Туганайлар

Мир белән эшләнгән монумент

Зәй районы Федоровка авылында (халык телендә – Пидәр) быел беренче тапкыр чаң тавышы яңгырады. Авыл тарихында беренче тапкыр чаң җырлады! Күңелнең әллә кайсы төшләрендәге нечкә кылларын тибрәтеп, җаннарны айкады ул тавыш! Пидәрдә чиркәү ачканнар икән, дип уйлый күрмәгез – анысына ук барып җителмәде әлегә. Әмма Атласов кебек җегетләр исән булганда, аларына да ирешелер, Ходай кушса

Чаң дигәннән, аны сугыш чоры корбаннарына атап төзелгән һәйкәл-монументка урнаштырдылар. Монумент-һәйкәл үзе дә актив җегетләр көче белән торгызылды. Халык саны өч дистәгә дә тулып җитмәгән, менә бетәм, менә таралам, дип яшәгән авыл өчен, зур суммалар чыга-
рып, һәйкәл төзү кирәкме икән инде ул? Моннан ун ел элек торгызылганы ярамаганмы? Башымдагы шундый сорауларга җавап эзләп, әлеге эшләрне башлап йөрүче Валентин Атласовны эзләп киттем. Хәер, аны эзләп йөрергә дә туры килмәде: федоровкалылар торганчы ук, Зәйдән хәтле, төзелеш объектына килеп җитә, диделәр. Шулай булып чыкты да.

Сүзне героемның ерак балачагыннан башлап китәргә булдым.

Пидәр таулары кала...

“Мин шушы авылда туып үстем. Пидәрдәге кебек матурлык бүтән бер җирдә дә юк. Дөньяның бик күп урыннарын күргән кеше буларак әйтәм – бу чыннан да шулай! Дүртенче класста укыганда ук безне колхоз эшләренә йөртә башладылар. Борчак чабарга, сенаж салырга, чөгендер эшкәртергә... Колхозның 1800 гектар җире бар – аның һәр квадрат метрына безнең тир түгелгән! Тирең белән сугарылгач, ничек яратмыйсың, ди инде ул җирне?! Сабый балаң кебек, бик газизгә әйләнә бит ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Белгечлек алып, колхозга эшкә кайтырга иде исәп. Заочнога күчәргә туры килде: әти-әни янында кеше калмаган иде. 18 апрельдә 18 яшем тулган көнне повестка китерделәр. Икенче көнне инде мин армиягә китеп тә бардым. Папа – Александр Романович – артиллерист, братларның берсе – ракетчик, икенчесе – танкист булып хезмәт иткән. Миңа нәрсә сайларга? Хәрби-диңгез флотына тукталдым. Сәламәтлек әйбәт, спорт ягыннан чыныгылган – нидән куркып торырга?? Өч ел буена Пидәрне күрми яшәү кыен булыр, билгеле. Түзәргә туры килер – без бит җылак малайлар түгел – пидәрнекеләр!

Александр Невский

Менә нинди икән ул крейсер! Озынлыгы – 210, биеклеге – 53 метр, киңлеге тагын шул кадәр! Авылда резин лодка да күрмәгән малайга “Александр Невский” крейсеры искиткеч зур булып күренде. Корабль белән таныштырырга аска алып төшеп киткәч, моннан чыгып булмас,
үлемебез шушында икән, дигән уй, яшен кебек, башны яндырып үтте.

Диңгезгә беренче чыгуыбызда ук тугыз баллы штормга очрадык. Өч көн буена үлгән кеше кебек ятканмын. Медицина хезмәткәре майор Валерий Михайлович Горовец килмәсә, белмим, шок хәленнән чыга алган булыр идемме икән?!

“Син кайдан?” – дип, авылыбыз турында сорашты. Үзенең дә авылдан икәнен әйтте. Безнең яклар, кешеләр турында сөйләвемне үтенде. Мин сөйлим дә сөйлим. Тирә-якта биек-биек дулкыннар котыра, ә мин Пидәрнең дулкынланып утырган иген басулары, җиләкле таулары, гөмбәле урманнары турында сөйлим. Берзаман үтереп ашыйсы килә башлады – шулай “диңгез чире”ннән котылдым. Шторм вакытларында гел шулай авылны күз алдына китерә торган булдым. Хәер, Пидәр ул һәрвакыт минем күңелемдә йөрде. 1983 елның 28 апрелендә хезмәтемне бетереп, авылга кайттым. Икенче көнне – 29 нда инде мин тракторда чәчү чәчә идем.

Яңадан – диңгез!

Бөтенесе тәртиптә: эшем бара, институтта укуымны дәвам итәм, күңел җырлап тора. Шуларны әйтеп, крейсерда калган командирыма – Валерий Александрович Красильниковка хат яздым. Җавап хаты башка кешедән – корабль Санькодан килде. “Командирың һәлак булды. Аның урынына сине көтәбез”, - диелгән иде анда. Берни уйларлык хәлдә түгел идем – туры Мурманскка очтым. Пропискадан, комсомол учетыннан төшмәгән, әти-әни ризалыгын алмаган – мине крейсерда хезмәт итәргә үгетлиләр. Тагын биш елга калырга туры килде. Бу юлы “Киров” атомно-ракетный крейсерында хәрби хезмәт үттем. 1990 елның февралендә, ике реактор да сафтан чыгып, “автопилотта” ярга кайттык. Чернобыльгә тиң ликвидация иде ул. Андагы иптәшләремнең шактые инде бүген исән түгел...

Ил төкерсә – күл булыр

Гомер бик тиз уза. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырырга ярамый. Соң булуы бар. Узган ел без – Пидәр җегетләре, Тройсын бәйрәмендә җыелгач, һәйкәл-монумент торгызу кирәклеге турында сөйләштек. Без үскәндә никадәр ветераннар бар иде, митингларда аларны сөйләтә иделәр. Хәзер аларның берсе дә исән түгел. Стенага фотоларын эшләп беркетсәк, төсләре истәлеккә калыр иде. Авыл бетсә, кайтучылар өчен дә хәтер почмагы булыр иде, дигән уйлар белән башланган эш бу. Чаңны да моннан ун ел элек куярга хыялланган идек. Кач астына урнаштыргач, беренчедән, керәшен авылы икәнен күрсәтеп тора, икенчедән, бәйрәм вакытларында чаң авазы яңгыраса, хәтер исән, беркемнең дә онытылмаган икәнен искәртү бит әле ул.

Безгә хөкүмәт бер тиен акча да бирмәде, барысы да халыктан кергән акчага эшләнде. Бертуган Галина, Елена, Дмитрий, Михаил Кустовскийлар – Дмитрий Афанасьевич оныклары – чаң өчен 55 мең сум акча күчерделәр. Аны Жуков шәһәрендә койдырып кайтарттык. Кем
физик эш белән, кем финанс белән, кем фронтовиклар турында информация җыеп, бер сүз белән әйтсәк – “мир” белән күтәрелгән хезмәт бу.

Һәйкәлне 3 майда ачарбыз, дип планлаштырган идек, “самоизоляция” аркасында, бераз кичектерергә туры килде. Чикләүләр булмаса, авылның престол бәйрәме – Тройсын көнне тантаналы рәвештә ачарбыз, дип торабыз, теләүчеләр рәхим итсеннәр”.

Менә шушындый кеше ул безнең Атласов. Безнең, дим, чөнки Пидәр җегете генә түгел, Зәй ягыныкы гына да түгел, гомумән, бөтен керәшеннәрнең матур бер өлгесе ул капитан второго ранга Валентин Атласов!

Мария МАРТЫНОВА, Зәй районы Федоровка авылы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: