Туганайлар

Өлгергән һәм нитратсыз, тәмле карбыз сайлыйбыз: файдалы киңәшләр

Җәй айлары кердеме – базарларда, супермаркетларда карбыз сата башлыйлар.

Тәмле, баллы, сусыл карбыз җәйнең бер билгесенә әйләнде. Карбыз ашамасаң, җәй дә булмаган кебек. Тик бер ягы бар – аны сайлый белергә кирәк. Югыйсә, өлгермәгән яки бозылган карбыз эләгеп, үкенергә туры киләчәк, әле нитратлысы туры килеп, агулануың да бар. Карбызны ничек сайларга соң? Аны каян сатып алырга, агулансаң, нишләргә – Татарстан кулланучылар күзәтүе хезмәте һәм химия белгече Аркадий Курамшин ярдәмендә шуларны ачыкладык.

Кыяфәтенә игътибар итәбез һәм шакып карыйбыз

Казанның Үзәк колхоз базарында карбыз-кавын сата торган өч урын таптык. Сатучыларның икесе ачык кешеләр булып чыкты – карбызны ничек сайларга икәнен бөртекләп аңлаттылар. Өченчесе генә сөйләшеп торырга кирәк тапмады, “йә алыгыз, йә китегез” диде.

Сатучылар әйтүенә караганда, татлы бакча җимеше бу якларга июнь башында ук килә башлый. Безнең халык гадәттә беренче карбызларны алмаска тырыша, “ул бит әле җитешмәгән була ул вакытта” ди. Ләкин базардагы танышларыбыз моны кире кага, беренче карбызлар Әзербайҗаннан килә икән: бездә җәй башы гына булса, аларда карбызның нәкъ өлгергән чагы, дип ышандыра алар. Хәзер Колхоз базарында Әстерхан һәм Казахстан карбызларын саталар. Алары беткәч, соңгырак сортлар җитешә, мәсәлән, көз башында Волгоградтан “Холодок” сортын китерә башлаячаклар. Шулай итеп, октябрьгә кадәр базарда һәм кибет киштәләрендә карбыз өзелмәячәк.

Карбыз сайлау серләре ике сатучыбызның да бер үк, диярлек. Карбызлар арасыннан буй-буй сызыклары ачык беленеп торганын карарга кирәк. Хәзер инде күзең төшкән карбызның “тавышын” тыңлап алсаң була: сак кына суккалап, шакып караганда аннан яңгыравык аваз чыгарга тиеш. Тавышы тонык, саңгырау булып чыкса, монысын алмавыгыз хәерлерәк – ул өлгермәгән килеш өзелгән, яки, җитешмичә җыелган карбызның эчендә суы күп булып, ул инде әчи башлаган булырга мөмкин.

“Койрыгы кипкән булса, бик яхшы. Аннары карбызны сызыкларына карап алырга кирәк, буй-буй рәсемле түгел икән, ашарлык булмаска мөмкин, ә рәсеме ачык беленеп торса, сызыклары күп булса – әйбәт булыр. Андый карбызны кискәндә шул сызыклары буйлап ярылып ук китә. Карбыз таш кебек каты булмасын, бармак белән басканда чак кына изелеп торырга тиеш”, - дип аңлатты сатучы.

Карбыз өлгереп җиткәннән соң аның сабагы корый, шулай итеп ул сабагыннан өзелә. Карбызның койрыгы яшел икән, димәк, аны вакытыннан алда өзгәннәр. Әлбәттә, карбыз безнең якларга килеп җиткәнче юлда да өлгерә тора, ләкин ул сабагында җитешкән кебек үк баллы һәм сусыл булмас, мөгаен.

Гадәттә һәрбер карбызның берәр ягында аксыл-саргылт табы була. Бу тапны русча “щечка” дип йөртәләр, ягъни карбызның “яңагы”. Мондый тап җиләкнең (фәнни яктан карбыз җиләк булып тора) җирдә яткан урынында барлыкка килә. Андый табы булган карбызны һич курыкмыйча алырга була, ул чирле дә, өлгермәгән дә түгел.

Без сөйләшкән сатучы да карбызның “яңагына” игътибар итмәскә кушты, бармы ул - юкмы, нинди формада, нинди төстә – барыбер. Шулай да Интернет киңлекләрендә кешеләр “щечка” сарырак төстә булса, яхшырак, дип киңәшләр бирә. Сары таплы карбыз өлгергән һәм сусыл була, диләр.

Инде карбызның зурлыгына килсәк, базарда 6-8 килолы ваграк карбызлар да, 17-20 килолы “әзмәверләрне” дә очратып була. Сатучылар әйтүенчә, иң әйбәте – уртача зурлыктагы, 9-10 килолы карбызлар. Базарның шунысы да яхшы – бөтенләе белән аласың килмәсә, сатучы карбызны икегә яки дүрткә бүлеп тә биреп җибәрә. Кибеттә, әлбәттә, болай итмиләр.

Сатучылар теләгән кешегә карбызны “ачып” күрсәтә – пычак белән үзәгенә кадәр кисеп, “пирамидка” ясап, бер кисәген тартып чыгара. Эче нинди, янәсе. Химия белгече Аркадий Курамшин андый карбызны алырга киңәш итми.

“Кисеп караган карбызны, кеше ошатмаса, барыбер саталар. Кабыгы киселгән, ярылган карбызлар - ашарга яраксыз, чөнки ярылган урында бактерияләр үрчергә мөмкин. Мондый карбызны ашап, ашказаны инфекциясе эләктерүең бик ихтимал”, - дип аңлата галим.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә дә шулай диләр. Баксаң, кисеп караган карбызларны сату килешми генә түгел, ул тыелган эш икән. Гамәлдәге санитар кагыйдәләре кисеп караган карбызны сатуны тыя, чөнки карбыз тышыннан аның йомшагына авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар үтеп керү ихтималы зур. Татарстан кулланучылар күзәтүе хезмәте кисәкләргә туралган карбызны алырга да киңәш итми, бигрәк тә оештырылмаган һәм рәсми рөхсәт бирелмәгән сату итү урыннарында (юл кырыенда, машинадан).

Карбыз бәяләре хәзер 20-35 сум тирәсе. Сатучылар җәй ахырына бәя 10-15 сумга кадәр төшәчәк, дип вәгъдә итә.

Нитратлар белән агуланганда күмер эчү файдасыз

Җиләк-җимеш, яшелчә җитештерүчеләрнең кайберләре, тизрәк өлгерсен дә, сатуга китсен дип, аларга нитратлар тутыра. Карбызны да кайчак шулай "көчләп" өлгертәләр. Нитратлы карбызның тәме дә ташка үлчим, ә инде андый карбыз ашап, агуланып чирләсәң, бөтенләй авыр хәлгә каласың.

Карбызда нитратлар булырга мөмкин, тик аларның күләме 60 мг/кг нан артмаска тиеш. Нормадан артыкмы-юкмы, монысын лаборатория шартларында гына ачыклап була. Карбызны өйдә тикшерү өчен портатив нитратомер, нитратотестер кебек әсбаплар да уйлап тапканнар. Аларның бәясе – уртача 5000 сум. Химия белгече Аркадий Курамшин мондый приборлар ярдәмендә төгәл саннар алып булмый, ди, чөнки чынлыкта мондый тикшеренүләр шактый вакыт таләп итә.

Махсус әсбаплар кулланмыйча да карбызның сыйфаты шикле икәнен белеп була, моның өчен аны ярып карау да җитә.

  • Нитраты күп булган карбызның төсе ачык-кызыл, шәмәхәләнеп тора.
  • Карбызның үзәгеннән кабыгына таба сузылган җепселләре сәламәт карбызныкы – ак, карасу-ак төстә, ә нитратлы карбызныкы – сары була.
  • Чиста карбызның кискән җире ярмаланып, “җемелдәп” тора, ә агулы карбызныкы тип-тигез, ялтырап тора.

Халык нитратлы җиләк-җимешне үзенчә тикшереп карый, диделәр Роспотребнадзорда. Мәсәлән, карбыз кисәген суга саласың. Чиста карбыздан су бераз болганчыклана. Ә инде су куе кызыл төскә керсә, карбызда ниндидер ят кушылмалар булуы мөмкин.

Белгечләр шик тудырган карбызларны ашамаска киңәш итә. Сатып алгач, акча кызганыч була, әлбәттә, ләкин аны ашап агулануың кыйммәткәрәк төшәчәк.

“Нитрат белән агулану билгеләре йогышлы эчәк авыруыныкы белән охшаш: эч китә, ашказаны эшчәнлеге бозыла, кайчакта баш та авырта”, - дип сөйли химия белгече Аркадий Курамшин.

Карбыз ашап эчләре авыртса, эч китсә, кеше моны ризыктан агулану дип уйлап, дәваларга тотына – активлаштырылган күмер яки хәзер киң таралган “ак күмер” эчәләр. Ләкин, химия күзлегеннән караганда, нитрат белән агуланганда күмер бөтенләй файдасыз.

“Бу очракта күп итеп су эчәргә кирәк, чөнки нитратлар суда эрүчән, су аны организмнан юып чыгара. Активлаштырылган күмер, активлаштырылган “ак күмер” кебек дарулар органик матдәләрне сеңдерә, алар нитратларны бәйләп организмнан чыгара алмас”, - дип аңлата Курамшин.

Карбызны юл буеннан алмагыз

Интернетта халык карбызны юл буеннан алмаска киңәш итә. Машина төтенендәге авыр металлар карбызга сеңә, дип санала. Ләкин чынлыкта бу кешеләрнең белмичә, уйлап чыгарылган ышанулары, ди Аркадий Курамшин.

“2003 нче елда кургашлы бензин куллану тыелды, әмма аныңчы ук мондый ягулыкны кулланучылар калмаган иде инде. Автомобиль төтенендә хәзер авыр металлар булуы мөмкин түгел диярлек”, - ди белгеч.

Икенче яктан, карбызларны юл буенда сатып алганда сез аларның кайдан килгәнен белә алмыйсыз. Күп очракта юл буенда сату итүчеләрнең тиешле документлары юк, шуңа күрә ялган продуктка эләгүе бик җиңел. Әлбәттә, документлар булуга карап кына карбыз шәп дип уйларга ярамый, әмма аларның булмавы да сагаерга мәҗбүр итәргә тиеш.

Сүз уңаеннан, сатучы сез таләп иткән очракта карбызның товар документлары белән таныштырырга тиеш, аерым алганда - туры килү сертификаты белән (сертификат соответствия). Анда документ номеры, аның гамәлдә булу вакыты, таныклык язуын бирүче оешма күрсәтелгән булырга тиеш. Сатучы шулай ук туры килү турындагы декларация турында мәгълүмәтне күрсәтә ала, анда аның теркәлү номеры, гамәлдә булу вакыты, декларацияне кабул иткән затның атамасы, аны теркәгән орган күрсәтелә. Бу документларда товарны китерүче яки сатучының адресы һәм телефоны күрсәтелгән, имзасы һәм мөһере сугып, расланган булырга тиеш.

Базарларда һәм ярминкәләрдә сатылган карбыз-кавыннар да санитар-ветеринар экспертиза үтәргә һәм ветеринар таныклык яки белешмә алырга тиеш, һәм аны сезгә шулай ук сорау белән үк чыгарып күрсәтергә тиешләр.

Әгәр карбызларны машинадан яки юл кырында саталар икән, сату ноктасының җирле хакимиятнең ярминкәләр уздырырга билгеләгән урыннарда эшләргә рөхсәте булырга тиеш.

Тагын бер гади, әмма акыллы киңәш: кемдер карбыз ашап агуланган икән, карбызны бу сатучыдан бүтән алмаска, чөнки агулы карбыз берәү генә түгел, бөтен партиясе шундый булырга мөмкин.

Кайда сатып алсаң да, ашар алдыннан карбызны җылы су белән юарга кирәк, ди киңәш итә Аркадий Курамшин. Ул вакытта карбыз тышына утырган тузан, пычрак, микроорганизмнар карбызны кискән вакытта эченә кермәс. Һәм тагын бер киңәш – кискән карбызны суыткычта саклагыз, һәм аны тәүлек эчендә ашап бетерергә тырышыгыз.

Фото: Динара Прокопьева

Мәгълүмат "Интертат"тан алынды

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: