Туганайлар

Әлбәденне майор Гаврилов яшәтә

Пётр Гаврилов Краснодарга киткәч тә үз авылын онытмый. Ел саен авылга Сабантуйга кайтып йөри. Герой әле дә үз авылдашларын кайгырта сыман

Музей — культура учагы

Питрәч районы Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое, Брест крепостенең соңгы сакчысы майор Пётр Гаврилов исемендәге музей эшли. Ул 2010 елда ачыла. Тантаналы ачуны Пётр Гавриловның 110 еллыгына туры китерәләр. Биредә геройның шәхси әйберләре, авылдашларына язган хатлары саклана.

Авылда мәктәп тә, клуб та юк. Бары тик медпункт кына эшли. Атнага бер тапкыр кибет килә. Музей исә авылда бердәнбер культура учагы булып санала. “Пётр Гавриловка багышланган кичәләрдән тыш, без монда башка чаралар да уздырабыз. Концерт программалары әзерлибез, җәй көне  кинолар  күрсәтәбез”,  – дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова.

Пётр Гаврилов 1900 елның 30 июнендә  Әлбәден  авылында туа. Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укый. Гражданнар  һәм  совет­-фин сугышларында  катнаша.  1941 елның 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостен оборонасында тора.  Берничә  атнага сузылган  чолганыштан  соң пленга эләгә. 1945 елга кадәр, Совет гаскәрләре азат иткәнче, фашист  концлагерьларенда була.

Сугыштан  соң  Пётр  Гаврилов,  башка  бик  күп  әсирләр  белән  беррәттән, “халык  дошманы”на  әверелә.  Аннан барысы да йөз чөерә, авылдашлары да кабул итми. Әмма геройга ышаныч белдерүчеләр дә аз булмый. Геройны шәхси белгән авылдашы Анна Богомолова шундыйлардан.

Анна түтигә 83 яшь. Авылның тырыш хатыннарының  берсе  ул.  14  яшеннән бирле  колхозда  эшли.  “Бригадирлар нинди эшкә кушса, шуны эшләдек. Кочегар да, сөт җыю да калмады миннән”, ­ ди ул. 32 яшендә тол калып, берүзе өч ул үстерә. Бүгенге көндә балалары карамагында Казанда яши. Авылга язларын, җылыткач кына кайта. “Тиздән шәһәргә китәр вакытым да җитә”, ­ дип борчыла үзе. 

Күрше хакы – Тәңре хакы

Анна  Богомолова  –  Пётр  Гавриловның күршесе. Авыр вакытларда танылган карендәшебез аның бабасы Симун дәдәй янына кереп йөри торган була:

– Авылга кайтканчы ук күп йөрткәннәр инде аны. Монда үгез җигеп бәрәңге ташыды. “Әй, без бу бәрәңгенең кабыгын да күрергә тилмерә идек бит”, - дип, елый- елый коелган бәрәңгеләрен җыйган ул. Бригадиры бик явыз кыланган. “Син военнопленный, җый, дип”, ­ кимсетеп, типкәли торган булган. Кайта иде дә, безнең бабай янына кереп, гарьләнеп сөйли иде. “Симун дәдәй, тагын күтемә типтеләр бит минем. Син военнопленный, дип әйтәләр. Үзем теләп пленга төшмәдем бит мин”, ­ дип, сөйли торган иде.

Урманга барганда тау башы бар безнең. Әлеге урында бер вакытны чүлмәк заводы  салырга  җыенып  йөрде.  Шул вакытта  аны  төрле  җирләргә  йөртә башладылар. Шулай, чүлмәк заводы да  салынмый калды.  Һәрбер чакырткан  саен, безгә кереп, “Мине кайтармаслар  инде” дип, саубуллашып чыгып китә  иде. Кич белән, “Кайттым әле мин тагын. Җибәрделәр”, дип кайтып керер иде. Азмы-күпме колхозда эшли иде дә, тагын чакыртып алырлар иде үзен. Аннары Казаннан чакыру килде. “Бу юлы кайтармаслар инде”, ­ дип,  бик каты елап китте. Тагын кайтардылар үзен. Ике­-өч көн торгач, Мәскәүгә чакырдылар. Монысы инде иң соңгысы булды.

Ул  чакта  юк  акчаларын  бар  итеп, без — 4 балага, бабайга күчтәнәчләр күтәреп,  авызын  җырып,  капкадан биеп керде. “Симун дәдәй, мине коткардылар бит! Мин котылдым”,  ­ - диде ул.  Шуннан  соң  Краснодарга  китеп барды.  1957  елда  аңа  Герой  исемен бирделәр. Исем алганнан соң, авылдан анасын да алып китте.

Ике хатын, ике гаилә

Анна әби герой тормышындагы тагын бер тетрәндергеч вакыйганы искә алды:

 ­ - Сугыш башланганда ук ул хатыны белән улын югалта. Күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Аннары кабат өйләнә. Югалган малае Николай 1933 елгы була. Николай армиядә хезмәт иткәндә, очрашалар алар. Атасына Герой исемен биргәч, аның исеме еш ишетелә башлый. Николайга да барып җитә бу хәбәр. Гаврилов фамилиясен  ишеткәч,  гел  күңеле  сүрелә, эче поша, хәтта авырый башлый. Госпитальләргә дә йөртәләр – авыруын тапмыйлар. Көннән­көн ябыга, саргая егет. Шуннан соң бер полковник килеп егеттән: “Син нишләп сәбәпсез авырыйсың?” - ­ дип сорый. Николай: “Гаврилов минем әти булырга тиеш”, - ­ дип, шуның турында уйланып йөрүе турында әйтә “Әгәр дә әтиеңне частька чакыртсак, таныйсыңмы соң?” - ­ дип сорый полковник. “Бәлки”,   ­ - ди малай. Икенче көнне Гавриловны улы хезмәт иткән җиргә чакырталар.  Солдатларны урам буе бер рәткә тезәләр. “Һәрбер солдат белән исәнләшеп киләм. Урта бер җиргә килеп  җиткәч,  бер  малайның кулын кыстым, никтер аерып ала алыйм. Бервакыт торгач, “Коля, ты что ли?” дип сорадым. Сүземне ишеткәч, малай муенга сарылды, мин аны кочтым,”  ­ -дип сөйләде ул безгә. Ул малайдан “Анаңны беләсеңме?”,  - дип  сораган. “Белмим”, - ­ дигән. Ә анасы госпитальдә булып чыккан. Хатыны Екатерина ул вакытта  бик  нык  авырган.  Бераздан  ул  аны да эзләп тапкан. Ә Пётр үзе бу вакытта икенче хатыны белән тора иде инде. Икенче хатынының кызы да бар иде. Бу турыда  белгәч,  беренче  хатыны:  “Син тормыш корганың инде. Яшәгез. Минем турыда  кайгырма”, ­  - дигән.  Гавриловның икенче хатыны Мария: “Юк. Әнине ничек карасам, аны да шулай карармын. Госпитальдән алып чыгыйк”, ­ - дигән.

Гаврилов турында сөйләгәндә, Анна әбинең күзләреннән яшь китмәде. Мин йотлыгып тыңлап утырдым.

Пётр Гаврилов Краснодарга киткәч тә үз авылын онытмый. Ел саен авылга Сабантуйга кайтып йөри. Герой әле дә үз авылдашларын кайгырта сыман. Аның хөрмәтенә  төзелгән  музей  аркасында, Республикадагы бу кечкенә генә керәшен  авылына  зур  игътибар  бирәләр: урамнарга асфальт юл салынган,  ел саен биредә республикакүләм чаралар оештыралар,  шәһәрдән  авылдашлар кайта,  яңадан-­яңа  йортлар  калкып чыга.  Музей  төзелгәч,  авылда  булган үзгәрешләр  турында  Анна  әбинең  дә фикерен сорадым. “Музейны төзеделәр инде  аны.  Бездән  сорап  тормадылар. Сугышлар  гына  булмасын,  дөньялар тыныч торсын”,- ­ дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Анна әбинең фикерен дәвам итеп, шуны әйтәсем килә. Әлбәдендә мондый зур чаралар оештырылуын авыл кешесе белеп тә  бетерми, ахры. Анна Богомолова белән дә без Республика “Десантчылар берлеге” оештырган спорт беренчелеге узган көнне танышкан идек. Ярышлар турында да Анна әби миннән ишетте. Бу  уңайдан ризасызлык белдергән авыл кешеләрен дә очраттым. Бар республикага таратып реклама ясаганда, музей урнашкан туган авылына хәбәр ничек барып    җитми икән соң?! Районда геройның исемен онытмаулары зур сөенеч. Киләчәктә авыл халкы да әлеге зур чаралардан хәбәрдар булып, алар да актив катнашып яшәсен иде.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: