Туганайлар

Носла төсе гөслә

Киров өлкәсенең Малмыж районы Носла авылында керәшен милли-мәдәни үзәген булдыруны күздә тоткан, ил Президенты гранты аша финансланучы проект адымлап-адымлап тормышка аша бара.

Киңәшле эш таркалмас

Менә март аеның икенче атнасында проектның авторы, бу эшне башлап йөрүче Вячеслав Тихонов белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров керәшеннәр яшәгән, элеккеге Малмыж өязенә кергән төбәкләрдә булып, иң әүвәл бу якларның музыка уен коралы гөсләгә бәйле мәдәни үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Бу этнографик экспедиция вакытында карендәшләребезнең инде тарихта калып барган халык сәнгатен барлау белән бергә тормыш-көнкүрешен, милли гадәт-йолаларын өйрәнү дә кызыклы булды.

Экспедиция алдыннан уйлаганнарны тормышка ашыру буенча "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү дә узды. Анда тагын керәшен карендәшләребез - Малмыж районы башлыгы Валерий Константинов, Кәлнә авыл төбәге хакимияте башлыгы Николай Карадуганов, шулай ук Малмыж төбәге керәшен мәдәнияте үзәге җитәкчесе Нурия Напольских һәм Киров өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә Әсхәтдинова да катнашты. Бу "түгәрәк өстәл"дә элек Носла керәшеннәре яшәешенең аерылгысыз бер моң төсе булган гөсләне кабат тормышка кайтару буенча фикерләр әйтелде, ниятләр каралды. Бу уңайдан Язилә ханым, үзе еллар дәвамында яшь этнографлар мәктәбен алып барган педагог буларак, Нослага гөслә моңы кабат бөтен куәте белән кайтсын һәм Малмыж төбәге керәшеннәренең үсеп килүче буыны милли-мәдәни кыйммәтләрен белеп һәм алар белән горурланып яшәсен өчен, бу эшчәнлекнең беренчел юнәлеше итеп балалар белән эшләүне күрүен әйтте. Ә Носла авылында булган соңгы гөслә Малмыж Туган якны өйрәнү музеенда саклана икән.

"Күршең үзеңнән яхшырак булсын"

Бүгенге көндә Татарстанның күрше Балтач районына кергән Дорга авылында гөслә ясаучы оста бар. Хезмәте буенча электрчы Александр Чеботарев бу эшне дә бик үз итеп, яратып эшли. Шушы ук Дорга, Малмыж районының Кәлнә, Яңа Смәил, Носла авылларында яшәүче өлкән карендәшләребез хәтер-хатирәләре белән дә бик теләп уртаклаша. Аларның һәр сөйләгәне үткәннәрне төгәл итеп күзаллау, элек Носла төсе булган Питрау бәйрәмен кабат тормышка кайтару өчен бик тә әһәмиятле табыш булып тора.

Рәсемдә (сулдан уңга): Дорга авылы мәдәният йорты җитәкчесе Н.Алексеев, этнограф галим Г.Макаров, гөслә ясау остасы А.Чеботарев.

Носла клубында исә, бу көнне чын-чынлап Питрауга әзерлек башланды. Күрше Дорганың мәдәният йорты җитәкчесе Николай Алексеев та биредә. Аның дәртләнеп гармун уйнавына кушылып, җырлы-моңлы яшьлекләре яңгырап торган түтиләр, гүя кабат шул кадерле үткәннәргә кайта. Әле язмышы-табышы Дорга авылында булып, керәшен тормышы эчендә кайнап яшәүче Фирдания Алексеева да булышып торганда, бер дигән керәшен ансамбле булып та оешыр алар. Ә әлегә моңы йөрәкләренә сеңгән татар җырларын бик яратып башкаралар. Питраугача "Носла" көен ниргәсенә җиткереп өйрәнергә ниятләре. Җырлы-биюле түгәрәк уеннар, "Чүпләм"ле уйныйлар. Керәшен халкы мәдәниятенең бер матур сәйләне булган "Чабата биюе", әнә, ничек дәртләндерә.

- Нәкъ яшьлектәге кебек, бүгенге яшебезне дә онытып торабыз бу мәлдә. Без, керәшеннәрнең, мәдәнияте бик бай аның. Дөм онытылып беткәнче барлап, яшьләргә тапшырып калдырырга гына кирәк. Бик кирәкле, зур эш башланды. Ходай кушып, барып кына чыксын, дәвамлы булсын, - ди сөенеп туган авылы Нослага Яңа Смәил авылыннан килгән Лиза түти Филиппова.

Яңалык искелектә Носла авыл клубы мөдире Розалия ханым Дормидонова үзешчән сәнгать белән тәрбияләүдә төбәктәге бер генә баланы да күз уңыннан җуймый. Менә шушы игелекле проект кысаларында керәшен әдәбиятына да ия булып, үз халкы әдипләре үз туган телләрендә язган шигырьләр дә өйрәнер әле бу балалар. Инде Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге беренчел кирәкле әдәбиятны җибәргән дә. Проект авторы Вячеслав Тихонов "Туганайлар" газетын бердәм алдыруны да оештырып җибәрсә, бу элемтәләр бермә-бер ныгыячак. Әлегә Носла халкы клубка килә торды. Кемдер янә җыр-биюгә кушылды. Төбәгебез керәшен мәдәнияте музеена дип, элеккедән кадерле ядкарь булып сакланган чигүле сөлге-тастымал, кием-салым, май язгыч кебек көн күрү эш кораллары алып килүчеләр дә булды. Нурия ханым аларның һәрберсен таслап исемлеккә кертеп, хуҗасына гаять рәхмәтле булып алып кала. Дорга, Яңа Смәил авылларында да булачак музейны туплауга бик теләп өлеш кертүчеләр булган.

Авылның моңын кайтарырга!

Ә тарих шуны раслый: Носла заманында гөсләчеләре белән бик данлыклы булган. Бу авылда кыз бала туса, гөслә бүләк иткәннәр. Нәтиҗәдә, төбәкнең һәр гүзәл заты моңлы итеп әлеге керәшен музыка уен коралында уйный белгән. Менә шуңа да, проект кысаларында Питрау бәйрәменә кадәр Носла авылында "Гөслә" скульптура-композициясен урнаштыру да карар ителде. Үткәндәге ак даннарны кире кайтарып, авылның күркәм керәшен милли төсен, тормышта дәвамлы итүгә бик тә лаек үз йөзен буыннан-буынга җиткерү сагында торыр сын булсын ул.

Питрау бәйрәме исә, быел Нослада, инде хәбәр ителгәнчә, июльнең 15ендә үтәчәк. Һәм анда гөсләчеләр фестивален оештыру да күздә тотыла. Керәшен халкының милли сәнгате төсе булган гөсләне марилар һәм удмуртлар да бик үз итә. Шуңа да, проект үзе регионара булган кебек, бу фестивальгә дә Татарстан, Удмуртия, Мари Иле гөсләчеләре дә чакырылыр. Гөсләдә уйнау осталары үрнәк-дәресләр биреп, үзебезнең сәләтле керәшен яшьләрен кызыксындыра алганда, нәтиҗә җирле уңышка эшләячәк, билгеле.

Руфия ӘДҺӘМОВА,

Малмыж

Материалга фоторепортажны бу сылтама аша кереп карый аласыз: В Кировской области прошла научно-этнографическая экспедиция по изучению культурного наследия кряшен ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: