Туганайлар

Марҗый түти

Адәм - фәрештә, әрекмән кәбестә булмас, диләр. Гомер юлымда фәрештәләр очрамаса да, үзләренә карап соклану, гаҗәпләнү хисләре кичерергә туры килгән кешеләр аз булмады. Шундыйларның берсе - авылдашым, күршем Марҗый түти. Бездә кушаматсыз бер генә кеше дә юк. Аны да Чемкә Марҗые диләр. Терекөмеш кебек хәрәкәтчән, бөтерчек кебек җитез Марҗый түтигә...

Адәм - фәрештә, әрекмән кәбестә булмас, диләр. Гомер юлымда фәрештәләр очрамаса да, үзләренә карап соклану, гаҗәпләнү хисләре кичерергә туры килгән кешеләр аз булмады. Шундыйларның берсе - авылдашым, күршем Марҗый түти. Бездә кушаматсыз бер генә кеше дә юк. Аны да Чемкә Марҗые диләр. Терекөмеш кебек хәрәкәтчән, бөтерчек кебек җитез Марҗый түтигә карыйм да, көнләшеп куям. Тормыш авырлыкларын да аз күрмәгән, яше дә бар инде, югыйсә, ә менә һаман да кызларга биргесез.

Күптән түгел аның белән шактый вакыт сөйләшеп утырырга туры килде. Мин килеп кергәндә, өйалдысында тавыкларга дип көрпә болгатып йөри иде. Каршы якта гына яшәүче Любасының тавыкларына, дуңгызларына да азыкны үзе пешерә икән. Тормыш иптәше - Никипар дәдәй белән иңне-иңгә куеп салган өйнең тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра. Үз куллары белән теккән чаршау- кашагалар белән өен дә матурлап куйган ул. Кабартып-өеп куйган мендәр тышларын да үзе теккән. "Бәйләргә җебем бетте, сарык җоныннан эрләгән җептән генә бәйлим, аннан гына шифалы, җылы әйберләр бәйләп була", - дип тә өстәде ул.

Сап-сары итеп, идәнен дә үзе юа Марҗый түти. Элек ком белән ышкып юа торган булган. Оныклары да юарлар иде дә, тик үзе бит эшсез утыра алмый. Китапларны, газетадагы язмаларны да күзлексез укый икән. Менә сиңа кирәк булса!

Күрше авыл кызы ул. Югары Әрнәш авылында 1927 елда дөньяга аваз сала. Бала чагы гына түгел, үсмер еллары да авыр чорга туры килә аның. Хәерчелек, ачлык. Көне буе басуда чүп утаган өчен бер стакан он алып кайтулары белән күңелгә кереп калган аның балачагы. Ир-егетләр, үз-үзләрен аямыйча, сугышта батырлыклар күрсәтсә, тылда хатын-кызлар, көн-төн эшләп, җиңүне якынайта. Шулар арасында Марҗый түти дә була. Бер елны тугыз тапкыр Бондюгка симәнәгә бара. Мамадыштан арыш алып барып, чәчәргә тары алып кайтуларын, юлда күргән газапларын никадәр генә онытырга теләсә дә, әле дә хәтереннән җуелмаган.

Сугыш беткән көнне дә онытмый ул. Кырда чакта китерәләр ул сөенечле хәбәрне. Ул көнне, басудан кайтмыйча, ике нормалык итеп эшлиләр.

1957 елда безнең авылга кечкенә генә тәрәзәле, тәбәнәк кенә өйгә килен булып төшә. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Никипар дәдәй тырыш, эшчән булып чыга. Бергәләп, йорт та салалар, лапас-куралар да төзиләр.

Никипар дәдәйне үзем дә яхшы хәтерлим. Марҗый түти кебек, җилдәй җитез, эчкерсез, кешегә үпкәли белми, ачу сакламый торган, ачык күңелле кеше иде.Мин аның мич башында йоклавына гаҗәпләнә идем. Яши-яши генә, мич башының нинди дәвага ия икәнен аңладым. 45 ел бергә яшәп, ике кыз үстерә алар. Бер кызлары - Мамадышта, берсе күршедә генә гомер итә. Никипар дәдәй 89 нчы яшендә, безнең әти белән бер елны үлеп китте. Безнең әтигә 72 дә тулмаган иде... Кеше гомерен кеше яшәми шул.

Марҗый түти белән, сыер бозаулагач, мал суйгач, угыз, ит ашарга җыелышып йөргәннәрне, каз өмәләрен сагынып искә алдык. Хәзер инде андый йолаларның бетә баруына көендек. Күршеләре Лиза, Зина, Линук түтиләрне дә мактап алырга өлгерде, "Охрана объектов животного мира" идарәсендә инспектор булып эшләүче энем Валера исеменә дә рәхмәт сүзләрен тезде ул. Аның исәнлеге өчен борчылуын да белгерде: эше җаваплы, урманда ни булмас... Заманында, урманнарны аркылыга-буйга айкап чыккан Марҗый түти. Бүген дә йөрер иде, аю бар, дигәнне ишеткәч кенә шүрләп тора.

Марҗый түти больница юлында йөрмәгән, дару белән мавыкмаган. Әле хәзер дә симез итләрне яратып ашый, сәламәтлегенең нык булуын да симез итнең файдасыннан күрә.

Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит, дигән борынгылар. Марҗый түтинең дә балалары, оныклары өчен куанып кына түгел, киләчәкләрен уйлап, алар өчен борчылып та, күрше-күләнгә изге теләкләрен теләп, тормышыннан риза булып яшәп яткан көннәре. Тормышында төрле вакытлары булган аның, бәхет тә күктән генә яумаган. Бәхетне тырышып, эшләп тапкан ул. Әле бүген дә матурлыгын югалтмаган 88 яшьлек әбидән җылы нур бөркелеп тора. Шул берничә сәгать эчендә әллә никадәрле хатирәләр яңартып, күңелләрем тулып чыгып киттем. Җаным чистарып, акылым ачылып киткәндәй булды.

Сүземне фәрештәләрдән башлаган идем бит. Фәрештәләр күзгә күренми, ләкин алар безне күрә, диләр. Фәрештәләрнең "Амин" дигән сәгатенә туры килеп, урамыбызның яме, күрше-күләнгә матур үрнәк күрсәтеп, оныкларыңның туенда кадерле кунак булып, нур чәчеп утырырга язсын сиңа, Марҗый түти. Йөзьяшәр әби булып, авыл тарихына кереп калырлык сәламәтлек телим үзеңә!

Елизавета МАЛОВА,
Владимир - Түбән Кама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: