мәсәлән, малларны язын беренче  мәртәбә көтүгә чыгарганда, авырмасыннар, йоннары шома булсын дип, аларның сыртларын Олы көн күкәе белән сыйпаганнар. Кешеләр сәламәт, матур булыйм дип, кызыл күкәй салынган су белән юынганнар. Беренче ашлык чәчәргә чыкканда да, чәчеләчәк җиргә күкәй, аның кабыкларын таратканнар.

Пасха, дини бәйрәм булудан бигрәк, безнең күңелләргә яз бәйрәме, күңел ачу көне буларак кереп калган.

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: