Туганайлар

Кулы эшче Колышчы

Аллага тапшырып, җәйгә дә аяк бастык. Хәерле булсын. Җылы, матур көннәр быел бигрәк көттерде. Яз айлары да кояшлы күк йөзе, йомшак җилләре белән иркәләмәде. Инде җәйгә керәбез, дип торганда гына, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, давыллар котыра, бозлар ява, кыраулар төшә башлады. Кайбер хуҗалыклар, яңа тишелеп чыккан бәрәңге һәм терлек чөгендерләрен...

Аллага тапшырып, җәйгә дә аяк бастык. Хәерле булсын. Җылы, матур көннәр быел бигрәк көттерде. Яз айлары да кояшлы күк йөзе, йомшак җилләре белән иркәләмәде. Инде җәйгә керәбез, дип торганда гына, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, давыллар котыра, бозлар ява, кыраулар төшә башлады. Кайбер хуҗалыклар, яңа тишелеп чыккан бәрәңге һәм терлек чөгендерләрен кырау сугу сәбәпле, инде икенче тапкыр бакчаларында чәчү эшләре белән мәш килде. Җимеш агачлары да серкәләнә алмый, диючеләр дә шактый. Суык булгач, бал кортлары, бөҗәкләр чәчәктән-чәчәккә оча алмый шул. Шәһәр халкы да салкын таш фатирларында юрган бөркәнеп утыра. Кыскасы, барыбыз да тизрәк ямьле көннәр көтәбез. Авыл халкы бигрәк тә тир түгеп башкарган эшләренең уңышы турында борчыла. Ни дисәң дә, нәкъ тә авыл кешесе җирне җаны-тәне белән яратып, эшкәртеп, җыеп алган уңыш хисабына көн күрә.

Күптән түгел Мамадыш районының Колышчы авылында, үз куллары белән икмәк, ит булдыручы тәҗрибәле, булдыклы ирләр белән, быелгы һава шартлары хакында гына түгел, авыл хуҗалыгында булган үзгәрешләр турында да кызыклы гына әңгәмә кордык.

 

Теләк һәм җирне ярату кирәк

Элек алдынгылар рәтендә булган Колышчы, инде бетте, дип борчылып йөргәндә, яңа сулыш алып, җанланып китте. Кемнәр соң бүгенге Колышчының тоткасы? Нинди була ул җиргә гашыйк, чып-чын авыл агае? Бүген әнә шул сорауларга җавап эзлим.

Виталий Трушов белән мине, "шушы авылда үсеп, армия сафларыннан әйләнеп кайтып, 47 ел элек тракторга менеп утырган иде, әле дә төшкәне юк, гомере буе халыкны ипи белән туйдырган кеше", дип таныштырдылар. Гаиләдәге алты баланың дүртенчесе була ул. Төп йортта әти-әнисе белән Виталий дәдәй кала, калганнар шәһәргә юл тота.

Виталий Трушов

Борис Усачевка ферма мөдире дә, бригадир да, комбайнчы да булып эшләргә туры килә. Моннан кала, Борис дәдәйнең гармунда уйнавын да әйтми булмый. Авылдагы бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый. Район, республикакүләм чараларда да өздереп гармун төймәләренә баса.

Урта буын вәкиле булган Валерий Кузнецов, мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлаган. "Колхозлар күптән таралды, ә Валерикның һаман аннан чыкканы юк әле",- дип шаккаталар авылдашлары. "Төпчек бала булгач, әти-әни янында калдым. Бер ияләшкәч, шуның белән тормыш алып барасың. Өйдә күп итеп терлек асрыйбыз. Күрше авыл фермасына ат белән барып эшлим. Хәзер эш җиңелрәк, техника көче күп", - ди Валерий Васильевич. Бүгенге көндә үз әнисен дә, әбисен дә бергә тәрбияләп, хәстәрләп торалар икән.

Сулдан-уңга: Валерий Кузнецов, Борис Усачев

- Кеше шушында тәрбияләнеп, җирне яратып үсә икән, әти-әнисен ташлап китми, туган туфрагында гомер итә. Мин дә авылда калганыма үкенмим, кинәнеп яшим, - ди Борис дәдәй. Авылның һәрвакытта да дәвамы булыр, дип өметләнә ул. Берничә ел элек кенә мондый өметләре булмаган. Хәзер газ да, су да кергән, юллы да булганнар. Авыл бетә, дип, шәһәргә китүчеләр, пенсиягә чыккач, кире кайтып, өйләр салып тора башлаганнар. Әйе, сабый чакта яланаяк йөгереп уйнаган сукмак-болыннарны, авылның тәмле суын, җанга дәва булырдай һавасын ничекләр сагынмак кирәк?! Шулай да, авылда яшьләрнең аз булуы өлкән буынны борчуга сала. Ничек итеп яшьләрне авылга җәлеп итү турында баш ваталар.

Район башлыгы Анатолий Иванов отчет-сайлау җыелышларында нинди юллар белән авылда акча эшләп булуы турында халыкка аңлатып тора икән. Тулы ярдәм булмаса да, азмы-күпме дәүләт булыша, диләр. Күп итеп сыер малы асрасаң да була - каралты-курасын җиткерешә. Аннары бакчаларда җиләк-җимеш үстереп тә акча эшләп була. Район үзәгендә дә эш бар. "Хезмәтне, җирне яраткан, теләге һәм көче булган һәрбер кешегә авылда рәхәтләнеп яшәргә була", - ди Колышчының уңган ирләре.

 

Әрәмгә ятучы басулар җанны әрнетә

Ярты гасырга якын эш тәҗрибәләре булган дәдәйләр бүгенге авыл хуҗалыгының җитешеп җитмәгән яклары турында да искәрттеләр. Колхозлары 1958 елга кадәр "Ленин" исемен йөрткән, бай булган. Хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, аксый башлаганнар. "Үзәк булып торган авыллар ярыйсы гына көн күрә, аларга китереп кушканнар (Колышчы шул исәптә) ятим баладай, кырдарак тора"-, ди Виталий дәдәй. Аның сөйләвенчә, былтыр да якын тирәдәге басуларны чәчкәннәр, Колышчыга чират җиткәч, симинәләре беткән, басулар кысыр калган. Авылның бетә башлавын шуннан да күрәләр. Менә дигән, көчле техникалар булып та, җирне аннан-моннан эшкәртәләр. Җиренә җиткереп эшләмәгәнгә күрә уңышы да начар, дип борчылалар.

Әлек Түбән Сөн белән Колышчы авылына гына 23 комбайннары булган, бүгенге көндә дүрт авылга дүрт көчле сугару машинасы калган. "Шулай да, ашлыкның 30 проценты ук булмаса да, 25 проценты җирдә кала. Контроль юк. Менә шуңа эчебез поша, җитәкчеләр шуны карап җиткерми",- ди Борис дәдәй. Берничә еллар элек 40 гектар җиргә агач утыртулары турында да искә төшерде ул. Янында гына үзлегеннән тишелеп "буш ятучы" урман да бар икән. Куе итеп, махсус утыркан җирдә шәм кебек төз агачлар үсә, ә утыртмаган җирдә ботакка куана, "делога" яраклысы аз була, дип аңлата ул. Чәчелми ятучы басуларга урман утырттырсалар, киләчәктә халыкка, дәүләткә файдага булырына ышана ул. "Алтмыш ел буе нәрсәдер күреп яшәдек, гомеребезне биргән эшебезне, авылыбызны яхшы беләбез. Әрәмгә ятучы җирләр, җыелып бетмәгән уңышларны күрү җанны әрнетә"-, ди Виталий Трушов.

Колышчыда әлегә пай җирләрен алып эшкәртүчеләр юк. Йортыңда ике ир-ат булмаса, берүзең эшләве авыр. Техникалар, аңа кирәк запчастьлар ай-һай кыйбат. Аннан соң, пай җирен оформить итәргә дә әллә никадәр кәгазь боткасы аша узарга кирәк бит. Җирдә эшлим дип, ашкынып торган гади авыл кешесе ул боткада югалып кала, бата. Андый каршылыклы хәлләр бер Колышчыда гына түгел.

 

Батырларның исеме кайтты

Колышчының тоткасы булган ирләре турында сүз барганда, Ватан сугышында илебезнең тынычлыгы, бәхете өчен гомерләрен биргән каһарманнар турында да искә алмый булмый. Авылдан фронтка 188 кеше киткән, аларның 113 яу кырында ятып калган. 27 май көнне, Мулимун бәйрәмендә сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә яңартылган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Инде шактый таушалган элеккегесендә авыл батырларының исемлеге дә тулы булмаган. Василий Максимов, Колышчының тарихы белән кызыксынып, музей өчен экспонатлар барлап йөргәндә, Мамадышка архивка барып, авылдашларының исемнәрен эзләп тапкан. Бүген билгеле булган 108 исем яңа монументта лаеклы урын алган. Тантанада район башлыгы Анатолий Иванов һәйкәлне яңартырга спонсорлык ярдәме күрсәткән, тамырлары белән Колышчыдан булган, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче тагын бер булдыклы ир-ат - Григорий Чебышевны бүләкләде. Шулай ук, Рәхмәт сүзләре Түбән Сөн авылы җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллинга карата да яңгырады. Аның турында колышчылылар, "уй-фикеребез һәм планнарыбызны тормышка ашырырга һәрвакыт ярдәм итеп тора", диләр. Башлык үзе дә авыл халкын нык ихтирам итә, соклана аларга.

Мулимун - "молебен" сүзеннән алынган

Керәшеннәрдәге җәйге бәйрәмнәр иң беренчесе Колышчыда гөрли. Мулимун Тройсынга бер атна кала уздырыла. Ник дисәгез, авылда часовня ачылганчы, 2016 елга кадәр, халык келәүгә Урманчы, Владимир авылларына йөри торган булган. Тора-бара әлеге авыллар бер-берсе белән киленнәр, кияүләр алмашып, туганлашып та беткән. Престол бәйрәмнәрен дә, үлеләрне искә алу көннәрен дә бер вакытта түгел, төрлебез төрле көннәрдә үткәрик, дип, Колышчы җыенын Тройсынга бер атна кала уздырырга килешкәннәр. Элек Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе - каршылау көне - тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе - зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе - кунакларны озату. Совет заманнары җиткәч, читтәгеләр ял көнендә генә кайта алган. Шуңа бәйләп, бәйрәмне дә атна көнгә генә калдырганнар. "Чиркәү ачарга килгән өч батюшка да: "Сез инде алга таба дөрес иттереп уздырыгыз бәйрәмегезне. Чөнки атна көнне үлеләрне чиркәүләрдә искә алмыйлар, исәннәр өчен келәү була. Ә үлгәннәр, панихида, родительский день (чиркәү куйган 9 көн) көннәре бөтенесе дә суббота көнне үткәрелә. Сез дә Мулимуныгызны суббота көнгә көйләгез", - диделәр, дип, язган иде этнограф Валентина Максимова. Халык башта ризасызлык белдерсә дә, инде менә дүрт ел Колышчыда Мулимунны суббота көнне бәйрәм итәләр икән.

Иртәнге тугызда бәйрәм литургиясен Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе настоятеле отец Димитрий белән аның энесе отец Геннадий Сизовлар үткәргән. Келәүдән сон, авыл халкы һәм кайткан кунаклар зиратка, үлеләр өстенә барган. Мулимун үзе дә - "молебен" сүзеннән алынган икән.

Колышчының "главный" бәйрәменә кайтучылар быел да бик күп булган. Кичке якта халык "Җиңү паркы"на җырлы-биюле җыенга җыелган. Әлеге дә баягы һава торышы гына бераз уңайсызлык тудырган. Янгыр пыскаклап торып, күңелләрен бераз төшерсә дә, бәйрәмнең ямен алмаган. Мулимунга район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә Мамадыштан бер төркем кунаклар да килгән. Халык кич буе ял иткән - җырлап-биеп, уеннарда катнашып, бер-берсе белән ярышкан. Танылган җырчы Вадим Захаров, үзләренең "Покрау" фольклор коллективлары, "Туым Жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурсы финалисты Ангелина Солганова халыкны матур җырлары белән куандырган.

Салкын, рәте булмаган җәйләр элек тә булган ул. Ходай биргән шартларга җайлашып, кеше барыбер эшли, ял итә бирә. Зарланып утырып гомер уздыру бер дә дөрес түгел. Алладан иман белән бары яхшыны сорап, җиргә береккән ирләрдәй тырышып, яратып эшләгәндә генә, илебез дә бай булыр, халыклар да бәхетле яшәр.

 

Тагын укыгыз:

"Без әнкәйнең биш шатлыгы идек..."

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: