Туганайлар

Кыш бабай балаларны чакыра

24 декабрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен балалары өчен Яңа ел кичәсе оештырыла. Бәйрәмне Республика керәшен иҗтимагый оешмасы ярдәмендә “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге әзерли

Мондый бәйрәмнең икенче тапкыр уздырылуы. Былтыр мәдәни Үзәктә 25 бала, Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, тәмле бүләкләр алган иделәр. Быел да уникаль шоу-программа әзерләнелә. Керәшен Кыш бабае белән Кар кызы, фотографиялар ясар өчен матур фотозона, кызыклы уеннар һәм зур татлы бүләкләр булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Яңа ел бәйрәменә киләсегез килсә, оештыручылар белән алдан сөйләшеп кую кирәк.

Элемтә өчен телефон: 8 (843) 293-16-27, 8 939 379 35 55

0+

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: