Туганайлар

Мамадышлылар Тимофеевка рәхмәтле

Беренче керәшен священнигы, педагог, Казан Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевның 180 еллык юбилее уңаеннан быел Татарстанда шактый чаралар уздырылды. Аларның иң беренчесе февраль аенда Мамадыш шәһәрендә үткән "Авыл мәдәният учреждениеләренең хәзерге шартларда керәшеннәрнең мәдәниятен саклап калу өстендә эшчәнлеге: проблемалар һәм перспективалар" дип исемләнгән фәнни-методик семинар булды. Әлеге ике көнлек...

Бу очраклы хәл түгел - Бәчели әтей чыгышы белән районның Чия башы (Никифорово) авылыннан. Бу җирлектә аның туган нигезе, дуслары, күршеләре яши. Нәкъ тә менә шушы як керәшеннәрендә милли үзаң үстерүдә, аларны белемле итүдә аның роле гаять зур.

18 ноябрьдә район мәдәният йортында "В.Т.Тимофеевның Мамадыш ягы керәшеннәрен агарту буенча эшчәнлеге" дигән фәнни-методик конференциясендә Казан епархиясеннән килгән мәртәбәле кунаклар, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге галимнәре, республика керәшен җәмәгатьчелеге, укытучылар, туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Алар Мамадыш төбәге керәшеннәренең тарихын, мәдәниятен өйрәнү һәм аларның тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру юнәлешендә тыгыз эш алып барды.

Керәшен миссиясе тарих күзлегеннән

Татарстан митрополиясенең миссионерлык бүлеге башлыгы протоиерей Сергий Титов катнашучыларның керәшеннәр хакына актив эшчәнлекләрендә уңышлар теләп, конференция эшенә бәхиллек бирде. Василий Тимофеевның, гап-гади, ярлы, белемсез крестьян гаиләсендә туса да, гомер буе халкы өчен җан атып яшәгән, бөек эшләр башкарган зур кеше булуын билгеләп узды.

Чиркәү тарихы докторы, Казан православие духовный семинариясенең Гыйльми советы секретаре протоиерей Алексий Колчерин "Керәшен миссиясенең киләчәгенә тарих күзлеге аша" докладында төрле яклап анализ ясап, хәзерге миссиянең бурычларын һәм алымнарын атады. Үз чыгышында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның үтенечен дә тапшырды. Казан православ семинариясенә абитуриентлар - булачак керәшен священникларын укырга җибәрү турында ул. "Чиркәүләрдә келәүләр булып торганда, Алла сүзе халыкка аңлаешлы телдә яңгыраганда гына керәшеннәр бай мәдәниятләре, үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм телләре белән алга таба яши бирер",- диде отец Алексий. Әлеге сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Керәшен приходларында керәшенчә келәү алып баручы священникларның җитмәве - бүгенге көндә кабыргасы белән куелган бер мәсьәлә. Шулай булса да, бүгенге чара алдыннан Мамадышта республиканың керәшен священникларын бергә җыеп, отец Василий Тимофеев исеменә керәшенчә келәү уздыруга митрополит Феофан бәхиллеген бирсә дә, Керәшен духовный миссиясе секторы җитәкчесе Димитрий Сизовның бу эшкә алынмавы бераз аптырашта калдырды. Без, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар, бу өлкәдә судья була алмыйбыз, ахыры хәерле булсын...

Бәчели әтей мирасы

Район администрациясе башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин мамадышлыларның мәгърифәтче Василий Тимофеевның үз төбәкләреннән булуы белән горурлануларын әйтте. Әлеге конференциядә укытучының авылдашларын күрү аеруча сөенечле булды. Чия башы авылы җирлеге башлыгы Сергей Степанов Бәчели әтейне керәшеннәрне наданлыктан чыгаручы, үз халкына тугры хезмәт иткән олы шәхес, дип атады. Сергей Николаевич авыл халкы исеменнән, юбилей уңаеннан, әлеге республикакүләм чараларны оештыручыларга, уздыручыларга зур рәхмәтен белдерде.

- Кадерле авылдашыбызны олылап, аңа тиешле бәя бирүегез өчен, без чиксез шатбыз. Безнең Чия башын данлаган, анда үз көче белән беренче мәктәп салдырган, беренче чиркәү төзеткән авылдашыбызны безнең онытырга хакыбыз юк. Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларына, Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәгенә, Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасына, Татарстан митрополиты Феофанга, Мамадыш районы администрациясенә Василий Тимофеевны республикага танытырга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул. - Әлеге зур чаралар халыклар дуслыгын арттыруга, бер-беребезгә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Керәшен халкының тарихын, мәдәниятен әле бик күп өйрәнәсе бар. Әлеге очрашулар моңа һичшиксез ярдәм итәр.

Галимнәрнең саллы хезмәтләреннән тыш, үзлегеннән тарихны, туган якны өйрәнүче укытучыларның, укучыларның конференция кысаларында яңгыраган докладлары да тирән эчтәлекле, кызыклы булды. Һәрберсенең хезмәте, юбилей уңаеннан газетабыз тарафыннан оештырылган, журналистик конкурста катнашырлык. (Конкурс турында тулы мәгълүматны безнең сайттан (www.tuganaylar.ru) укып белә аласыз) Мондый конференцияләрдә актив катнашучы, тарих укытучысы Лидия Константинова Чия башына барып, отец Василийның туган нигезен күреп кайтуы турында сөйләде. Белемгә, яңарышка омтылучы бертуган Василий һәм Игнатий Тимофеевларның куйган хезмәтләре, үз вакытында каршылыклар һәм аңлашылмаучанлыклар белән барса да, бүген җимешләргә бай булуын искәртте. Кызы Галина Константинова исә Владимир һәм Албай авыллары үрнәгендә XIX-XX гасырларда Мамадыш районы приходларының хәле, тормышы белән таныштырды. Җөри авылыннан туган якны өйрәнүче Владимир Кузнецов Рус православие чиркәве тарафыннан изгеләштерелгән Петр Гавриловның тормыш юлы, дини эшчәнлеге турында сөйләде. Василий Тимофеевның Казан Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе булып җитешүен Урта Кирмән урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Ринат Хәйруллин бәйнә-бәйнә сөйләп, 1891 ел ахырына Казан губернасының төп өязләрендә 61 керәшен-татар мәктәбе исәпләнеп, аларның барысында да Тимофеевның шәкертләре-дәвамчылары белем бирүе турында искәртте. Отец Василийның хатыны, кызы турында да кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Туган якны өйрәнүче, ветеран педагог Рәйсә Муллахметова районның борынгы керәшен авылларының берсе булган Колышчының үткәне белән бүгенгесен чагыштырып чыгыш ясады. Шулай ук чыгышы белән Чия башыннан булган Елизавета Сергеева белән Җөри мәктәбе укучысы Валерия Кузнецованың этник мәдәниятебезне саклап калуга юнәлгән чыгышлары да зур кызыксыну уятты.

Конференция Шәдче, Мамадыш, Никифорово, Комазан башы һәм Дүсмәт авыллары фольклор коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды. Фойеда Василий Тимофеевның тормыш юлын чагылдырган һәп аның күпсанлы басмаларыннан торган экспозиция тәкъдим ителгән иде.

Чыннан да, олы җанлы, данлыклы укытучы Василий Тимофеев - керәшен халкының горурлыгы. Ул кабызган учакның ялкыны сүнмәсен, халкыбызны җылытсын, яктылыгы алга барасы юлларны яктыртсын иде.

Тагын укыгыз:

Вопросы историко-культурного наследия кряшен обсуждают сегодня в Мамадыше

Фоторепортаж с конференции в Мамадыше

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: