Туганайлар

Наратастында – “Авыл көне”

Сарман ягындагы Наратастында, ТАССР төзелүнең – 100, районнарының – 90, ә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, район ветераннар оешмасы советы белгече Лилия Мәүлиева откан грант акчасына “Авыл көне” уздырылды

Бисеп яклап авылга керешли уңга борылган юл иркен мәйданга җитеп тукталды. Кояшлы зәңгәр күгендә Наратастының үз флагы җилфердәгән мәйдан... Сүз уңаеннан, бу флаг эскизын, Наратастының 300 еллыгы өчен, танылган журналист Виктор Шадрин дизайнерлардан махсус ясаттырды. Ә ул бәйрәм 2016 елда, Питрау көненә туры китереп уздырылды. Аңа бик ераклардан, хәтта Себер якларыннан да кайтканнар иде. Коронавирусның ни икәне әле куркыныч төшкә дә кермәгән ул вакытта, Наратастының бәйрәм мәйданы тирә-як авыллардан бар халыкны үзенә җыйды. Бакалы районының Корчай авылыннан “Идәшбаш” ансамбле, Ләкенең “Игәнә”се һәм авыл түтиләре башкарган керәшен җырыуларыннан, уен-көлкедән мәйдан гөр килеп торды...

Бу юлы, пандемия шартларына бәйле рәвештә, бәйрәмдә бары тик үз авыл кешеләре һәм читтә яшәүче туганнары гына катнашты. Түгәрәк ясап тезелгән эскәмияләрдә дә туган-тумача бер тирәдәрәк утыру ягына карады. Сакланганны гына саклармын, дигән шул.

Пандемия куркынычы янаса да, тормыш тукталып калмаган:зират яклап мәйданга илтә торган юлга таш түшәлгән, мәйдандабетоннанмахсус сәхнә урыны ясалган, электр утына кадәр кертелгән. Бәйрәмне ачу тантанасында ясаган чыгышында Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллинвәгъдә иткәнчә, Наратастында традицияләр сакланыр, шулай ук, алга таба мәйдан тирәли агач үсентеләре дә утыртылыр. Эшләр шулай җай гына барса, кем белә, бәлки киләчәктә Наратасты Сарман ягы керәшеннәренең культура үзәгенә әйләнер. Матур хыял гына, дисезме?Һәрнәрсә уй-хыялга һәм шуны тормышка ашыручы булдыклы кешеләргә бәйле бит. Ә бу авыл андый уңганнарга бик тә бай: Сергей Макаров, Михаил Данилов, Марс Егоров, Алексей Лабашов, Михаил һәм Федор Карповлар, Юрий Кузнецов һәм башкалар. Шулар янында – сабый чагын әтисе Валентин Сорокинның туган авылы Наратастында уздырган Лилия!

Бәләкәй генә Наратастында “Авыл көне” бәйрәме оештыру өчен, Лилия Россия Президенты Путинның гражданлык җәмгыятен үстерүгә кагылышлы грантын откан. Әтисенең һәм әле шушы җәйдә генә вафат булган әбисе Фекланың якты истәлекләренә багышлаган ул үзенең грант кадәр грант откан проектын. Һәм, авылдашларының теләген тормышка ашырып, бәйрәмгә Казаннан керәшеннәрнең бердәнбер дәүләт фольклор ансамбле булган “Бәрмәнчек”не  чакырган. Бәйрәмне алып бару өчен, Ләке авылыннан бертуган апасы Римманы һәм аның ирен – мәдәният йорты директоры Юрий Антиповны дәшкән.

Авыл көнен ачу тантанасында Сарман муниципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тә моны ассызыклап әйтеп үтте:

– Шушы авыл дип җанын биреп яши торган кешеләребез күп. Алар бу идеяне күтәреп алмасалар, Россия күләмендәге шушы грантны тормышка ашыруда тырышмасалар, бәлки бу кадәр үк зурлап узмас иде “Авыл көне”. Барыгызның да матур йолаларны югалтмыйча саклап калуыгызны, үз телебездә аралашып, үзебезчә яшәвегезне телим. Һәрвакытта да бердәм, сәламәт булыйк...

Чыгышының азагында ул, Сарман муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.Башлыкның рәхмәтенә лаек булганнар арасында Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева, Ләке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Римма Тимирова һәм, шулай ук, фольклор ансамбльләрдән“Бәрмәнчек”(сәнгать җитәкчесе – Эльмира  Кашапова),“Игәнә” (җитәкчесе – Раилә Асанова)бар иде.

Наратастының үз бәйрәмен дә, бу авыл халкына күптәннән таныш булган“Игәнә” ансамбле башлап җибәрде. Аңа “Бәрмәнчек” артистларының җырыулары, биюләре ялганды. Концерт  авыл халкын бүләкләүләр белән үрелеп барды.

– 2018 елда Ләкедә Россия Президенты Путин гранты исәбенә Питрау бәйрәме уздырылган иде инде. Безнең ветераннар советы белгече Лилия Валентиновна да бу программаларда актив катнаша, җиңеп чыга. Бүгенге бәйрәм дә шуны раслый, – дип, район ветераннар оешмасысоветы җитәкчесе Нәҗип Миңнеголов мәйдандагы бар халыкны тагын бер кат кул чаптырды.

Шуннан соң,Сергей Макаров белән бергәләп, бар гомерләре хезмәттә үткән  иң олы яшьтәге түтиләргә бәйрәм бүләге тапшырдылар. Алар – 90 яшьтәге Феона Кузнецова, 84әр яшьлек Татьяна Карпова һәм Евдокия Кузнецова.

Шулар чорында кохозда председатель булып эшләгән, Наратастын газлы һәм юллы итүгә күп көч куйган Ленар Мөхәммәтҗанов үзенең бәйрәм котлавында бу авыл халкының, чыннан да, “бик тырыш, гади булганын һәм яхшылыкны беркайчан да онытмаганын” билгеләп үтте. 

Гомумән, “Авыл көне” котлауларга да, бүләкләргә бай булды. Хәтта “Туганайлар” газетасы редакциясе уздырган “Тәре алъяпкычы  бизәкләре” конкурсында катнашканнары өчен, сатучы Мария Васильевага, аның карт кодагые Татьяна Карповага һәм Фекла  Сорокинага  (үзе – вафат, оныгы чыгып алды) Рәхмәт хаты белән бүләкләртапшырылды.

Наратасты халкына медицина хезмәте күрсәтүче шәфкать туташы, күрше авылдан йөреп эшләүче Гөлия Ганиевага,авыл ир-егетләренең ныклы терәге, акыллы киңәшчеләре булган Сергей Макаров белән Марс Егоровка Чукмарлы авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде.

Авылның үз укучыларын – Ләке мәктәбенә йөреп белем алучы Милана Лабашова, Алена һәм Алеша Карповларны да мәйдан уртасына чакырып чыгарып, уку кирәк-ярагы салынган матур папка-сумкалар тоттырдылар. Аяклары җиргә дә тимичә, әниләре янына йөгерүче балаларга мәйдан сокланып карап торды.

Бүгенге көндә авылны бар итепторучы гаиләләрне дә онытмадылар. “Татнефтьтранссервис”та инженер-техник хезмәткәр булып эшләүче Сергей Макаров аларның һәркайсысын мактап, мәйданга чакырып олылады:

– Халыкка терәк булучы Михаил Карпов гаиләсе. Авыл түтиләре, дәдәйләре Михаилның ныклы ярдәмен тоеп яши. Аның авыл җире өчен кирәкле бөтен техникасы, үз магазиннары бар. Авыл кешесе көндәлек кирәк-ярак эзләп беркая да йөрми, Михаилның хатыны Галина көне-сәгате белән алып кайтып бирә. Авылның тагын бер үрнәк гаиләсе – Ирина белән Алексей Лабашовлар. Бал кортларыдай тырыш гаилә. Кырларында игеннәре күкрәп үсеп утыра. Авылны каз-үрдәк белән тәэмин итеп торалар. Ничек барысына да өлгерәләрдер?!Венера белән Юрий Кузнецовлар да– уңганнар. Алар сарай тутырып мал үстерәләр. Венера әзерләгән ризыкны читләрдән дә килеп алалар. Җирләрен эшкәртәләр, уңышларын җыеп алалар. Туксанга җитеп яшәүче әниләре Аудый да бар: күзлексез газет укый, кочагы белән печән чаба. Әгәр дә малае белән килене сәнәк-чалгыны җыеп куймаса, бакчада эскерт салыр иде ул...

– Авылда ел саен бер йорт калкып чыга, – дип дәвам итте Сергей Демьянович мәйдандагы алкышлар тына төшкәч. –Менә быел да атаклы мич чыгаручы Александр дәдәй Бурановның планында малае Иван һәманың хатыны Роза тырышлыгы белән йорт төзелеп бетте. Ул авылыбызны тагын да матурлап, иртәгәсе көнгә ышаныч уята. Мондый уңган кешеләре булганда, Наратасты яшәячәк... Узган ел авылыбызның “Игәнәле Наратасты” дигән тарихи китабы басылып чыкты. Аудаким дәдәйнең оныгы Светлананың фианас ярдәме белән! Аның бәяләп бетергесез бу ярдәме өчен, авыл халкы исеменнән баш иеп, олы рәхмәт белдерәм.Авылыбызның уңган-булган кешеләре турында керәшеннәрнең бердәнбер газетасыда язмалар бастырып тора. Болай булгач, бөтен авыл белән “Туганайлар”га язылабыз!

Сергей Демьяновичның бу соңгы сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. Димәк, киләсе 2021 елда Наратасты халкы, авыл белән, “Туганайлар”ны укыячак!

Укырлар да, биредә белемгә хирыс, эшкә булган, уен-көлке яратучы керәшеннәр яши бит! “Авыл көне”ндә дә хатын-кызлардан башлап, ир-егетләргә һәмбалаларга  кадәр капчык киеп йөгерештеләр. “Агач ат”ка атланып, үзләренә пар эзләп тә җилдерделәр. 3-4 кеше сыйдырышлы “семейный трусик”лар киеп узышуларын да мәйдан гөр килеп көлешеп күзәтте. Биергә яратучылар да, башта кыенсынып торсалар да, уртага төшеп әйләнделәр.Мәйданнан читтә көйләнгән батуттан бала-чага өзелмәде. Тәм-том сатучы кибетләр янында да, башлыча, шулар бөтерелде.

Ничәмә-ничә айлар бәйрәмсез яшәргә мәҗбүр булган, узган җәйләрдәге  Питрауларны сагынган авыл халкының күпчелеге исә бар дөньясын онытып, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле чыгышын карап утырды. Керәшеннәрнең янәшәсендә утыручы татар туганнары арасында “татар җырларын да, русныкын да ничек оста башкаралар – бар халыкны тигезлиләр, чын осталар”, дип әйтүчеләр дә булды.

Сәгатьләр буе Наратасты халкын җырыулары, биюләре белән сокландырган “Бәрмәнчек”нең һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде...

– Кечкенә авылларны, гадәттә, исәптә юк дип санарга күнегелгән. Әмма кечкенә Наратастында туып-үскән Лилия белән Римма авылыбызны Сарманга гына түгел, республикага, Россиягә таныттылар.“Игәнә” – Сарманның йөзек кашы, бик еракларга йөри торган ансамбль! Кызлар, үз җиребезне яратканыгыз өчен рәхмәт. Ерак араларны якын итеп килгән өчен, керәшеннәрнең горурлыгы “Бәрмәнчек”кә, ансамбльдәге һәр артистны югары дәрәҗәдә профессионал итеп әзерләгән җитәкчеләре Эльмира Кашаповга рәхмәт, – дип әйтүче Марс Егоровка кушылып, мәйдандагы халык аларны алкышлады. Чыннан да, булдырдылар, менә дигән бәйрәм бүләк иттеләр. Наратасты ир-егетләренең акыллы һәм зирәк киңәшчесе, бар гомере мәгариф тармагында җитәкчелектә үткән Марс Федоровичның сүзләренә өстәп тагын ни-нәрсә әйтәсең инде?!

Кояш офыкка якынлашкан бер мәлдә, “Бәрмәнчек” артистларын төягән автобус олы юлга кузгалды. Тауларда шаулап үсеп утырган наратлар, шул тауларга сыенып, бормаланып аккан Игәнә һәм елга ярындагы Наратастыбезне тын гына озатып калды. Соңгы мәртәбә борылып карадым да, күңелемнән генә саубуллашып, якты теләкләремне юлладым: “Бу авылга да, аны яшәтүче эшчән, тырыш кешеләренә дә бәхетле киләчәк язсын, үз асылларына тугры булып, үз телләрен, үз көйләрен саклап яшәсеннәр иде...”.

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотоларда: бәйрәм мизгелләре.

Автор фотолары.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 октябрь 2020 - 08:30
    Без имени
    Молодцы , Кызларым.