Туганайлар

Менә шундый язмышлар

Классташым Александр Петров, редакциягә кереп, түбәндәгеләрне сөйләде. "Быел җәй көне әтиебез белән бертуган түтиебез - Варвара Федотованы соңгы юлга озаттык. Ул 1926 елгы иде. Үзе үлгәннән соң, сандык төбеннән бер язу чыкты. Саргаеп беткән дәфтәр битенә бәет язылган. 1961 елның 17 июнь көнендә урманда яшен сугып үтергән әтиебез белән әниебезгә...

Классташым Александр Петров, редакциягә кереп, түбәндәгеләрне сөйләде.

"Быел җәй көне әтиебез белән бертуган түтиебез - Варвара Федотованы соңгы юлга озаттык. Ул 1926 елгы иде. Үзе үлгәннән соң, сандык төбеннән бер язу чыкты. Саргаеп беткән дәфтәр битенә бәет язылган. 1961 елның 17 июнь көнендә урманда яшен сугып үтергән әтиебез белән әниебезгә багышланган - "Иван белән Вера бәете". Әлеге бәетне Варвара тутабыз 1961 елда ук чыгарган. "Боларны мин гомерем буена эчемдә йөрттем. Газизләремне сагынган саен, бәет сүзләрен көйләп, күңелемнән җылап йөрдем. Мин үтенеп сорыйм сездән, ялгыш җирләрен төзәтеп, газетада бастырып чыгарыгыз. Шулай эшләсәгез, мин бик шат булыр идем. Иванның бертуган тутасы Варвара Федотова", - дип, васыять-үтенеч тә язып калдырган", - диде. Бәет белән танышкач, күңелдә бик күп истәлекләр яңарды. Алары турында - соңыннан. Ә хәзер бәетнең үзе белән танышыйк.

Иван белән Вера бәете
17 июнь көнендә

Кердек читән үрергә,
Безгә насыйп булмады инде
Сезне кабат күрергә.
Кара болытлар килде дә,
Яңгырлар китте явып.
Яшен китереп суккачтын,
Җирләргә киттек авып.
Ак куянның балаларын
Зур булмыйча, атмагыз.
Безнең балалар үксез, дип,
Зинһар өчен, какмагыз.
Кара болытлар килгәндә,
Урманнарга бармагыз.
Безнеке кебек калырлар
Ятим балаларыгыз...
Нечкә тал чыбыгы белән
Кәрзинкәләр үрмәдек.
Балаларны тудырдык та,
Үскәннәрен күрмәдек.
Бакчадагы алмагачны
Куяннар кимерәдер,
Әти-әни юк безнең, дип,
Балалар тилмерәдер.
Кызарып пешкән алманы
Өзәргә тырышыгыз.
Люся, Галя, Александр -
Түзәргә тырышыгыз.
Яңа җиткергән өйләрне
Ел саен сыламагыз.
Әбиегез исән чакта,
Балалар, еламагыз.
Ак куян дип аткан идек -
Алар булды ала каз.
Туганнарыбыз янында
Безнең гомер булды аз.
Кыр сыерының баласын
Охотниклар аттылар.
Җәяү чыгып киткән идек -
Атка салып кайттылар.
Шимбә көнне иртүк торып,
Киттек пажбы бүләргә,
Ходай безгә шулай язган:
Кочаклашып үләргә.
"Төлке планы" өсләрендә
Үскән бер юкә ялгыз.
Ике туган үскән идек,
Мин үлгәч, калды ялгыз.
Арпа белән бодайны
Әни бергә кушкандыр.
Берни эшләп булмый инде -
Ходай шулай кушкандыр.
Ике карчык, ике сабый,
Өченчесе - бишектә.
Аз гына тавыш килсә дә,
Карадыгыз ишеккә.
Сыерлар сауган чагында,
Түгелмәсен сөтегез.
Төн йокыларын йокламый,
Һаман безне көттегез.
Әнекәем, ашың пешсә,
Безгә калдыр, табада.
Безгә калдырган ашыңны
Бир бер ятим балага.
Безне искә алганда,
Мунчалар да ягыгыз.
Юкә агачы төбендә
Чыкты безнең җаныбыз.
Читәннәрне үргән чакта,
Иван казыклар какты.
Безнең үле гәүдәләрне
Гөргөри дәдәй тапты.
Безнең авыллар аркылы
Сары төлке куганнар.
Без мәңгелеккә китәбез,
Сау булыгыз, туганнар.
(Бу бәетне 1961 елда Варвара Федотова чыгарды)

Классташлар күрешкәч, күп истәлекләр яңара. Уртада - Александр Петров

Аерылышу-табышу
Бәетне укып чыккач, Александрның үзе белән сөйләшәбез. Менә кем икән ул безнең классташыбыз - әти-әниләрен яшен сугып үтергәннән соң, ятим калган өч сабыйның берсе - төп фамилияне дәвам иттерүче - Александр Петров. Алар безнең Мәләкәс мәктәбенә Калинин авылыннан йөреп укыдылар. Ике бертуган: Галя һәм Александр. Икесенең дә тәртипләрен дә, укуларын да башкаларга үрнәк итеп куялар иде. Апалы-энеле туганнарның ул дәрәҗәдә бер-берсен тартуларын, кайгыртуларын тормышта яңадан очратырга туры килмәде. Ул дәрәҗәдә, дип, ассызыклап әйтәм, юкса, туганнар бер-берсе турында кайгыртырга тиеш инде, анысы. Бәеттә әйтелгәнчә, алар әти-әниләреннән өч ятим калган. Ә берсе кайда? Люсялары бездә укымады. Бәеттә бишектәге бала - кечкенә Люся турында да сүз бара бит...

Күреп торам: Александрга болар турында сөйләве авыр. Тик ул бүген Варвара тутасының соңгы әманәтен үтәргә - "Иван белән Вера бәете"н газетада бастыруны сорарга килгән. Алай гына да түгел, Варвара тутасының озак еллар буена күңелендә йөрткән үкенечен дә җиткерәсе бар аның.

Үле озатылган нигездә барысы биш җан кала: ике карчык та, өч сабый. Балаларның зурысына 5 тулып киткән, уртанчысына 5 көннән өч яшь буласы, ә бишектәгесе - 8 айлык. Алга таба ничек яшәргә? Балаларны ничек аякка бастырырга? Варвара тутасының үзендә дә бер оя бала. Сельсовет эшчеләре документларны балалар йортына әзерли. Ике әби тәрбиясендә калдырырга закон рөхсәт итми. Ничек кирәк, алай, Галя белән Александрны төп йортта калдырырга ризалык бирәләр. Ә кечкенә Люсяны детдомга тапшырырга кушалар.

Бөгелмә детдомына барган көнен гомер буена ачы күз яшьләре белән искә ала Варвара түти. Баланы алып кереп китәргә телиләр - ә ул, нәни куллары белән тутасының муенына чытырдап ябышкан, ич кенә дә аерып алырлык булмый. Ирле-хатынлы Федотовлар да, баланы алырга чыккан тәрбияче дә, сабый да яшь түгә бу минутларда...

Икенче тапкыр килгәндә, Люсяны күтәреп алып чыгалар. Баланың бөтен битен кызамык сыман бетчә баскан була. Бу юлысында да сабый Варвара тутасына барам, дип өзгәләнә. Авыру булгач, бирергә ярамый, диләр. Өченче тапкырында инде Варвара түтинең уе ныклы була: баланы үзебезгә алабыз, ничек тә үстерербез әле, дигән ният белән килә ул Бөгелмәгә. Детдом директоры, аларны үз бүлмәсенә чакырып, баланы инде бер семьяга тәрбиягә бирүләрен хәбәр итә. Варвара түти, өзгәләнеп-өзгәләнеп, адресларын әйтүне сорый. "Бирергә ярамый, борчылмагыз, Люся - әйбәт кешеләр кулында", - дип, аларны тынычландырып озаталар.

Галя да, Александр да гомер буе сеңелләрен эзләп табу уе белән яшиләр. Тик әле ул чакта хәзерге элемтәләр, бүгенге мөмкинлекләр булмый. Һәр информация "җиде йозак" астында саклана. Мең киртәләр аша үтеп, Люсяны эзләп таба Александр.

1980 елның февраль ае. Үзалдына: "Барыбер сеңлемне табам!" - дигән максат куеп, кайда ялынып, кайда "юмалап", кайда куркытып, дигәндәй, информация җыярга керешә. Җеп очы Әлмәт шәһәренә барып чыга. Ул чакта Людмилага 19 яшь, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Беренче күрешүләрендә Александр дөресен әйтми, үзен әтисенең командировкадагы белеше, дип кенә таныштыра. Өйләренә баргач, ишекне кызның әтисе (тәрбиягә алган) ача. Александрны күрү белән: "19 ел буена шушы звоноктан куркып, беркөн килерләр дә, кызыбызны алып китәрләр, дип, борчылып яшәдек", - ди ул. Кызлыкка алучылар бик әйбәт кешеләр була. Людмиланы җитеш тормышта үз кызлары итеп үстерәләр. Дөресен әйтеп, аның йөрәген җәрәхәтлиселәре килми. Петр Павлович белән аерылышканда, Александр үз адресын калдыра, кирәк дип санасагыз, Люсяга минем кемлекне әйтерсез, ди.

Кызлыкка алган әти-әнисе чирләп киткәч, без үлгәч, бу баланың беркеме дә калмый бит инде, дип, кызларына дөреслекне сөйлиләр...

Людмилага мондый "дөреслек" бөтенләй ошамый. Җитмәсә, әти-әниләренең урын өстенә ятуын да Александрның аны эзләп килүе белән бәйли. Күп еллардан соң, үзе әни булгач кына, туганнарын эзләп, Калинин авылына килә ул. Варвара тутасы йортында була. Барысыннан да гафу сорый. Зиратка барып, әти-әнисенең каберенә чәчәкләр сала. Варвара түти, теге чакта балалар йортына баргач, бөтен персоналны аякка бастырып булса да, Люсяны таптырмаганына үкенеч белән яшәгәнен сөйли. Туганнар шулай табыша. Яңадан аерылышмаска, бер-берләре белән йөрешеп торырга сүз бирешә. Аларның табышуына иң куанган кеше - Варвара туталары була. Сандык төбендә әнә нинди бәет саклаган бит. Әти-әниләреннән яшьли ятим калган балаларның менә дигән акыллы кешеләр булып үсүләрен, бүгенге тормышлары белән дә бик күпләргә үрнәк икәнлекләрен күрсәтәсе килгәндер Варвара түтинең. Ә Александр әнә, ул "әйбәт булу"ның сере бик гади: безгә тормышта бары яхшы кешеләр генә очрады, ди. Туганнары, авыл советы, авылдашлары, мәктәбе, классташлары, дуслары адресына олау-олау рәхмәт сүзләре җиткерә. Менә шундый язмышлар.

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: