Туганайлар

Мамадыштан Алсу һәм Степан Спиридоновлар: Аз яраткан һәм аз сәяхәт иткән өчен үкенәчәксез

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Алсу һәм Степан Спиридоновларны үзләрендә генә түгел, республиканың башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр

Степан Петрович - Мамадыш районы мәдәният һәм Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлекләре җитәкчесе. Алсу Сәяфовна - Мамадыш районының “Нократ” газетасының бүлек редакторы, бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе. 30 декабрь аларның кавышкан көннәре. Алсу Спиридонова ирен социаль челтәрләрдә туй көне белән менә ничек итеп котлады.

Аз яраткан һәм аз сәяхәт иткән өчен үкенәчәксез

Узган җәйләрнең берсендә гаиләбезгә Урта диңгезнең зөбәрҗәт төсендәге суы эчендә яфракны хәтерләткән, ел буе кояш нуры астында коенган, аллы-гөлле чәчәкләргә баткан, миф һәм легендалар белән уралган, замана белән бер аяктан атлаган, кунакчыл җирле халкы белән дан тоткан, кечкенә дә төш кенә “Оҗмах утравы“ - Кипрга сәфәр кылырга насыйп булды. Көндәлек соры мәшәкатьләргә бирелеп, үз өйрәңдә кайнап, дөньяда барган вакыйгаларга Мамадыш каланчасыннан бәя биреп утыру – бер хәл, ә илгә чыксаң, илле икән! 32 ел бергә гомер кичергән ирем белән чит мәмләкәт күреп, сынаулар узып, тән һәм җан шифасы җыеп, иманны ныгытып, гыйбрәтләр алып кайттык.

Кая килдек?!

Әстәгъфирулла, кая эләктек без: сулыш алып булмый бит, мунча ләүкәсендә утырам мени, ничек түзәсе булыр микән монда?! Самолеттан төшүгә эсселек сулуга капты. Тәрәзәләре пәрдәләр белән капланган, кондиционерлы автобуста бераз хәл алдык. Шунда ук эшкә тотынган гид кызык һәм кызганыч нәрсәләр турында сөйли. Беренче сүзе: “Киприотлар белән сәясәттән һәм аларның дәүләтенең бүленүеннән кала бөтен темага да сөйләшергә ярый,” – булды. Тәфсилләп аңлата да башлады. “Кипр утравының этник греклары гасырлар дәвамында Эллада грекларыннан аерым яшәгән. Утрау белән әле французлар, әле венецианнар, әле төрекләр, әле инглизләр идарә иткән. Грек-киприотлар зур ватаннары белән берләшү турында гомер буе хыяллансалар да, моңа ирешә алганнары юк. Төньяк Кипрдагы Төркиянең бары үзе тарафыннан гына танылган Төрек Республикасы арасындагы аңлашылмаган чик аркасында ил Шенген зонасына кертелмәгән. Кипрда Британия кораллы көчләренең ике сугышчан базасы бар һәм ул утрау территориясенең ике процентын тәшкил итә. Биредә сул яклы юл хәрәкәте. Бу - Британия империясеннән калган мирас. Өч япьле электр розеткалары да...“ Кеше сөйләгәнне тыңлап бару рәхәт, тик мин – татар, шуның өстенә – журналист-турист, һәр нәрсәне тотып, үземнең тәэсирләр призмасы аша фикерләргә яратам.

Ларнака буйлап теренкур

Биредә “теренкур” дигән яңа сүз өйрәндек, чатнаган кояш астында көненә 10 чакрымны җәяүләп бәрәбез генә, тизрәк күрәсе, күбрәк беләсе килә! Дистәләрчә чакрымга сузылган диңгез яры буйлап ыспай отельләр тезелеп киткән. Пальмалар гаскәре озата бара. Кара-кара: аллы-гөлле чәчәкле агачлар! Чү, безнең яран гөлләре куак булып үсеп утыра ич монда! Адым саен өч-дүрт ир-ат җыелышып, көпә-көндез күләгәдә нард уенын бәрәләр. Исәнләшкәнне, елмайганны бик яратканнарын аңлап алдык (хәер, кем яратмый инде аны!) Үткән-сүткәнгә сүз катып калалар. “Хелло, СигА-сигА“, - дигәннәренең мәгънәсен тиз төшендек. “Эш бүре түгел, урманга качмый, ашыкма, өлгерерсең,“ – диюләре икән. Бу сүзләр – аларның тормыш кредосы, яшәү девизы, кызык мәзәк, дип әйтимме соң. Үзләрен Нух пәйгамбәрнең турыдан-туры оныклары дип тә саныйлар, Катаклизмос, яисә Бөтендөнья Су Басу бәйрәмен бик зурлап билгеләп үтәләр икән. Төнлә бөтен шәһәр торып урамга чыга. Таверналарда туристлар гына түгел, җирле халык та туклана. Ашарга бик яраталар. Порцияләрне шулкадәр күп итеп, түбәләмә өеп бирәләр. Шуңа күрә икебезгә берне генә ала башладык. Мезе – диңгез субпродуктлары җыелмасын бик ошаттык. Өстәлләрендә зәйтүн мае һәм лимон согы шешәсе белән һәрчак утырып тора. Милли эчемлекләре - фраппе, нескафе, шикәр белән күбекне болгатып, су я сөт белән бозга катырылган. Тәмле туңдырмалар ялый-ялый, тирә-юньне карый-карый, Ларнака шәһәренең аркылысын-буйга әйләндек. Кайчан йөрер идек әле тагын шулай җитәкләшеп...

Ирле-хатынлы галим

Су коенып кайтып килгәндә күзебез баганадагы русча язылган белдерүгә төште. Һәр якшәмбедә 9.00 сәгатьтә тарих һәм православие дине белән кызыксынучыларны Изге Лазарь чиркәве янында сәяхәткә көтәбез, дигәннәр. Безнең гаиләдә дини темага бәхәсләрнең (хакыйкать бәхәстә туа, динлеләр һәрчак уртак тел таба, денсез булмаска кирәк!) тынганы юк. Тыңлыйбыз, әлбәттә. Чиркәүгә юл тоттык. Язмыш безне Кипрның күренекле шәхесләре, язучы, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Наталья һәм Валерий Зыковлар гаиләсе белән таныштырды. Алар рус илчесе-сәяхәтчесе Василий Барскийның эзләре буенча 300 елдан соң яңадан борынгы гыйбадәтханәләргә йөреп, китап язганнар. Степан автографлы әлеге китапны Ксения Римляныни чиркәвенә атап бүләккә алды, аларга Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең кемнәр икәнлеген аңлатты. Ишеткәннәре булмаган икән...

Хикмәтле фамилия

Осман империясе вакытында чаң урнашкан гөмбәзләре сүтелеп, мәчет ясалган, 1589нчы елда яңадан православие епархиясенә кайтарылган Изге Лазарь чиркәвендә Зыковларны игътибар белән тыңладык. Ә минем күз христианнарның бик яраткан изгесе Спиридон Тримифутский образына төште. Хатыны үлгәч, епископ булып хезмәт иткән көтүче икән ул. Дога укып торганда үзенең үлемен алдан сизенгән хикмәтле Спиридонның соңгы сүзләре Аллага һәм якыннарына мәхәббәт турында була. Ул бүгенге көндә дә үзеннән ярдәм сорап ялваручыларга булышмыйча калмый, ди. Кичтән кызыл башмагын кигертеп кенә куялар, төне буе изгелекләр эшләп йөреп, башмагы иртәнгә тапталып бетә, имеш. Шуның туган авылы Ларнакадан 11 генә чакрым ераклыкта, төрекләр басып алган төньякта булып чыкты, анда казармалар урнашкан һәм керү түләүле ди. Туган нигезен күрәсе килгән иде дә, барып җитә алмадык. Ярар, берәр вакыт ул күмелгән Грециянең Корфу утравына сәфәр кылып, үзенә сәлам бирербез, башмагына күз салырбыз әле, Алла теләсә. 32 ел буе йөрткән фамилиям белән горурланып куйдым.

“Раша - муслим?!“

Бүген үзем белән кызык хәл булды әле. Кунакханәдә лифтта бик матур кыз белән бергә төштек. Борыла да карый бу миңа, борыла да карый. Елмайганымны күргәч, сүз катты. “Раша, муслим?“ – ди, башымдагы ак шарфыма ишарәләп. (Безнең Россия туристлары икәнлегебез маңгаебызга язылып куелгандыр, мөгаен.) “Раша, муслим!“ - мәйтәм. Россиядә мөселманнар барлыгына шаккатты, исе китте Палестина кызы Ләбибәнең. Кочаклаштык. Кипр – христианнар иле саналса да, мәчетләр шактый. Мөхәммәт пәйгамбәрнең түтие (!) күмелгән Хала Султан Текке мәчете – Ларнаканың иң истәлекле урыннарының берсе. Анда бармыйча калып буламы?! Янындагы шыр тозлы без басып торган урынның күл икәненә ышанасы килми. Декабрь-февраль айларында яңгыр төшкәләгәндә ул сулана һәм бирегә ал фламинголар килеп урнаша, бу искиткеч күренешне карарга төрле илләрдән туристлар килеп тула ди. Борынгы мавзолей, каберлекләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тораклары булган бу комплекста суфийлар туганлыгы очрашулар уздыра икән. Ишекләре бөтен кешеләр өчен дә ачык. Мәчет эчендәге каберлекләрне, тузан баскан Коръән китапларын тын гына карап йөрдек... Ике рәкәгать мәчет намазымны укыдым да, тизрәк чыгып киттек. Сакланганны саклар! Минем мәсхәб башка...

Илһамландыручы Пафос

Нинди генә сәяхәтләр сатып алырга мөмкин түгел монда: авылда җирле халлуми сыры, мичтә пешкән ипи, зәйтүн, мөгез агачыннан ясалган сироп, шәраблар татый-татый, сиртаки биеп, ишәкләргә утырып сәяхәт итү, җирле традицияләрне өйрәнү; бөтен уңайлыклары булган яхталарда диңгездә сигезаяклар, еланнар, балыклар тоту, шарлавыкларда йөрү; изге урыннарга сәяхәтләр.... Барысы да кызыктыра, үтә кыйммәт булса да, антик Пафосны сайладык. Каршыбызда - Рим мозаикасы һәм биналар нигезләреннән торган галәмәт зур археологик музей - Неа-Пафос! Бу сүз грекчадан хис, илһамлану дип тәрҗемә ителә. Нәкъ шундый хис-тәэсирләр чолгап ала шул, диңгез буендагы якты, борынгылык исе аңкып торган бу шәһәрдә, әкият белән чынбарлык бутала башлый, кая эләккәнеңне аңлаудан, тын кысыла. Тарих – Степанның стихиясе, экскурсовод артыннан бер адымга да калмый, сорау арты сорау яудыра... Марсий, Аполлон, Олимп бәхәсенә карагач, “Аллалар“ да ялгышырга мөмкин, адәм баласы хатадан хали түгел, ялгышыңны таны, тәүбә ит тә, алга атла, тик кем белән бәхәскә кергәнеңне һәрчак чамала!“ – дигән нәтиҗә чыгарасың. Үз-үзенә гашыйк Нарцисс турында легенда һәммәбезгә таныш. Миф үз-үзеңне тәкәбберләрчә ярату турында гына түгел, ә ахираттәге чагылышыңны күрүдән курку булып чыга икән бит әле! Яңа гына башыма барып җитте. Мәңгелек фәлсәфә, гыйбрәт инде рәсемнәрдә: яшә, күңел ач, тик җавап тотасыңны онытма, тыйнак бул!.. Хәзер рус инвесторлары, мигрантлары аеруча күп ди биредә. Пафосны ялгыз әниләр һәм пенсионерлар шәһәре дип тә йөртәләр. Гомер буена җитәрлек байлык туплаучылар биредә ял итә, нәселгә лаеклы балалар үстерү белән шөгыльләнә...

Мәхәббәт алиһәсе шаярта

Борынгы грек мифологиясендә генә түгел, бүгенге көндә дә мәхәббәт, яз, матурлык һәм яшьлек алиһәсе саналган, бик күп шагыйрьләргә, рәссамнарга илһам биргән, исеме легендаларда телдән-телгә күчеп йөргән Афродитаның диңгездә күбектән яралып яр буена аяк баскан урынына килеп җиттек. Пляж, чыннан да, серле. Чит күзләрдән яшерә торган кыялар каплап алган. Биредә чумучы хатын-кызлар үзләренең матурлыкларын, ир-атлар көч-дәртләрен хәзер дә кире кайтара алалар, имеш. Шуңа күрә яшьләр бу урыннарны туйдан соңгы ширбәт айлары маршрутына еш кертәләр. Гашыйклар яр буенда йөрәккә охшаган таш тапсалар, аларның мәхәббәтләре нык, тигез, алар бер-берсенә гомер буе тугры булачаклар, ди. Ошый миңа бу легенда. Кая, кая, безгә да кирәк ул андый таш. Миллионлаган төрле төстәге, зурлыктагы ташлар арасыннан кызгылт түгәрәккә үрелдем. Тоттым гына дигәндә, дулкын китереп бәргәнен абайламый да калдым. Тезгә кадәр сызганган балагымны юешләп үк китте җитмәсә. Ташлар урыннарыннан күчтеләр дә, мин ымсынганын каплап ук куйдылар... Шулай, мәхәббәтне гомер буе саклау җиңел бирелми, берүк бу ташка гына бәйле булмасын, таш бәгырьлеләргә юлыгырга язмасын...

Бәхет тынычлык ярата

Утырабыз Урта диңгездә тозлы җылы суда күккә карап. Самолетлар – мыжлаган, чебен урынына очып килеп, китеп торалар. Кызыл борынлысы, яшел канатлысы, ап-агы... Баш очында гына гүлиләр. Ларнаканың шәһәрдән 4 кенә чакрым ераклыкта урнашкан менә дигән, заманча, комфортлы аэропорты бар. Хәрбине халыкара итеп ясаганнар да, көн саен меңәрләгән, елына 5 миллион турист кабул итеп, рәхәтләнеп көн күреп яталар хәзер. Дөньядагы иң куркынычсыз җир дип, халык ял итәргә монда агыла. Безгә бүләк иткән рәхәт бәхет өчен мең рәхмәт сиңа, “Оҗмах утравы“!.. 74 чакрым гына ераклыкта Сирия, 50 чакрымда Төркия икәненә ышанасы килми. Якында гына дәһшәт, вәхшәт баруына. Шушы матур, киң дөньяларда ни җитми кешеләргә?! Югыйсә, бер кавем дә икенчесеннән өстен түгел, бер дин вәкилен дә дине өчен генә эзәрлекләргә һәм җәзага тартырга ярамый. Куркынычсызлык өчен мөһим булган бу аксиома һәр кешегә бала чакта ук тәрбия белән салынырга тиеш. Барыбыз да Аллаһтан килдек, аңа кайтарылачак Адәм белән Һава балалары. Халыклар арасында аңлашып яшәүдән дә кадерлерәк нәрсә юк! Бәхет тынычлык ярата! Тынычлык! Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт ташламасын. Барыбызга да Фирдәвес җәннәтләрендә очрашырга язсын! Амин!

Алсу СПИРИДОНОВА,

Мамадыш районының “Нократ” газетасының бүлек редакторы, “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре”,  “Мамадыш муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен” медале ,Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм”е иясе, күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: