Туганайлар

"Ник шулай үз балаларын яратмыйлар - аңламыйм". Прививкалар ясатмауның зыяны турында ун факт

Бүген төрле яшьтә, билгеле бер вакыт аралыгында ясала торган 12 мәҗбүри прививка илкүләм прививкалар календарена кертелгән

Йогышлы инфекцияләргә каршы прививкалардан баш тарту балаңның язмышына битарафлык күрсәтүгә тиң. Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов шуңа ишарәләде.

1. Татарстанда полиомиелиттан прививка ясатудан 7 мең 470 кеше баш тарткан. Сергей Осипов әйтүенчә, димәк, 7,5 мең кеше балаларының гомерен куркыныч астына куя. Авыру, ким дигәндә - аксауга, күп дигәндә нерв системасына зыян китерә. Периферия системасы, эчке органнар какшауга, аяк-кулларның хәрәкәтсезлегенә китерергә мөмкин.

2. Бума ютәлгә (коклюш) каршы прививканы 4,5 мең кеше кирәк дип тапмаган. Сергей Осипов сүзләренчә, бу чир үлемгә китерми, ләкин берничә дистә ел бала нык йөткерәчәк, ютәл өянәгеннән хәтта сулыш та туктап калырга мөмкин, тын алуы кыенлаша. Стресс була калса, үтә кискен психик реакция тудырырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина былтыр Татарстанда 147 баланың бума ютәл (коклюш) белән авырганын билгеләп узды. Аларның һәр өчесе ата-анасы прививка ясатмаганы аркасында шушы чиргә дучар булган.

3. Кызамыкка (корь) каршы прививканы 8,4 мең кеше кире каккан. Белгечләр бүген Европаның кайбер илләрендә, Украинада кызамыкның авыр очраклары теркәлүе турында кичәтте. Кызамыкның авыр очраклары менингоэнцефалитка китерергә мөмкин. Чир психик функцияләргә зыян салып, авыр инвалидлыкка, хәтта үлемгә дә китерә ала.

– Бездә кызамыкның күптән булганы юк, студентларга аны күрсәтеп тә булмый диярлек. Яхшы вакцинация эше нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе территориясендә кызамык теркәлми. 2016 елга кызамыкны бөтенләй бетерү бурычы да куелган иде, ләкин моңа ирешелмәде. Африка, Азиядән кызамык керү очрагы булды. Бүген Украинада да кызамык очраклары зур, чөнки аларда вакцинация хәзер юк дәрәҗәсендә. Чикләр ябык түгел, безгә кызамык керү һәм прививка ясалмаган кешеләрнең йогышлану куркынычы зур. Ата-аналар ник шундый ваемсыз – аңлашылмый, ди министрның беренче урынбасары.

4. Эпидемик паротитка (колак арты шеше) каршы прививкадан республикада 8,2 мең кешенең баш тартуы билгеле. Бу чир халыкта “свинка” дип атала. Аның Татарстан территориясендә күптән булганы юк. Россия Федерациясендә дә очраклар әз. Сергей Осипов әйтүенчә, моңа бу мәҗбүри прививка буларак кертелгәнгә ирешелгән.

– Әгәр малай бу чир белән авыртса, беркайчан улы булмаячак, иң начар очракта, яшь кешедә тулы импотенция (җенси көчсезлек) булырга мөмкин. Моннан тыш малайларда, кызларда да ашказан асты бизенә зыян килә. Аннары икенче типтагы шикәр чире үсеш алырга мөмкин, ди Сергей Осипов.

5. В гепатиты вирусына каршы прививкадан 10 мең кеше баш тарта. Сергей Осипов моның үлемгә дә китерә алучы бик авыр хроник чир булуы турында кисәтте. Ул бавыр циррозына (бавыр кабыклану) китерүче авыру. 5 ел эчендә кеше организмының төп функцияләренә зыян сала, 10 ел эчендә үлемгә китерә.

– Моның белән авырган кешене тере яшелчә дияргә була. Бүген дарулары бар, аңа каршы көрәшергә була анысы. Бер ел дәвалау бәясе ким дигәндә 500 мең сумнан башлана. Кешегә гомере буе дәваланырга туры киләчәк. Ә прививка бәясе чагыштырмача бик түбән. Прививка чирдән 100 процент дәрәҗәдә саклый, дип белдерде Сергей Осипов.

6.Пневмококк инфекция. 100 ел элек пневмония дәвалап булмый торган чир саналган. Министның беренче урынбасары әйтүенчә, бүген ул дәвалана, ләкин үзеннән соң үпкәләрнең хроник обструктив чиренә дучар итәргә мөмкин.

– Һәр пневмония үпкәләрдә газ алмашуда катнашмаячак тукымаларны арттыра. Пневмококка каршы прививка пневмонияне китереп чыгара торган иң киң таралган микроорганизмнан саклый. Прививка бушлай ясала, дип искәртте Осипов.

7. Быел Татарстанда 53 меңнән артык баланың ата-анасы йогышлы авыруларга каршы прививка ясатудан баш тарткан. Моның сәяси сәбәпләре дә булуы мөмкин.

– Ник үз балаларын шулай яратмыйлар – аңламыйм. Миңа балаларын шундый куркыныч чирләргә дучар итүче ата-аналар позициясе бөтенләй аңлашылмый, - дип белдерде Сергей Осипов.

Аның сүзләренчә, ВОЗ (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы) экспертлары белән эшләгәндә, алар Россиядә илкүләм календарьга кертелгән прививкалардан баш тарту рөхсәт булуына гаҗәпләнгәннәр.

– Мондый илләр бармак белән генә санарлык. Башка илләрдә дәүләт гарантияләгән прививкалардан баш тартырга ярамый, чөнки бу халыкны саклау буенча дәүләт сәясәте, - ди Осипов.

Прививкалардан баш тартуны ул сәламәт Россияне күрергә теләмәүче, прививкаларга каршы котырткан кешеләр вәсвәсәсенә бирешү белән аңлатты.

– ВОЗ экспертизасы безнең вакциналарның куркынычсызлыгын раслады. Татарстанда да зур тикшерү булды. ФАПлардан башлап, Сәламәтлек саклау министрлыгына кадәр тикшерделәр, складларны карадылар. Россия вакциналары куркынычсыз һәм алар халыкара базарга чыгарыла ала дип расланды. Ә менә бу инде беркемгә кирәкми. Халыкны шикләнергә һәм прививкалардан баш тартырга мәҗбүр итү никадәр күбрәк булса, Россиядән читкә прививка сату да тыелачак. Менә шуңа күрә Интернетта шундый мәгълүмат тарала. Янәсе, вакцинада терекөмеш, формальдегидлар диләр... Ләкин бу бер нигезсез сүзләр.  

2018 елның 8 ае эчендә табиблар 8 мең ата-ананы прививка ясатырга күндерә алган. Любовь Авдонина моның яхшы күрсәткеч булуын белдерде.

8. 2018 елның 8 аенда 19 бала туберкулез белән авырган. 2018 елның 8 аенда 14 яшькә кадәр балалар арасында авыру күрсәткечләренең 10 процентка үсеше күзәтелә. 2017 елның 8 ае эчендә 17 балага диагноз куелган булган. Татарстанда 2017 елда туберкулез белән авыру күрсәткече 9,2 процентка кимүгә карамастан, 8 районда ул республика буенча уртача күрсәткечтән 2-2,5 тапкыр артык. Бу Әгерҗе, Спас, Чүпрәле, Аксубай, Кама Тамагы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Ютазы районнары.  2018 елда туберкулез күрсәткечләре, былтыргы белән чагыштырганда, 9 процентка кимегән. Узган елда 100 мең кешегә 22,8 тәшкил иткән булса, быел ул 100 мең кешегә 20,8 нисбәтендә.

– Балалар арасында туберкулезның вакытында ачыкланмау сәбәпләренең берсе – ата-аналарның туберкулезга тикшерүдән яки  иммунодиагностикадан баш тартуы. Алар Манту пробасын уздыруны зыянлы һәм куркыныч дип саный. Туберкулинодиагностика туберкулезны ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностик тест кына, аны прививка белән бутарга кирәкми, - ди Любовь Авдонина.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш фтизиатры, Республика клиник туберкулезга каршы диспансер баш табибының балалар һәм яшүсмерләр белән эш буенча урынбасары Рәмзия Фатыйхова Россиянең дөньяда туберкулез киң таралган 22 ил исемлегенә керүен белдерде.

– Татарстанда ел саен 1500 ләп кешедә туберкулез табыла. Бер елга 150-160 кеше туберкулездан дөнья куя. 2017 елда 7 яшьлек бала туберкулездан үлде. Авырган балалар турында әйтсәк, ел саен 40-60 лап бала һәм яшүсмер шушы чир белән йогышлана. Әле быел гына бер гаиләдә 2 бала туберкулез белән авырган. Соңгы өч елда аларның ата-аналары иммунодиагностикадан баш тартып килгән. Тагын бер яшүсмернең туберкулезның авыр формасы белән авыруы ачыкланды. 2017 ел азагында Казанда 7 айлык балада туберкулезның катлаулы формасы ачыкланган иде. Бала тапканнан соң ана үзе дә тикшерелмәгән, баласына да вакцинация ясамаган, - ди Рәмзия Фатыйхова.

2018 елның 7 ае эчендә Татарстанда 2 меңнән артык бала туберкулезга тикшерү узмаган.Аларның күпмедер өлеше балалар оешмаларына йөри, шул рәвешле, бу коллективта балалар арасында туберкулез таралышы куркынычын тудыра.

Табиб әйтүенчә, 95 процент очракта балаларда туберкулезның бернинди билгеләре күренми. Чир Манту яки диаскин тест ясатып һәм рентгенологик тикшерү барышында гына ачыкланырга мөмкин.

9. Туберкулездан тикшерү яки иммунодиагностика узмаган бала белем бирү учреждениесенә фтизиатрдан белешмә белән генә кертелә. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шул хакта искәртте.

– Без туберкулездан тикшерелмәгән балаларны балалар бакчасына кертергә тиеш түгел. Әгәр ата-аналар туберкулинодиагностикадан баш тарткан икән, башка төрле тикшерү алымнары бар, ләкин алар инде бушлай булмаячак. Педиатрдан “бала сәламәт” дигән белешмә генә җитми. Федераль кагыйдәләр шул хакта искәртә: ата-аналар фтизиатрдан белешмә алып килергә тиеш, - дип белдерде Удачина.

Аның әйтүенчә, иммунодиагностика вакытында ясалмаса, ул баланы балалар бакчасыннан, мәктәптән дә куып чыгармыйлар, бары тик документ алып килгәнче үткәрмиләр генә.

– Бу шушы бала мәнфәгатьләрен дә, башка балаларның сәламәтлеген дә саклау өчен эшләнә. Бездә ел саен мәктәпләргә тикшерелмичә йөргән балалар ачыкланган берәр очрак булса да теркәлә. Нәтиҗәдә, безгә моңа карата нәфрәтләнгән, ризасызлык белдергән ата-аналар белән сөйләшергә туры килә. Мондый баланы үткәргәнгә аларның ачуы чыгуын аңларга да була, - ди Удачина.

10. Вакцинация мәсьәләсендә диндә тыю юк.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, ата-аналар вакцинациядән дини карашларыннан чыгып та баш тарталар.

– Кире кагучылар арасында мөселман дин вәкилләре күбрәк тә. Без ислам һәм православие дин әһелләре белән сөйләшкән идек. Бу темага Иҗтимагый палатада түгәрәк өстәл дә узган иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, вакцинопрофилактикадан баш тарту өчен бернинди дини нигезләмә юк, дип әйтте. Әгәр ата-аналар шушы сәбәп аркасында баш тарта икән, традицион дин тотамы икән, дигән сорау да туарга мөмкин. Гыйбадәт кылырга килүчеләр арасында аңлату эшләре уздыруга дин әһелләрен актив җәлеп итү зарур, - дип белдерде Бала хокукларын яклаучы.

Фото: ТИ архивы, Солтан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//society/nik-shulay-z-balalaryn-yaratmyylar-a-lamyym-privivkalar-yasatmauny-zyyany-turynda-un-fakt/

Фото: ТИ архивы, Солтан Исхаков

Интертат

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: