Туганайлар

Нәселебезнең асыл заты

10 январь - танылган шагыйребез, хәзерге заман керәшен матбугатына нигез салучы Ананий Нестерович Маловның (Ямаш Игәнәй) туган көне. Ул әле дә янәшәбездә булып, акыллы киңәшләрен җиткерәдер, безне күзәтеп торып, абынырга ирек бирмидер кебек.

Ананий Малов 60 елдан артык үз газетасын күрергә өметләнгән керәшен халкына белем яктысы бирде. "Керәшен сүзе"нең чыга башлавы - керәшен өчен күк капусы ачылуга тиң иде. Газетаның һәр саны Ямаш Игәнәйнең йөрәге аша үтеп дөньяга таралды. Каршылыклар, кирәкмәс сүз-фикерләр әнә шул йөрәккә җыелып калып, халыкка бары тик кирәклесе, дөресе генә җиткерелде. Йөрәге дә шуңа бик тиз тузды...

Язучы-шагыйрь язып калдырган кыйммәтле фикер бүген дә актуаль, бүгенге яшәешебез өчен дә бик кирәкле. Аның "Керәшен сүзе" газетасында басылган "Керәшен хакында чын сүз" дигән язмасы белән кабаттан танышу барыбыз өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Керәшен хакында чын сүз

Ямаш ИГӘНӘЙ

Керәшен хакында төрле кеше төрле нәрсә сөйли. Берәүләр яратып, берәүләр күралмыйча. Кемнәрдер бу кирәгеннән артык беркатлы, самими һәм эчкерсез күңелле, кунакчыл, кешегә ышанучан нәсел турында, имеш, алар бары тик Иван Грозный Казан ханлыгын буйсындырганнан соң гына барлыкка килгән, дип исәпли.

Һич дөрес түгел. Иң күремсез кеше генә шулай әйтә ала. Ә керәшеннәр үзләре алай уйламый. Дөрес, арада әлеге баскынлык чорында, мөселманнан көчләп чукындырылганнары да бардыр. Берән-сәрән. Тик төп нигезне бик борынгыдан, мәҗүсилектән христиан динен кабул иткән керәшеннәр алып тора...

Артык беркатлылыгы, кешегә ышанучанлыгы аркасында аларга бик күп кыенлыклар кичерергә туры килә. Шушыларның барысын искә алып, "Кем ул керәшен?" дигән сорауга ачыклык кертергә уйлыйм.

Ходай керәшенне асыл зат итеп яраткан. Әнә шуңа ул:

- Адәм затының иң игелеклесе, кече күңеллесе, кешелеклесе.

- Ул дөньяга бары тик яхшылык, шатлык, бәхет, куаныч кына китерергә тырыша.

- Ул булдыклы, тырыш, эшчән һәм кунакчыл нәсел.

- Ул барлык кешеләрне дә үз туганыдай якын күрә, вөҗданлы, намуслы. Беркемне дә беркайчан да рәнҗетмәс.

- Ул күремсезлек, тар күңеллелек кебек яман гадәтләрдән өстен.

- Яманлык, эчкечелек, бозыклык, комсызлык, азгынлык кебек гадәтләр аңа ят.

- Ул гадел, әйткән сүзенә, вәгъдәсенә, иманына тугрылыклы. Ул беркайчан да, беркемне дә сатмас.

Мөселман татарларының керәшенне чукындырылган мөселманнар белән бутавы аны бик нык кимсетә, җанын мәсхәрәли һәм рәнҗетә. Аларны үзеннән читкә кага, күңелен биздерә.

8 декабрь, 1995 ел

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: