Туганайлар

Җүнле кешедән - җүнле сүз

Яңа елга аяк баскач, иң беренче булып, йортка җүнле кеше керсә иде, дип телиләр. Җүнле кеше керсә, йортыңда да, илеңдә дә иминлек була, имеш.

Ходайга шөкер, Чаллыдагы редакция ишеген Яңа елда беренчеләрдән булып, җырчы Виталий Агапов ачып керде. Бөтен карендәшләребезгә, дусларыбызга, газетаны алдырып укучыларыбызга да, башкалардан табып укучыларга да иң җылы бәйрәм теләкләрен җиткерергә дип керүе икән. Ә без, форсаттан файдаланып, аның белән, Яңа елдагы беренче интервьюны эшләргә булдык.

- Виталий Васильевич, үтеп киткән 2015 ел Сезнең өчен нинди ел булды?

- Һәрвакыттагыча, уңышлы, эшлекле ел булды, дип әйтә алам. Бу - үземә үзем биргән бәя генә түгел, ә халык биргән бәя. Быел Чаллыда "Керәшеннәр җырыу әйтә" Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивален өченче тапкыр үткәрдек. Менә шушында җыелган карендәшләребезнең җылый-җылый рәхмәт әйтүләреннән, аркама кага-кага, исәнлек теләүләреннән, аерылып китә алмый, кабат-кабат әйләнеп керүләреннән чыгып әйтәм мин бу сүзләрне. Быел беренче тапкыр Иркутск өлкәсендә яшәп ятучы карендәшләребезне әлеге фестивальгә китертә алдык. Тагын бер-ике елга соңарсак та, аларны без бөтенләйгә "югалта" идек. Үзләре дә: "Без Татарстанга татар булып килгән идек, керәшен булып кайтып китәбез", - диделәр. Чын йөрәктән әйтелгән бу сүзләрне ишетү фестивальне оештыруга тотылган чыгымнарны да, какшаткан нервыларны да, туздырылган вакытны да каплый. Шуңа шатланам.

Быел бит әле мин "Ике бишлелек" юбилеемны да уздырдым. "Ирләр өчен нәрсә инде ул 55 яшь? Юбилеймыни инде ул?" - диючеләр дә бар. Ике бишле куярлык эшләрең, ике бишле куярлык җырларың, дусларың, якыннарың бар икән, 55 яшь - ир-ат тормышында ул иң төп вакыйгаларның берсе дип саныйм мин. Юбилей концертларымны оештырып, моның шулай икәненә йөз процентка ышандым.

- Сезне Чаллы халкы кабаттан шәһәр Советына депутат итеп сайлады. Шәһәр Яңа елга нинди перспективалар белән керә? Халык яхшы тормышка өметләнә аламы?

- Туксанынчы елларда ике чакырылышта мин депутат булган идем. Ул чактагы белән чагыштырганда, күпкә үсеп, тәҗрибә җыеп, халык гозерләрен якыннан өйрәнеп, зур багаж туплап килдем, дип әйтә алам. Узган елда Чаллы халкы өчен зур проектлар башланды. Шәһәр юлларын рәтләүгә 7 миллиард сум күләмендә инвестиция бүленде. Шәһәребез халкы өлкәнәя, торак йортлары, социаль объектлары да туза бара. Шуларны күздә тотып, икенче номерлы больницага капиталь ремонт үткәрелде. Башкаларын ремонтлау да планга кертелгән. Йорт арасындагы, мәктәпләргә, балалар бакчаларына илтүче юлларны рәтләү дә алда торган бурычларыбызның берсе. Берничә яңа мәктәп, балалар бакчасы төзеләсе. Бүген шәһәрдә мәктәпләр, бакчалар җитми икән, бер яктан, бу - әйбәт күрсәткеч - демографик хәлебез яхшы, дигән сүз. Димәк, киләчәгебез өметле. Бакчаларда, мәктәпләрдә урыннар җитмәү - ул төзәтеп була торган хәл, шуның өстендә эшлибез.

Шәһәрнең транспорт челтәре юк дәрәҗәсендә калган иде, бу өлкәдә уңышлы үзгәрешләр бара. Шәһәргә зур автобуслар кайта. Төп проспектлар буенча алар инде йөри башлады.

- Сез Чаллы керәшен җәмгыяте белән бергә, Татарстан халыклары Ассамблеясының Чаллы филиалын да җитәклисез. Бу өлкәдә нинди яңалыклар көтелә?

- Быел Чаллының Халыклар дуслыгы йорты төзелүгә 15 ел була. Анда бүгенге көндә 20 төрдәге җәмгыять эшләп килә. Менә шуларның концертларын оештырып, сатылган билетлар хисабына, костюмнар тектерәсе, музыкаль аппаратураны яңартасы иде, дип йөргән мәл. Һәр милли җәмгыятьнең үз ансамбле, үз йолалары, үз бәйрәмнәре бар. Шуларны яздырып, дискларын чыгарырга кирәк. Шагыйрь-композиторларының әсәрләрен туплап, җыентык бастырсаң шәп булыр иде, дигән теләгем дә яши. КамАЗ төзелешендә йөздән артык милләт вәкиле катнашты. Һәрберсенең өлешен ничек булса да мәңгеләштерәсе иде.

Чаллыда керәшен җәмгыяте оештырылуның, беренче тапкыр Питрау бәйрәме үткәрелүнең 25 еллыгы да быелга туры килә. Аннары, ноябрь аенда керәшен җырларын башкаручыларның Раиса Тимофеева исемендәге бәйгесен үткәрүне планга керттек. Якташыбыз, олы җырчыбыз Раиса Григорьевна, исән чакта, үзенә тиешле игътибарны, зурлауны күрергә өлгермәде. Аның исемендәге фестиваль-бәйгене үткәрү яраткан җырчыбызның хәтере алдында үзебезне күпмедер дәрәҗәдә аклау, аңа карата бер гаделлек кылу булыр иде.

- Көнбатыш илләре, Америка Кушма Штатлары таккан санкцияләр 2015 елда илебез экономикасына сизелерлек эзен салды. Әле дә борчылырлык хәлләр чыгып кына тора. Соңгы вакытта Төркия белән безнең арада килеп туган киеренкелек экономикабызның тотрыклылыгын тагын бер кат сыный. Президен- тыбыз артык принципиальлек күрсәтә кебек. Бәлки, компромисска бару кирәктер? Тышкы политика мәсьәләләрендә җегетләр фикерен ишетәсе килә.

- Владимир Путинның һәр адымын хуплыйм. Бездән кол ясарга теләүчеләргә, кимсетергә урын калдырмыйча, беренче тапкыр дөрес сүз әйтелде. Илебез халкы башкаларның табан астында яшәргә тиеш түгел. Россиянең 50 миллион халкы читтә калган икән, алар ярдәмне кемнән көтсеннәр? Аларны кем якласын? Типкәләсегез килсә, әйдә, типкәләгез, дип торыргамыни хәзер?

Россияне, Сириядә сугыш алып бара, гаскәрләрен коралландыра, сугышка әзерләнә, дип гаеплиләр. Безнең чикләребезгә НАТО армияләренең танклары килеп җиткәндә, әйдәгез, рәхим итегез, дип көтеп торыйкмы? Сириягә булышу да терро- ристларны безнең илгә кертмәү өченгә эшләнә бит. Андагы хәлләргә күз йомабыз икән, икенче көнне үк, тараканнар кебек, безнең җирләргә кереп тулачаклар. Шуңа күрә террористларның базаларын шартлатабыз. Бу эшне башкаруда безгә комачаулаучылар белән араны өзәбез. Һәм бу бик дөрес, дип саныйм мин.

- Яңа елда карендәшләребезгә җиткерәсе теләкләрегез бардыр.

- 2016 ел барлык халыкларга да тынычлык, иминлек бирсен. Төрле гримасаларга кереп, маймыл безне дөрес юлыбыздан тайпылдырмасын, кыек эшләргә җай калдырмасын. Яңа ел барчабызга да күңел көрлеге, гаилә иминлеге, табын муллыгы китерсен.

- Рәхмәт. Сезнең өчен дә уңышлы ел булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: