Туганайлар

Николаевны зурлап

Зәй районында спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру гадәткә керде. Узган шимбәдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Урта Пәнәчедә туып-үскән якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә яшүсмерләр арасында гер күтәрү буенча республика ярышлары узды

Әлеге турнир районда республика турниры буларак соңгы өч-дүрт елда үткәрелә. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында Зәйдән Эмелия Абдуллаева, Алсу Гатина, Фәйрүзә Әхтәмова - җиңүче, Рузинә Шәйгәрданова,  Станислав Николаев - II, Александр Таймасов,  Игорь Игнатьев   III урында. 2003 елда туган һәм алардан кече яшьтәгеләр арасында команда җиңүче.

2001-2002 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында команда III урында.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: