Туганайлар

Михайловларның бәхет формуласы

Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр. Гаилә - олы таянычыбыз, сыеныр урын. Гаиләдә балаларның тормышка карашы, башкаларга карата мөнәсәбәте формалаша. "Оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлар", ди халык әйтеме. Тугрылык, мәхәббәт дигән төшенчәләр дә гаиләдә салына. Насый Бәчели Илүге белән Питрагай Ибаны кызы Палый нәкъ 50...

Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр.

Гаилә - олы таянычыбыз, сыеныр урын. Гаиләдә балаларның тормышка карашы, башкаларга карата мөнәсәбәте формалаша. "Оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлар", ди халык әйтеме. Тугрылык, мәхәббәт дигән төшенчәләр дә гаиләдә салына.

Насый Бәчели Илүге белән Питрагай Ибаны кызы Палый нәкъ 50 ел элек Мамадыш районы Албай Питравы көнне кавышканнар. Бүген алар - Пелагея Ивановна белән Илья Васильевич Михайловлар. Зур хөрмәткә лаек бу гаиләгә кунакка сугылдык.

Илья Михайлов - күпне күргән, күпне кичергән, кайчандыр иңенә катомка асып чыгып китеп, бәхет эзләгән, зур дәрәҗәләргә ирешкән, Чиләбе өлкәсенә барып чыгып, Каменск-Уральск шәһәрендә хәрби заводта директор булып эшләп, инде ялга чыккан лаеклы, зур кеше. Иреннән "генерал" ясауда Пелагея Ивановнаның роле нинди булган? Аларның тормыш корабы, җил-давылларга бирешми, ничек бүгенге көннәргә килеп җиткән? Аларның семья бәхетенең рецепты нинди? Бу турыда үзләреннән сөйләттек.

Илья Васильевич:
- Пелагея Ивановна белән икебез дә - Мамадыш районының Албай авылыннан. Минем Фая исемле сеңлем бар. Алар Полина белән бер класста укып, уйнап үстеләр. Яшьтән күз салып, ошатып йөрдем үзен. Үсә төшкәч, очрашып та йөрдек. Мәктәпне бетергәч, Лубян урман техникумына укырга киттем. Аны бетереп Тәтеш районында бер ел эшләдем дә, армиягә алдылар. Ике ел ярым служить иткәннән соң, әти үлеп китте, өйгә кайттым. "Элекон" заводына эшкә урнаштым, Казан авиация институтына укырга кердем.

Беренче курсны бетергәч, тутасы янына Пермьгә китеп барган Полинаны алып кайттым. Без кайткач та, бар туганнарны җыйдылар. "Улым, Палый бик яшь бит әле", дип әйтеп караучылар да булды. Полина кечкенә-ә-ә генә, ябык кына... "Үсәр әле", - дидем. Албайда язылышасы килмәде, Питраудан соң печән әзерләп, эшләрне бетергәч, сентябрьдә Казанның Киров районына барып язылыштык.

Балалар да үсеп бетте инде менә, оныкларны карашабыз. Хәзер инде, Палый да башка. Үз характеры, үз белеме белән, хөрмәткә лаек хатын. Безгә икебезгә бергә бик рәхәт. Дөрес, әзрәк балаларга слабыерак, яклаша, җитәрлек каты түгел. Мин үзем бик требовательный. Өйдә генә түгел, эштә дә шундый булдым, җитәкче буларак, шундый булырга туры килде. "Элекон"га 8 нче разрядлы приборчы булып кереп, завод директоры дәрәҗәсенә күтәрелә дә алмаган булыр идем.

Пелагея Ивановна:
- Олы улыбыз туганчы бераз мәктәптә эшләп алдым, музыкаль белемемнең дә кирәге чыкты. Калган бөтен вакытымны балаларга бирдем. Элек бит бер генә көн ял итәләр иде. Ильяны өйдә күрмибез дә, семья ишле, өч бала. Башта торыр җиребез булмады, туганнарда яшәдек. Тормыш авыр дип, кыерсытучы, читкә кагучы кеше булмады. Квартир хуҗалары да бик әйбәтләр туры килә иде.

Илья Васильевич:

- Дөрес, семьяга вакыт җитмәде. Ул заманнарда эшкә бикиртә йөри идек. Иртән иртүк чыгып китәм - балалар әле йоклап кала. Кич соң кайтам - балалар инде йоклый. Йорт-җирне тәртиптә тоту, балаларны карау - бөтенесе Пелагея җилкәсендә булды. Бердәнбер ял көнендә дә эшкә чыгып китәргә туры килә иде. Шулай итеп эшләмәгән, тырышмаган булсам, караңгы бер авылдан чыккан малай, нәрсәгә
ирешсен? Без бит утсыз, юлсыз авыл балалары. Радио да юк, телевизорны әйткән дә юк инде.

Пелагея Ивановна:
- Өч ул үстердек. Олысы Андрей Алабугада милиция мәктәбен бетерде. Эчке эшләрдә хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелде. Хәзер пенсиядә инде. Керәшен футбол командасында тренер. Улы, кызы бар. Улы Алеша морфлотта, Кырымда хезмәт итеп кайтты. Әтисе янында футбол уйный.

Икенче улыбыз Владимиртехникум бетерде, коммерция эше белән шөгыльләнә. Кызы белән улы бар. Улы Матвейга 1 яшь тулды. Әле менә күптән түгел генә чумылдырдык. Бик матур, зур эш эшләдек, дип шатланып йөргән көнебез. Кыз булыр диеп көткән кече улыбыз Василий Химия-технология институтын бетерде. Компьютерлар буенча белгеч.Барысы да эшләрен яратыпэшлиләр, матур итеп яшәргә
тырышалар. Исән-сау булып, хәлебезне белеп торсалар - без шуңа риза.

Илья Васильевич:
- Семьяда биш бала үстек, иң зурысы мин. Әни бик батыр иде. Эшчән дә, бераз усалрак та, эшне бик яхшы оештыра белә. Әти сугыштан яраланып кайтты, аяклары йөрмәде, II группа инвалид иде. Бар эшне дә үзебез эшләп үстек. Һәрберебезгә эш бүленеп бирелгән: беребез су китерә, икенчебез сибә, өченчебез каз бәпкәләре саклый, көтүдән терлекләрне алып кайта... Бау да үрдек. Аның метрын 1 сумга саткан әле дә хәтердә. Техникумга укырга китәргә әни акчаны тиенләп җыйды. Киеп китәргә өскә кием дә кирәк бит әле. Шахтер галошы таптык. Аның эче дә, тышы да резиннан гына иде. Җон ак оекбаш. Ә чалбарны яңа кара бәз капчыктан тектек...

Пелагея Ивановна:
- Без дә биш бала. Миңа алай эш бик күп эләкми иде. Төпчек бала, ятим дә булгангадыр инде, олыраклар мине эшләтмәскә тырыша иде.
Юк-юкта зур чиләк-көянтә белән суга төшә идем. Чиләкне тутырып алам. Ике-өч тапкыр йөрисе килми бит. Каршыга очраган күрше хатыннары, туктатып, яртысын түктерәләр, "эчең төшәр, үсми калырсың", дип орышалар иде. Авылда концерт куя торган идек. Анда мин гел әниләр турында җырлый идем. Концертка килгән хатыннар мышык-мышык елап утыралар, "Моңлы бала инде, ятимкәй", дип жәллиләр иде. Үз әниемнән 1 яшьтә калганмын, аны белмим дә. Яшь ярымнан үги ана үстерде. Ул биш бала өстенә килгән, әти белән үзләренең уртак балалары булмады. 6 яшемдә әтием дә үлде. Хәзер каберләренә генә йөрибез инде.

Балык Бистәсе районында Масловкада өебез бар. Янында 15 сутый бакчасы. Менә шунда эшләп, җирдә казынып ятабыз. Авылдан Казанга кайтабыз да, юасын юып, җыясын җыеп, тагын китәбез. Васябыз да өйләнеп җибәрсә, бөтенләй шунда китәрбез, дип торабыз. Монда пенсия алырга, кирәк чактабольницага гына кайтып йөрербез. Шул хәтле авылда торасым килә инде менә. Анда икенче ритм, йокы да туеп уяныла. Монда, шәһәрдә йокыдан да торып булмый.

Илья Васильевич:
- Җәй көне авылда эш күп бит. Менә мин үзем 9 июль көнне туганмын, ә эш белән мавыгып китеп, сентябрьдә генә яздырып куйганнар. Туган якка да кайтып чыгасы бар, Питрауга да барасы. Җәй менә шундый эшләр белән үтеп китә инде. Внучка кияүгә чыгарга җыена,
үзебезнең алтын туй җитте...

Пелагея Ивановна:
- Тормыш иткәндә төрле чаклар булды, хәзер сагынып искә алабыз. Ильяның ашарга кайтып китәргә дә вакыты булмаган чаклары булды. Ә өй якында гына. Шундый вакытларда заводка ашарына алып бара торган идем. Балаларны ияртәм дә, проходнойга килеп басам... Командировкаларга бик күп йөрде. Ул командировкага китүгә, уртанчы малай авырый башлый. Авырткан җире дә юк, ә температурасы югары. Ике-өч тапкыр кабатлангач кына аңладым, ул әтисен сагынудан шулай борчыла икән. Ул авырлыклар онытылган
инде. Шулай булырга тиештер, шулар аша үтәргә кирәктер, дип уйлый торган идек. Акча җит мәгән чаклар да булды. Әни: "Табак-савыт шалтырамый тормый ул", дия иде. Төрле чак булды. Әйткәләшеп тә аласың. Тик вакытында үткәреп җибәрергә кирәк. Ачуланышып йөреп
тә булмый, аңа җай да юк иде. Без бер дә кешесез тормадык. Туганнар күп, берсен больницага, икенчесен кибеткә йөртергә кирәк. Кемгәдер торыр урын табарга, кемнедер эшкә урнаштырырга булышырга...

Олыгайган саен бер-береңә кирәгрәк, якынрак була барасың. Мин инде зарланам-зарланам да, соңыннан кул селтим. Инде берүк яши генә күр, ни телисең шуны эшлә, дим. Күбрәк эшли башласак та, бер-беребезне туктатабыз. Ял итеп алырга кирәк, эш бетмәс, дибез.

Пелагея Ивановна: - Ирне карап, тәмле ашатып тәрбиялисе генә түгел, аның белән дөрес итеп сөйләшә дә белергә кирәк. Кирәк чакта те- леңне тыярга, дәшми калырга да була. Кайсын-берсен ишетмәсәң, күрмәсәң дә ярый.

Илья Васильевич:

- Татулыкның кадерен белергә кирәк. Бер-береңне син болай, син тегеләй дип әйтеп, кимсетергә ярамый. Гомерлек юлдаш итеп сайлагансың икән, хөрмәт итәргә өйрән.

Питрауга дип Пелагея Ивановна сөлге чиккән. Шушы көнне, илле ел элек, килен булып төшкән "яшь килен"нән бу бүләк кемгә булыр? Кемнең өй түренә кереп урнашыр әлеге күз нурларын түгеп чиккән сөлге?

Евдокия ИВАНОВА

Редакциядән: Җөридә узган Питрау бәйрәмендә алтын туйларын каршылаучы бу матур парны Республика керәшен оешмасы исеменнән олы юбилейлары белән котладылар. Махсус чигелгән Питрау бистәрен Пелагея Ивановна Республика керәшен оешмасы җитәкчесе, Мамадыш егете Иван Егоровның иңенә салды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: