Туганайлар

Оксана Дмитриева һәм "Бәрмәнчек"нең оркестр төркемен "Кәләй урамнары" очраштырган

"Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленең оркестр төркеме үзизоляциягә уен кораллары белән киткән

Коронавирус таралуны булдырмас өчен илебездә игълан ителгән эшләми торган үзизоляция чорында керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле иҗат, репетицияләрне туктатмаган. Быелгы сезон аншлаг белән узган театральләштерелгән "Гөргөри кияүләре +" тамашасы белән башланып киткән иде. Тик илдә, дөньяда башланган вирус пандемиясе аркасында көннәре билгеләнгән тамашалар булмыйча калды. Бүгенге көндә ансамбль артистлары очрашу, киңәшүләрне онлайн режимда үткәрә, биючеләр формаларын физик күнегүләр белән саклый, җырчылар тавышларын ял иттерә, күнекмәләр ясый, ә оркестр төркеме уен коралларына "тузан кундырмый" икән. 

Оркестр төркеме һәм Оксана Дмитриева белән узган онлайн-репетицияне сез күрегез:

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: