Туганайлар

Махсус бүләккә лаек булган

Элек-электән кешеләр зур бәйрәмнәр оештырганнар. Әмма бер бәйрәм дә тәм-томнардан башка узмаган. Бу көн уңаеннан пирог пешерү гадәткә кереп калган. Әмма һәр халык аны үзенчә пешергән

Пирог һәрвакыт кунакчыллык, игелеклелек билгесе булган. Ә төрләренә килгәндә, әче һәм төче камырдан, ачык һәм ябык, төрле формада, зурлыкта, төрле эчлек белән пешерелгән. Ит һәм балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, гөмбә, йомырка эчлек итеп кулланылган. Кайбер хуҗабикәләр бәхеткә юрап, анда я сәдәф, я тәңкә салганнар. Халыклар дуслыгы йортында «Милли пирог» онлайн-конкурсы узды. Анда Түбән Каманың милли-мәдәни оешмалары катнаша. Керәшен җәмгыятеннән бәйгедә Альбина Никитина үз көчен сынаган. Альбина Егоровна бәйгегә юллаган видеоязмада кабак бөккәне пешерү серләре белән уртаклашкан: ул эчлекне ничек әзерләвен, камырга нәрсә кушуын тәфсилләп сөйләгән. Нәтиҗәдә,«Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте махсус номинациягә лаек булган. Котлыйбыз!

Фото: шәхси архивтан

"Туган як"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: