Туганайлар

Мин бу көнне мәңге онытмам

18 марта Шеморбаш җирле үзидарә советының Алан - Полян авылы клубы бинасында сугыш чоры балаларына, ягъни Бөек Җиңү язын якынайтуда үзләренең фидакарь хезмәтләрен һәм гомерләрен кызганмый, ач-ялангач килеш тылда батырлыклар күрсәткән ветераннарга "1941 - 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Тантанага район...

18 марта Шеморбаш җирле үзидарә советының Алан - Полян авылы клубы бинасында сугыш чоры балаларына, ягъни Бөек Җиңү язын якынайтуда үзләренең фидакарь хезмәтләрен һәм гомерләрен кызганмый, ач-ялангач килеш тылда батырлыклар күрсәткән ветераннарга "1941 - 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Тантанага район башлыгы урынбасары Рөстәм Гилманов һәм җирле үзидарә рәисе Сафин Исмагыйл ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер, шатлык - куанычлар һәм аяз, тыныч күк йөзе теләде:

- Сез, бүгенге көннең ак яулыклы әбиләре, мөлаем бабайлары, дәһшәтле сугыш чорында япь-яшь егет- кызлар булгансыз. Сез ул елларның авырлыгын үз җилкәгездә татып, Ил өчен , Җиңү өчен бар көчегезне биргәнсез, сынатмагансыз! Сезнең батырлылыгыз алдында баш иябез! Рәхмәт, Сезгә, ветераннар! - диеп медальләрне күкрәкләренә такты.

Тантана балалар һәм авыл үзэшчәннәре көче белән оештырылган концерт номерларына үрелеп чәй табыны янында алып барылды.

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле килә алмаган ветераннарга медаль аларның өйләренә барып тапшырылды.

Марина Елисеева

Алан-Полян авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: