Туганайлар

Менделеевск төбәгенең талантлы олы шәхесләре

Менделеевск керәшеннәре арасыннан моңа кадәр укучыларыбызга билгеле булмаганнары да бар

Священниклар

Священник Игнатий Месеев 1873 елда Нократ губернасы Алабуга өязенең Сәйтәк авылында туа. Бөрешле һәм Байтуган авылларында укытучы булып эшли. 28 октябрьдән Сарапул өязенең Кече Пурга авылында псаломчы була. 1909 елдан – Булай Зюмья, 1912 елны – Алабуга өязенең Күрәк авылы, ә 1915 елда шул ук өязнең Үмәк авылы чиркәвенә күчерелә. 1916 елны Игнатий Месеевка диакон саны бирелә, шуннан соң ул Алабуга өязенең Татар Чаллысы авылындагы Изге Троицк чиркәвенә күчә.1919 елда Сарапул Троицк чиркәвендә священник саны бирелгәч, Алабуга өязенең Архангельское авылына җибәрелә. 1921 елдан Алабуга районының Олы Ерыкса авылы  чиркәвендә священник була. 1930 елның мартында Минзәлә өязенең Югары Юшады авылында кулга алынып, биш елга концлагерьга озатыла. Шуннан соңгы язмышы турында билгесез.  

Аның туганы, 1925 елда Бондюг районының Иске Гришкин авылында туган Владимир Месеев та священник була. 1943 елда сугышка алына. Өч тапкыр яралана. III группа инвалид. Сугыштан соң Алабуга укытучылар институтын тәмамлый һәм Менделеевскиның 2нче мәктәбендә рәсем һәм сызым укыта. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1990 еллардан ул Менделеевск шәһәренең Богоявление храмында священник була. Хатыны Аграфена Васильевна белән 12 бала үстерәләр. Владимир Месеев 1999 елда вафат була, Менделеевскида җирләнә.

Рәссамнар

Иске Гришкин егете, Владимир Комаров (1964 елда туган) Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан сәнгать училищесында рәссам-бизәүче белгечлеген үзләштерә. Туган авылында үз белгечлеге буенча эшли һәм, читтән торып, 1987-1992 елларда Мәскәү халык сәнгать университетында белем ала. 1999 елдан Киров шәһәрендә яши, гаиләле. Россия Рәссамнар союзы члены, рәсем һәм агачны уеп бизәк ясау Владимир Ивановичның картиналары Россия, АКШ, Италия, Германия, Израиль, Греция, Көньяк Африка һәм Таиландның шәхси коллекцияләрендә урын алган. Менделеевск керәшеннәре айлыгы барышында Җырчы Җәкәү җортында аның картиналарыннан күргәзмә эшләде.

Тагын бер танылган карендәшебез – Бөрешле авылында туган рәссам Николай Добрин (1968 елгы). 1987 елда Яр Чаллы сәнгать училищесын тәмамлый. 1991 елдан Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итә. Германиядә рәссам-экспрессионистлар белән таныша, үз эшләрен урбанистик шәһәргә багышлый. Этюдлар остасы табигатьне сурәтләүгә зур игътибар бирә. 2005 елдан Николай үзенең оригиналь стилен шомарта, остаханә-студия оештыра, балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтә, храм каршындагы атнакөн шкулына ярдәм итә. Николай Добрин Россия белән беррәттән, Кельн, Амстердам, Цюрих шәһәрләрендә оештырылган 30дан артык күргәзмәдә катнаша.

Җырчы

Үзешчән җырчы, уникаль тавыш иясе Иван Качаев (1937 елгы) – Сәйтәк авылы егете. Бәләкәйдән Кокшан авылындаг ятим балалар йортында тәрбияләнә, жырларга ярата. 6 класстан соң, Алабуга һөнәр училещесында ике ел укыган ятим бала Красноярк краена эшкә җибәрелә. Сәламәтлеге какшагач, туган ягына кайта. 1954-1994 елларда химзаводта эшли. 1956 елдан үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә. Иван Качаев 1980 елда ВЦСПСның “Үзешчән сәнгатьтәге казанышлары” өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Республика үзешчән сәнгать осталарының Мәскәүдәге отчет концертында катнаша. 1991 елда “Минем республикам – Татарстан” республика конкурсындагы югары башкару осталыгы өчен, III Бөтенсоюз халык иҗаты фестиваленең 3 дәрәҗә дипломанты исемен ала. 2017 елда вафат була, Менделеевск зиратында җирләнә.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: