Туганайлар

Кызларыбыз Түбән Новгородтан җиңү белән кайттылар

Чарада Саратов, Самара, Ульяновск, Пенза, Әстерхан, Түбән Новгород, Пермь өлкәләре, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар катнашкан

Балтач районы Югары Субаш авылыннан Индира Николаева һәм Доргадан Татьяна Арыкова 28-30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә узган яшүсмерләр арасында армрестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелегендә катнаштылар. Кызлар Саратов, Самара, Ульяновск, Пенза, Әстерхан, Түбән Новгород, Пермь өлкәләре, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар белән ярышып, икесе дә икенче урыннарны алганнар.

Котлыйбыз!

Фото: http://baltasi.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: