Туганайлар

Кубрат хан хәзинәсе ни сөйли? Ахыры

Күптән түгел Мария Матвееваның "Кубрат хан хәзинәсе ни сөйли?" язмасын тәкъдим иткән идек.

Монограммалы алтын йөзекләр

Кубрат хан монограммасы язылган ике алтын йөзек. Беренчесенең уртасында крест уелган, кыскартылган билгеләр ХОВРАТОY дип укыла. Икенчесенең дә уртасында крест уелып, уң ягында тулысынча укыганда ПАТРIКIОY, сул ягында ХОВРАТОY дип язылган. Алтын йөзекләрнең берсендә Кубратка Патрикий титулы бирелгәнче, ул Константинопольдә тәрбияләнгән чорда бүләк ителгән. Икенчесе ул хан булгач, аварларны тар-мар иткән чорда Патрикий титулы белән бергә бирелгән. Алдарак карап киткән бүләкләр белән әле тагы караласылары Кубрат ханга шушы вакытта бирелгән. Белгәнебезчә, Кубрат хан агасы (атасының туганы) Органа - Бу-Җурганнан соң хан була. Константинопольдә яшьтән үк Христос дине тәрбиясе алып үскән Кубрат хан агасы Бу-Җурганның политикасын тота, Византиягә тугрылыгын саклый, Бу-Җурган белән император Ираклий төзегән килешү көчендә кала; Кубрат ханның хезмәтләрен бәяләп, Византия императоры аңа да, Бу-Җурганга биргән күк, Патрикий дигән олы исемне биреп, печать урынына куллана торган, Кубрат ханның монограммасы язылган алтын йөзек бүләк итә.

Алтын муенса

Алтын муенса. 26 алтын Византия монеталарыннан тора. Монеталар император Ираклий белән аның уллары Ираклий, Ираклий Константин, Ираклион чорыныкы (637-638 нче елларда сугылган), аларның төсләре эшләнелгән, зур крест төшерелгән. Император Ираклий өч улы белән башлык булып торган еллар. Монеталар уртасына төсле пыяла кертеп бизәкләнелгән булгандыр, шундый урыннар бар. Алтын муенса бүләк итеп бирелгән.

Византия тәңкәләре

Алтын Византия тәңкәләре. Барысы - 33. Югары пробалы алтыннан эшләнелгәннәр, 629-632 нче елларда, 637-638 нче елларда, 642 нче елда сугылганнар; император Ираклий белән өч улының төсләре, 642 нче елгысында император Константин II (ул Ираклийдан соң император була) төсе эшләнелгән, зур крест төшерелгән. Монета-тәңкәләр киемгә тегү өчен булганнар.

Ташлы муенсалар

Төсле ташлы алтын муенса. Муенса зур боҗралардан, кечкенә калканнан (яссы өлеш), калканны боҗрага беркетүче үзәктән тора. Калканның уртасында зуррак төсле, ике башында кечерәк ташлар булган, тик юылганнар, урыннары гына сакланган. Бүләк ителгән.

Бизәкле беләзекләр

Инкрустацияле (каты материалдан ясалган бизәкле) ике беләзек. Алтаннан, ромбаларга кызыл, өчпочмакларга яшел төсләрдәге паста тутырылган. Мондый беләзекләр сугыш бүләкләре булып торганнар, Кубрат ханга җиңү уңаеннан бирелгәннәр.

Кружка, кувшин, кубоклар

Алтын кружка-кувшин, алтын кружка, алтын кубоклар (зур бокаллар), барысы - 12; көмеш кружка-кувшин - 2, көмеш кубоклар - 10. Кружка-кувшин, кружка, кубокларда крест, Янмас куак (Неопалимая купина) төшерелгән булып, алар Библиядән алынган сюжет билгеләре булып торалар. Алтын кубокларның аякларында кечкенә кыңгыраулар да бар, алар явыз көчләрне куркыту өчен куелганнар диеләр. Бүләк булып торалар.

Беләзек, алка-йөзекләр...

Бүләкләр арасында тагын бер пар алтын шома беләзекләр, асылташ белән бизәлгән алтын бүтән беләзекләр, алтын алка, алтыннан эшләнелгән асылташлы өч йөзек, асылташ белән бизәлгән зур алтын тәңкә, квадрат формасында ике алтын пластинка, тагын бик күп кенә бүтән бүләкләр дә бар.

Тәлинкә-савыт

Уртасында крест төшерелгән тәлинкә-савыт. Көмеш. 629-641 нче елларда эшләнелгән, аскы якта төпкә Византия кләймәсе сугылган. Уртада төшерелгән крест үрмәле гөл белән әйләндереп алынган. Бу савыт чиркәүдә куллану өчен түгел, ә бүләкләр тапшыру өчен булган. Савыт алтын акча-монеталар салынып, Кубрат ханга бүләк ителгән булган. Кубрат ханга бу кадәрле олы күп бүләкләр тапшырылуның сәбәбе шунда: беренчедән император Ираклий шактый гына юмарт кеше була, моңа тарихта мисаллар бар; икенчедән, болгарлар ярдәме белән башка диндәгеләрдән Голгофаны чистарткач, император Ираклий яңадан Голгофага Ходайның крестын беркетә.

Посох

Алтын тышлы олылык таягы (посох).

Алтын тышлыкның эчендә корычагач булган, аның калдыклары сакланган. Олылык таягы аның иясенең өстенлеген, куәтен, дәрәҗәсен күрсәтә. Олылык таягы - православие дине атрибуты.

Петерн савыты

Епископ Патерн савыты. Алтыннан, көмештән. Савыт кыры буйлап борылмалап йөзем ботагы төшерелгән, йөзем ботагы уртасында бәрән, йөзем ашаучы күгәрченәр; кәрзиннәр, кәрзин кырларында күгәрченнәр; ваза, ваза кырларында яшь кәҗәләр, вазадан эчүче болан, кошлар - барысы 9 төрле детальдән торган тулы композиция. Бу билгеләр тереклек агачын, кәрзиннәр - биш мең халыкны тукландырган Ходайның кодрәтен, йөзем тәлгәшләре белән икмәк - Евхрастия яшереген, вазалар - Тереклек суында чумылып, Тереклек суын эчеп, мәңге тормышлы булу яшерекләрен, ваза кырындагы кошлар, товарлар Чынлыкка омтылучы җаннарны белдерә. Шулай итеп, савытта Евхрастия (Аллага келәү иткән чорда Ходайыбызның ару Тәненнән, Каныннан өлеш алдыру яшереге) символикасы тулысынча гәүдәләнеп, явыз көчләрне, үлемне җиңеп, өлеш алучыларга мәңгелек тормыш бүләк итүче Чынлык өйрәтүе күрсәтелгән. савыт уртасында зур итеп Иисус Христосның мотограммасы белән альфа, омега билгеләре уелган. Крестлы медальоннар эретеп ябыштырылган. Бу медальоннар савытны эшләгәндә ябыштырылганнары түгел, алары төшеп, урыннарына соңрак икенче медальоннар ябыштырылган. Эретеп ябыштыручының Константинополь осталары шикелле бу эшне бик оста башкара алмаганы, тупасрак эшләгән булуы күренә. Табылган хәзинәдә болгар остасы эшләгән, примитив алым белән башкарылган, шунлыктан кайтышрак чыккан бүтән әйберләр дә бар (асылташ белән бизәлгән бер пар алтын беләзек һ.б.) 630 нчы елларда, Кубрат ханның Константинополь белән тыгыз бәйләнештә яшәгән чорында, болгарлар арасыннан грек остасының өйрәтүен алган, тик ул дәрәҗәдә үк шома башкара алмаган болгар осталары булган. Шунысы кызыклы, савытка ябыштырылган крестлы медальоннар Кубрат ханның христианин булуын тагын бер кат раслап, төшеп югалган медальоннарны яңадан торгызып, савытны үз максатында кулланырлык хәлгә кайтаруы белән үзенең Христос диненә турылыгын, бу динне бирелеп тотканлыгын, шуны башкаларга да күрсәтергә теләгәнен әйтеп тора.

Күмелү йоласы

Инде Кубрат ханның күмелү йоласы турында. Бу хәзинәдә 230 бөтен квадрат, тагы почмаклары бераз өзгәләнгән 51 квадратсыман алтын пластинкалар да табылган. Имән агачыннан булган гробны алтын җепле тукыма белән тышлап, квадратсыман алтын пластинкаларны ромбалар күк китереп кадаклап бизәгәннәр. Кубрат хан гробка салынып, христиан йоласы буенча күмелгән. Хан буларак, алтын белән бизәкләп, олылап күмелгән. Шул ук вакытта кабердә алтыннан-көмештән эшләнгән савытлар, әйберләр дә куелу - күмелүнең христианча булуы белән беррәттән ярым мәҗүси дә булганлыгын күрсәтә. Күрәсең, Кубрат хан христианин булып, христианча күмелү белән беррәттән, болгарларның мәҗүси өлеше үзләренең олы ханнарын озатканда үз йолаларын саклап, үзләренчә кадерләү, олылау билгеләрен күрсәтергә теләгәннәр. Белгәнебезчә, Болгар иле Кубрат хан чорында көчәя, ныгый, чәчәк ата; бәйлелектән котылып, дошманнары кул җитмәстәй югарылыкка күтәрелә. Византия тарихчысы болгарларның кыска вакыт эчендә күзгә күренеп көчәюен, күтәрелүен аларның грек Православие динен - Христос динен кабул итүләре, шул уңдырышлы җирлектә үсеп буын ныгытулары, шул диннән көч-куәт алулары белән аңлата. Чыннан да, ул чорларда дөнья күләмендә иң көчле, алдынгы дәүләт булган Византия империясе аркылы шушы дингә кушылып, Болгар иле алга китә, бәйсезлек ала, күтәрелә, уңышларга ирешә. Шунлыктан, Кубрат хан, җае чыккан саен, аварлардан үзенең өстенлеген күрсәтеп, христианин булуып сиздереп, искәртеп тора. Кубрат хан Православие диненә тугрылыгын саклый, болгар остасы Епископ Патерн савытының югалган крестлы медальоннарын яңадан торгыза, тагын үзенең эшләгән күп кенә башка әйберләрендә дә христианин булуларын раслап, крест уеп эшли. Илдә мәҗүсиләр дә бар, илнең көчен арттырган ханнарын алар да олылыйлар; аңа соңгы олылау, кадерләү, ярату хисләрен Кубрат ханның үзенә бирелгән, агасы Бу-Җурганнан да калган император бүләкләре белән бергә соңгы юлга озатуда белдерәләр. Кыйммәтле бүләкләр Кубрат хан хезмәтләренеке, аларга Кубрат хан гына ия, мәҗүсиләр йоласынча, бүләкләр Кубрат ханга анда да кирәк. Шул сәбәпле, Кубрат ханның күмелүе христианча, шул ук вакытта ярым мәҗүсиләрчә дә килеп чыга.

 

хххх

Кубрат хан хәзинәсен караганда, алтын-көмештән эшләнелгән әйберләр, караучыларны ерак тарихка күчереп, менә шушы хакта сөйләде, шул чорларда булган кайбер олы эшләр-борылышлар турысында әйтеп, хәзерге тарихка ачыклык кертте. Әби-бабалары болгарларның токымы булган керәшеннәрнең исеме шул еллардан килә, болгарлыларның тагы да элегрәк чумылганнары да булган, алары да шушы күпчелеккә кушылып, керәшен дип йөртелә башлаган.

Керәшеннең тарихлы, эзле халык, бай культурага ия халык булуын күргәзмә тагын бер кат раслады. Чишмә башы әнә шул еллардан килә, Терелек суы эчереп җан өрүче, яңартучы, Изге Тын иңдереп, яшәү көче өстәүче, халыкны халык буларак калыплаучы, туплаучы, оештыручы Көч әнә шул чорларда иңгән керәшенгә. Шуңа күрә керәшен, аерым үз дәүләте, аны яклаучы социаль институтлары булмаса да, бу дөньяның башкалар файдаланган хокукларыннан мәхрүм калып, кыерсытылып-тибелеп яшәсә дә, керәшенлегеннән ваз кичми, юкка чыкмый, бетми, керәшен булып, шушы Көчтән җегәр алып яши, нәселен, менталитетын саклый, иҗат итә, алга бара.

Шулай, керәшен тарихта үз эзе ярылып яткан борынгы халык, мираслы, бай культуралы халык. Үзенең үткәне белән, барлыгы, шушы бай культуралы халык вәкиле булуы белән горурлана ала. Керәшен шушындый байлыгын, үзенең үткәнен белергә тиеш, кайда гына, нинди генә шартларда булса да, аз гына да уңайсызланмыйча, түбәнсенмичә, мин - керәшен, дип ярып әйтерлеге бар аның.

Язманың башы шушы ссылка буенча. 

Мария МАТВЕЕВА.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: