Туганайлар

Кубрат хан хәзинәсе ни сөйли?

Әлеге язма тарих белән кызыксынучыларга "керәшен" дигән кавемнең тамырлары кая барып тоташуын ачыкларга ярдәм итәр

1997 елның 26 августыннан 26 октябренә кадәр, ике ай буена Казанның Сынлы сәнгать музеенда Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевнең үз җитәкчелеге күзәтүендә, Дәүләт эрмитажы, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее, Санкт-Петербург каласында, Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиллеге катнашында бергәләп оештырылган "Кубрат хан хәзинәсе" күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә бик кызыклы һәм эчтәлекле булып, аны карарга халык бик күп йөрде, күпләр кабат-кабат та килде. Бу кадәр зур кызыксыну уяткан күргәзмә - Кубрат хан хәзинәсендә - ниләр булган һәм аның тарихы нинди?
Эрмитажда (С.-Петербург) саклана торган Перещекино хәзинәсе - халыкларның зур күчеш (III-VII г.г.) чорына караган иң бай хәзинә дип исәпләнә. Аны 1912 елның 29 маенда Украинаның Полтава губернасы Константиновград өязе Кече Перещекино авылының көтүче малайлары табып алалар. Бу хәзинәдәге кыйммәтле әйберләрнең саны, төрлелеге искитәрлек мул, аның тулы булмаган исемлеге генә дә таң калдыра: 16 алтын, 19 көмеш савыт, 7 алтын йөзек, 7 беләзек, алтын муенса, алтын тәңкәләрдән тезелгән муенса, алтын бизәнү әйберләре, калканның алтын бизәкләре, ат сбруеның алтын бизәк-детальләре, бил каешының алтыннары, алтын прәшкәләр, Византия тәңкәсе, алтын тышлы олылык таягы, алтын саплы кылычлар - барысы 800 тирәсе әйбер булып, алтын әйберләрнең авырлыгы - 25 килограммга якын, көмешләренеке - 50 килограмм чамасы.
Күргәзмәгә килүчеләр бу алтын-көмеш әйберләрнең күз явын алырдай җемелдәвенә сокланып, олы Болгар, янә аны ныгытучы Кубрат хан тормышының кайбер якларын тулырак күзаллый алдылар, Кубрат хан турысында әле моңа кадәр яшертен сакланган, сөйләргә яра-
маган яклар ачылып, калкып чыкты, ныклап яшерелгән, тузанга баткан тарихның беразы торгызылды, кешеләргә билгеле булды. Күргәзмәдә ниләр күрдек соң? Күргәннәргә киңрәк тукталып үтик.
 
Бу - Җурганның алтын үз йөзеге
Болгар тарханлыгы (дәүләте) бәге Бу-Җурганның (Органның) монограммасы язылган алтын йөзек. Аның боҗра киңлеге (диаметры) - 2,7 сантиметр, өслек киңлеге - 1,6 сантиметр, авырлыгы - 21,13 грамм. Уртасына крест төшереп, гравюра белән эшләнгән монограмма (монограмма - берничә билге-тамганы укмаштырып, чигеп сурәтли).
Крестның уң ягында ПТRI билгеләре (грекча ПАТРIKIOS), сул ягында ВАТОРХАНОY ПАТРIКIOY дигән грек язуы. "ВАТ (грекчадан - б әк, к нязь) О рхана П атрiкiй" килеп чыга. Патрiкiй - Патрicтiка, Патер (грекча - отец, ата) сүзеннән ясалган. Чиркәү Алла сүзен өйрәнүне, аны өйрәтүче изге аталарның тормышын, аларның Алла сүзен аңлатуларын өйрәнә
торган тармакны (Богословская наука) Патрicтiка дип атый. II-VII гасырларда дәүләт башында торучылар "Патрicтiка" сүзендә Христос динен тотучыларның дин, философия, политик-социаль карашлары бердәмлеген аңлаганнар, ул чорларда дәүләт башлыкларын берләштергән шундый агым яшәгән. Бу динне бозып өйрәтүчеләргә, чит динне тотучы башка халыкларга каршы Христос динен тотучы дәүләтләрнең берләшүе (союзы), бер-берсен чит диннәргә каршы көрәш-яуларда якларга әзер торулары дигән сүз булып чыга. Патрiкiй - бу халыкның затлы нәселдән чыккан саклаучы, яклаучы атасы, Византия империясенең аны югары катлау кешесе дип тануы, олылавы, ул империянең дин, политик-социаль яктан таянычы мәгънәсен аңлата. Шулай итеп, 619 нчы елда
Болгар бәге Бу-Җурган болгар халкының атасы, Византиянең таянычы дигән эчтәлекне аңлаткан Патрiкiй титулына ия була, шуны раслап, монограммасы язылган, печать урынына кулланыла торган йөзек белән бүләкләнә. Нинди шартларда, нилектән кирәк булган бу килешү - шуны карап үтик.
Әлеге эшкә кадәрле болгар тарханлыгы озак вакытлар төрки халык булган күрше аварларга баш салып, ясак түләп тора, аларга буйсынып яши. Бәйсезлек алу өчен Бу-Җурган, яклау сорап, Византия императоры Ираклийга (610-641 нче елларда патшалык итә) бара. Византия Патрicтiка бердәмлеге кушканча, болгарлар Христос динендә булганда гына, икесе дә бер динне тотканда гына, туганлык кулы сузып аларга ярдәм итә алачак. Шул вакытта гына мәҗүси диндә булган, эчке дөньялары аңлашылмаган, шунлыктан әле ышанып бетәргә ярамаган болгарларга ышана, кирәк чакта аларда үзенә терәк таба алачак. Шушы күзлектән чыгып, Византия белән Болгар арасында килешү төзелә, килешүне беркетеп, Бу-Җурган, аның якыннары, туганының улы (племяннигы) булган, әле бала яшендәге Кубрат Византия башкаласы Константинопольдә (Царьградта) чумылып, Христос диненә керәләр.
Менә шушында Бу-Җурганга әлеге эшләрне ныгытып, бүләкләр (көмештән эшләнгән кул юу
савытлары - кувшин белән чүмеч, Патрикий поясы - атлы сугышчы өчен бил каешы җыелмасы (комплекты), алтын саплы кылыч, алтын бизәкләрдән торган ат сбруе, тагы башкалар) белән бергә монограммасы язылган алтын йөзек һәм Патрикий титулы бирелә. Яшь Кубрат Константинопольдә калып, император сараенда тәрбияләнә. Тагы да болгарларның зур төркеме шушы елда (619) империянең болгарлар белән чиктәш булган төньягындагы Крәшен (Корсунь, Херсонес) каласында чумылып, грек православие динен - Христос динен кабул итәләр. Бу чумылган болгарлар Христос динен тотучы кала исеме белән "керәшеннәр дип" йөртелә башлый: (Җәгъфәр тарихы, 2 т. Ф.Нуретдинов. 1994. Оренбург; Хан китабы, Кол Гали, 1242; Сокровища хана Кубрата. 1997 С.-Петербург).
Алтын йөгертелгән кувшин
Алтынланган көмеш кувшин - кул юу савыты. 28 сантиметр биеклектә, төбенең киңлеге - 2,6 сантиметр, авырлыгы 1332 грамм. Төбендә крест төшерелгән. Тоткыч аерым коелып ябыштырылган. Анда, судагы һич нәрсәдән курыкмаучы, кирәк чакта ярдәмгә килүче көчле,
җитез пантера сурәтләре эшләнгән. Әлеге җәнлек сурәтләре төшерелгән кувшиннан кул юу бу кешегә суда да, коры җирдә дә бернинди куркыныч янамаганны белгертә. Кувшиннан кул юучы суда үзен дельфин, коры җирдә пантера сыман иркен, куркусыз тота, акыл белән эш итүчән - билге-символларга шушы эчтәлек салынган. Крест - төрле яман көчләрдән саклау символы. Кувшин император Маврикий-Тиберия патшалык иткән елларда (583-602) эшләнгән булган, аның кләймәсе сугылган.
Алтын йөгертелгән чүмеч
Алтынланган көмеш чүмеч - кул юу савыты. Биеклеге - 7,25, киңлеге - 25,2 сантиметр; Т откычы белән бергә озынлыгы - 3 8,5 с антиметр, а вырлыгы - 1265,2 грамм. Төбендә крест төшерелгән. Чүмечнең эчке ягында эшләнгән бизәкләр үлемсезлек билгесен белгертә. Бу савыттан юынган саен, Патрикийга көч-хәл өстәлеп, саулыгы ныгып, ике дәүләт арасындагы килешү яңарып-ныгаеп, үлемсез тору тиеш була, савытның бүләккә бирелү максатының эчтәлегенә шушы мәгънә салына.
 
Бил каешы
Патрикий поясы - атлы сугышчы өчен бил каешы җыелмасының (комплектының) детальләре - алтын зур прәшкә, алтын нечкә прәшкә (бил каешыннан киткән асылмалы тар каешны билгә эләктерү өчен), каешның алтын очлыклары (бөртекләрдән төзелгән өчпочмаклар очлары белән кушылып уртада ясап урнашканнар, ике яклап роликлар киткән), бил каешының тәңкәгә охшашлы алтын бизәкләре һ.б. Патрикий поясына керүче барлык детальләрдә дә крест төшерелгән, эшләнелгән булып, әлеге элементлар аның иясе христианин булганын раслап торалар.
Алтын саплы тимер кылычлар
Алтын саплы бер яклы тимер кылыч белән түгәрәк очлы алтын савытлы, пыялалар кертеп эшәнгән, алтын саплы икенче бер кылыч. Ике кылычның да алтын сапларында, тагы кылыч савытында крест, өчпочмаклар, ромбиклар ясалган. Кылычларны элә торган элгечләрдә бөртекләрдән төзелгән крест эшләнелгән. Бу карап кителгән детальләрдә бер үк билгеләр-бизәкләр булуы, аларның эшләнү алымы бер булуы, аларның тулы бер комплект булган Патрикий поясына кергәнлекләре (кылычларның да), бу әйберләрнең иясе бик олы, танылган, затлы кеше булуы, һәм аның христианин икәнлеге турында сөйли. Комплект тулысынча Константинопольдә эшләнелгән, эшләүче бер үк оста.
 
Ат сбруе детальләре
Детальләргә 142 ярымшар сыман тәңкәләр (алар алтын белән капланган, бронзадан эшләнгән, төсле пыяла да кергән), 4 ярымшар тәңкә (бронза, төсле пыяла, паста, өсте алтын белән капланган), 85 фигуралы тәңкә (бронза, пыяла, балавыз сыман нәрсә тутырылган, алтын белән капланган), 14 бизәкләнгән каеш очлары (алтыннан, төсле пыяладан) һ.б. керә. Санап кителгән детальләр барысы да крест, өчпочмаклар, ромбиклар белән бизәлгән. Өчпочмак - грек православие динен тотучыларның өч ипостаслы Аллага табынганнарын аңлатучы билге, ромбиклар крест формасын аңлата.
 
Алтын боҗралар
Алтын өч тар боҗра-кыршау. Бу алтын боҗра-кыршаулар натураль мөгезгә кигертелгән булган, дип карала. Алтын белән бизәлгән мөгез коралы олы, затлы
сугышчыларның корал кирәк-яракларына кереп, аның олылыгын күрсәтә.
 
Алтын ритон
Бу ритон танылган сугышчының бай сугыш кирәк-яракларының төп өлешен төзи. Алтын ритон (алтыннан ясалган мөгез), кылыч белән бил каешы җыелмасы шикелле үк, танылган күчмә кешенең өстенлеге, куәте билгесе булып тора.
Мария МАТВЕЕВА.
 
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: