Туганайлар

"Очучы булырга сугыш комачаулады"

Җиңү бәйрәме елларының саны арткан саен, ветераннар, тыл хезмәткәрләре саны кими бара. Сүзебез сугыш ветераннарының берсе - 91 нче яше белән баручы Иван Иванович Егоров турында. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә үзен егетләрчә тота: район, авыл тормышында актив катнаша. Теләче районының Субаш авылында ветеранда кунакта булып кайттык. "Мин...

Җиңү бәйрәме елларының саны арткан саен, ветераннар, тыл хезмәткәрләре саны кими бара. Сүзебез сугыш ветераннарының берсе - 91 нче яше белән баручы Иван Иванович Егоров турында. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә үзен егетләрчә тота: район, авыл тормышында актив катнаша. Теләче районының Субаш авылында ветеранда кунакта булып кайттык.

"Мин үзем урта мәктәпне Теләчедә тәмамладым, - дип башлап китте үзе белән таныштыруны Иван Иванович. - Уку бетәр алдыннан военкомат юллама биргән иде. Арчада комиссия була: летный школага укучылар җыялар. Мин бик сөендем моңа. 22 июнь көнне ат җиктек тә, энекәш белән Теләчегә киттек. Барып җиттек, атка ашарына салып бәйләп куйдык. Халык тыз-быз йөгерешә, нәрсәдер булган. Сугыш башланганын шунда ишеттек.

Летчик булу хыялы шуның белән тәмамланды. Вольский шәһәрендәге авиация мәктәбенә авиамеханикка укырга җибәрделәр. Башта Корабль очкычларын (ЛАК), Як самолетларын, аннан инде скоростной бомбардировщикларны өйрәндек. 1942 елны укуны тәмамладык та, көзен безне - 10 кешене Ленинград фронтына озаттылар. Мине 159 нчы полкка билгеләделәр. Беренче итеп иске самолет бирделәр, укуны бетереп кенә килгәнгәдер инде. Аннан яңаларын да бирә башладылар. Булдыра алганча карап, майлап, төзәтеп тордык. Безнең бурыч: ничек тә фашист самолетларын Ленинград шәһәренә кертмәү. Минем самолетларда 1100 очыш ясалды. 52 самолетымны фашистлар бәреп төшерде. Хәтта бервакыт һавага күтәрелергә бер генә самолетыбыз да калмады. Бик күп летчиклар һәлак булды. Летчиклар белән бик яхшы элемтәдә булдык. Ничек төшеп утыруларыннан ук һавада булган хәлләрне аңлый идек...

45 нче елның 8 май көнендә безгә ниндидер хәбәр булачагын җиткерделәр. Радиостанциядән хәбәр көтәбез. Ул көнне берни булмады, кайтып киттек Гатчина шәһәренә. Бервакыт төнлә атышлар башланды. Тегеннән дә аталар, моннан да. Капитуляция турында килешүгә кул куелганын белдек. Икенче көнне иртән полк командиры килеп безне Җиңү көне белән котлады. Барыбызны да Гатчина шәһәренә ял итәргә җибәрде.

Сугыш тәмамланды, сугышчыларны туган якларына озата башладылар. Беренче чиратта укытучылар, аннан хатын-кызлар кайтып китте. Мин, тагын өч ел хезмәт иткәннән соң гына, 1948 елның февралендә генә туган авылым Субашка кайтып җиттем.

КПСС члены идем. Икенче көнне үк райком секретаре янына киттем, учетка керергә кирәк. Комсомол райкомына икенче секретарь кирәк булган, сайлап куйдылар. Бөтен клубларны, комсомол оешмаларын йөреп чыктым. Бервакытны Казаннан өлкә комсомол оешмасыннан инструктор килде. Танышып киттек. Ул мине педагогия институтына укырга керергә күндерде. Укырга кердем. 1949 елда Нырсыда яңа гына оешкан МТСка (моторно-тракторная станция) политчасть буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр.

Яңадан армиягә алдылар, инде политработник итеп. Энгельс шәһәрендә 6 ай укыдым. Укып бетергәч, Идел буе округына җибәрүләрен сорадым. Армиядә кыскартулар башланды да, кире туган ягыма әйләнеп кайттым. Сауш мәктәбенә директор итеп куйдылар. 1963 елда Субашка күченеп кайттык. Субашта да мәктәп директоры булып лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Кайда куйсалар, шунда хезмәт иттем инде.

Субаш - туган авылым. Кечкенәдән, каникул вакытларында ук, колхозда эшләдем. Лабогрейкада эшләгәннәргә трудоденьне күбрәк язалар иде. Мине шул кызыктырды. Лабогрейканың ни икәнен сез әбиләрегез сөйләвеннән генә беләсездер инде, бәлки алай да белмисездер. Ә менә безнең буын кешеләренә анда эшләргә туры килде. Ул атка тагылган уру механизмы. Ура, тик рәтләргә салмый. Лабогрейкада утырып баручы урылган саламны сәнәк белән кырга ташлап барырга тиеш. Моңа зур осталык һәм көч кирәк, ул бик җаваплы эш иде. Силос әзерләүдә дә катнаштым. Элек силосны кычытканнан салдылар. Аны урманнан үзебез чабып алып кайтып базга сала идек. Хәзерге кебек силос өчен аерым чәчеп үстерүләр юк.

Сауш участок больницасында Алан авылы кызы Александра эшли иде. Александра белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Дүрт улыбыз туды. Александра Леонтьевна 13 ел элек авырып үлеп китте. Аны бик искә алам. Володя исемле улыбыз 22 яшендә суга батып үлде. Өчесе исән-сау. Олы улым Олег Рязаньда яши. Военный. Валерий -Түбән Камада, химия заводында эшли. Кече улыбыз Юрий, шофер, Казанда яши. Ял көннәренә кайтып йөриләр, йорт эшләрен эшләп китәләр. Мәктәп балалары да килеп булышып тора. Рәхмәт аларга. Хәзер бит без яшьләрдән башка берни эшли алмыйбыз. Тормыш алар кулында. Авылда яшьләр булмавы, эш юклыгы гына борчый. Күрше-тирә район үзәкләренә йөреп эшләп, "шабашкалар" юнәтеп, көн күрәләр инде.

Районнан ел да килеп отчет җыелышлары үткәреп китәләр. Шул җыелышларда ел да авылга кергәндә тау башына, чиркәүгә кадәр 100 метр җиргә, асфальт булмаса, таш юл түшәсәләр дә әйбәт булыр иде, дип әйтә киләм. Тик әлегә чират җитми бугай. Карт әти-әниләре хәлен белергә кайтучылар яз-көз, пычракта машиналар белән авылга керә алмыйлар. Машиналарын авыл башында калдырырга мәҗбүрләр..."

Иван дәдәй менә шулай, безнең сорауларны да көтмичә, үз тормышын, авыл хәлләрен сөйләде дә чыкты. Олы кеше шулай бит инде ул, яшьлеген, үткән гомерен искә алып сөйләргә ярата. Тыңлап утыручы гына булсын. Тыңладык та, сокландык. Хәтеренә, әле яшәү дәрте белән Тулы күзләренә сокландык. Аерылышканда да тагын күрешергә сүз бирешеп саубуллаштык.

Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен Иван Иванович Егоров 1943 елда "Батырлык өчен" медале белән, 1985 елда 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены; "Ленинград оборонасы өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да исән-сау күрергә язсын Сезгә, Иван Иванович.

Язып алды Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: