Туганайлар

Людмила Белоусова: “Мактасаң күз тия, хурласаң сүз тия...”

Ун ел элек республика керәшен иҗтимагый оешмасы төзелү белән шәһәр-районнарда керәшен этномәдәни хәрәкәте киң колач җәеп, алмашка лаеклы яшьләр килде. Татарстанда гына түгел, Россия буенча сибелеп яшәүче карендәшләребез белән элемтәләр ныгыды. Оешманың юбилеен каршылап, 10 ел дәверендә башкарылган эшләргә анализ ясап, республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова традицион...

- Ни өчен 10 ел элек нәкъ менә Сезне республика керәшеннәр оешмасының исполком җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

- Казанда Республика керәшен җәмгыяте оешканчыга кадәр, Чаллы шәһәрендә Республика милли-мәдәни керәшен үзәге эшләде. Җәмгыять оешуга берникадәр вакыт алдан, мине республика активы конференциясендә Үзәкнең җитәкчесе итеп сайлаганнар иде. Республика җәмгыяте төзелгәч, аның җитәкчесе Иван Михайлович Егоров, мине чакырып алып, көчләрне берләштерергә, бер йодрык булып эшләргә тәкъдим ясады. Үзәктә - тәҗрибә, актив, идея-планнар, ә яңа төзелгән җәмгыятьтә - материаль база, власть органнары, урыннардагы җирле оешмалар белән элемтәләр иде. Икесен бергә кушкач - җәмгыять өчен идеаль мөмкинлекләр. Бу турыда без күп хыялландык, бу ситуацияне Ходайдан сорап алдык, дияргә була. Шуңа күрә, мин риза булдым. Вакыты шундый - аеры-төере йөрергә түгел, берләшергә кирәк иде.

Өметләрне аклауга килгәндә - төрле кеше төрле нәрсәгә өметләнә, нинди шкала белән үлчисең бит. Реалистларның өметен аклаганмындыр, ә максималистларныкын, бәлки, аклап та бетермәгәнмендер, дим.

- Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Моңа кадәр 14 ел бергә эшләгән активка таянып, яшьләр командасы җыйдым. Алар инициативалы, креатив, даншөһрәт, комплекслар белән авырмыйлар. Шуңа күрә дә, бар нәрсәгә кызыксынып карыйлар, заманча фикерлиләр. "Туганайлар" редакциясендә дә, оешма офисында да 10 ел буена керәшен хәрәкәтендә тәрбияләнеп, чыныгу алган, грамоталы яшьләр эшли. Ирина Муллина, Алиса Спиридонова, Светлана Максимова, Алена Харитонова, Юлия Губина - шундыйлардан. Алар янәшәсендә тәҗрибәләре бәяләп бетергесез ветераннар - Геннадий Макаров, Татьяна Дунаева, Илья Михайлов һәм башка бик күпләр.

- Керәшен мәсьәләсенең ун ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?

- Миңа керәшен хәрәкәтенең 10 гына түгел, 25 ел элек булган хәле дә бик яхшы таныш. 90 нчы еллар башында ул нуль тирәсендә иде. 100 бүлемлек шкала белән санасак, 25 ел эчендә 25 нче бүлемгә җиткәнбездер. Шушы темплар белән барсак, тагын 75 елдан тулы хокуклы халыкка әйләнергә мөмкинбез.

- Ун ел эчендә нинди уңышларга ирештегез? Уңышсызлыкларыгыз бармы?

- Уңышлар шактый һәм алар бөтен республиканың күз алдында. Моңа кадәр дистә еллар хыялда гына йөрткән дәүләт ансамбле, Фәннәр академиясендә Керәшеннәрне өйрәнү үзәге (нинди генә каршылыклы фикерләр булуга карамастан, ул төзелде һәм эшли, аның киләчәге һәм эш нәтиҗәләре безнең үзебездән дә торачак). Моңа кадәр керәшеннәр тарихында булмаган яшьләр хәрәкәте, балалар өчен лагерь, олылар, яшьләр, балалар өчен фольклор һәм дини фестивальләр. Соңгы 4-5 ел эчендә республикада дистәләгән балалар коллективлары төзелде һәм алар республика һәм Россия күләмендә көннән-көн яңа җиңүләр яулыйлар. Шулар арасында мин "Питрау" (Тукай районы Мәләкәс авылы), "Тәңкәләр" (Мамадыш районы Дүсмәт авылы) коллективларын атар идем. Элек без керәшеннәрне Зәй белән Мамадышта гына яши дип уйласак, бүген инде Удмуртия, Башкортстан, Чиләбе, Самара, Красноярск, Оренбург, Иркутск һәм башка төбәктә яшәүче карендәшләребез белән аралашабыз, кунакка йөрешәбез.

Уңышсызлыкларыбыз бар, дип зарланмас идем. Эшләмәгән кешенең генә бер проблемасы да булмый. Уңышсызлыклар юк, әлегә чишелеш тапмаган сораулар, алда торган бурычлар, азагына җиткерелмәгән эшләр бар.

- Керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Тормыш булгач, төрле вакытлар, төрле ситуацияләр булды, 25 ел бит ул. Тик бүген аларны искә алып, зарланып утырудан бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Керәшен мәсьәләсенә карата булган каршылыклар лидерларга да кагылмый калмады, әлбәттә.

- Безнең халык ни өчен пассив?

- Бүген, кызганычка каршы, 90 нчы еллардагы кебек активлык, күтәрелеш сизелми. Тик мин моны пассивлык димәс идем. Халык тынычланды, үзенә кирәк информацияне алды, азмы-күпме үзенең күңелен басты, дияр идем. Аннан соң, халыкның милли тормышы бит авылда бара. Хәзер авыллар картайды, колхозлар таралды, активлык күрсәтерлек кеше калмады! Авылдан киткән кешеләрне шәһәр йота бара, ә шәһәрдә, керәшен кешесе өчен активлык күрсәтерлек урыннар җитми. Безгә шәһәр кешеләре белән эшне активлаштырырга кирәктер. Монда мин үрнәк итеп түбәнкамалыларны күрсәтер идем. Аннан соң, мин "йокыдан уянып", активлашып киткән авылларны да беләм. Сарман районының Ләке, Тукай районының Мәләкәс авыллары шундыйлар. Әбиләрдән алып бәбиләргә кадәр сәхнәдә дә, көнкүрештә дә чын керәшен тормышында кайнап яшиләр. Монысы инде урыннардагы җитәкчеләрдән, кадрлардан тора.

- Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?

- "Туганайлар" газетасы һәм сайты, Интернет, скайп, телефон аша аралашам. Журналист буларак та, командировкаларга барырга, күп чараларда катнашырга туры килә. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе өлкәсендәге керәшен авылларын йөреп чыктым, дип әйтә алам. Кая барсам да, танышларым, дусларым бар. Никадәр мөмкин булса, шулкадәр якын.

- Сезнеңчә, керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Эшне туктатмаска. "Дорогу осилит идущий", - диләр бит. Яшьләр, балалар белән күбрәк эшләргә. Ветераннарга да, тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырырга, белгән нәрсәләрен, белемнәрен өйрәтеп калдырырга ашыгырга. Иптәшләреңнән гаеп эзләп, критика белән шөгыльләнү дивидентлар китерми. Тукай әйтмешли, "Әйдәгез халыкка хезмәткә, хөрмәт эчендә йөзмәккә!"

- Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?

- Мине 25 ел буена, бигрәк тә соңгы 10 елда, керәшен мәсьәләсендә булган алга китешләр сөендерә. Ун ел элек керәшен хәрәкәте бары Казанда, Түбән Камада, Чаллыда гына бар иде. Бүген ул бөтен республикага җәелде һәм район, шәһәрләрдәге оешмаларның саны 18гә җитте. Шулай да, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Лениногорск районнарында бүлекләр һаман да юк әле. "Туганайлар" газетасының редакторы буларак, керәшеннәрнең үз язмышына, тарихына карата булган битарафлыгын көн саен үз җилкәмдә татыйм, шул борчый. Газеталарның тиражлары кимү бөтен республикада гына түгел, илдә баручы процесс булса да, күз алдында "Туганайлар"ның бетүгә таба баруын күрү һәм аңлау бик тә авыр. Керәшен хәрәкәтендә тәрбияләнгән, халкына җаны-тәне белән бирелгән, тиен акчаларга риза булып, газетада эшләгән яшь журналистларыбызны жәлләп, йөрәгем әрни. Алар бит милләт хакына җан атучы яшь кадрлар, халкыбызның киләчәге, аларның да язмышы, куйган хезмәтләре, газета кебек үк, халыкка кирәк булмас микәнни? Алга таба журналистика өлкәсендә хәлләр ничек торыр? Мин, эстафетаны яшьләргә тапшырасы кеше, күңел тынычлыгын каян табыйм?

- Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне җитәкчеләр хуплыймы, яклыймы?

- Әлбәттә, авыр. Чөнки бүгенге көндә иҗтимагый оешма чишкән мәсьәләләрнең күбесе, минем фикеремчә, дәүләт органнары тарафыннан һәм дәүләт хисабына чишелергә тиешлеләр. Дөрес, күп мәсьәләләрдә без республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан аңлау табабыз, Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклары Ассамблеясе белән тыгыз элемтәдә эшлибез, оешмабызның даими спонсоры, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ярдәменнән ташламый. Татарстан Халыклары Ассамблеясе составындагы 36 оешма арасыннан, безне калганнарга үрнәк итеп куялар. Мактасаң күз тия, хурласаң сүз тия дигәндәй... Халык та, җитәкчеләр дә аңлый. Ун ел буена оешманың кулга тотып күрсәтерлек эшләгән эшләре - шуның нәтиҗәсе.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: