Туганайлар

Күрешеп яшик әле

"Бер күрешү - үзе бер гомер", диләр. Балачакта уйнап-үскән яшьтәшләрең белән сөйләшеп, кич утырып алуга ни җитә. Мамадыш районының Албай авылында узган авылдашлар очрашуы турында Владимир төп мәктәбе директоры Елена Бачкова безгә уй-фикерләрен язып җибәрде.

Мин төшләрне сирәк, балачакта су коенып үскән инеш буйларында, туып үскән нигездә - Албаемда күрәм. Онытылмаслык, төсле матур төшләр алар... Уянгач та, шул мизгелләрне онытмаска, җибәрмәскә теләгәндәй, күзләремне йомам, кабат искә төшерәм, көндезләрен күз алдына китереп сөенеп, кайчак уйланып йөрим. Менә бүген дә шулай...

Җәйге иртәдә нэни малайлар машина выжылдата, кызлар курчаклы уйный; каяндыр чыгырылыш тасмалары таккан чыгарылыш сыйныф укучылары - егет белән кыз кулга-кул тотынып йөгереп килеп чыга; ялга кайтучы студентлар кочаклашып күрешә; читтәрәк кәттә костюм-чалбарлардан киенгән эшлекле партнерлар сөйләшеп тора, ә аларны тулы тормыш белән кайнаучы авыл иртәсендә - сыер савып кереп килүче кадерле әниләре, озын чыбыркысын иңнәренә асып көтү куарга әзерләнүче әтиләре каршылый. Туган туфракка кадерлеләре - яраткан балалары, сөекле оныклары кайтып килә ич!

Өнемме бу, төшемме? Бераз вакыт исемә килә алмый тордым. Минем уйларымны тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп сәхнәдән ургылган Раиса Кибякованың "Исәнмесез, авылдашлар!" - җыры бүлде.

Әйе-әйе, чынлап та өн бу. Бүген бит Албай авылы клубы барлык якташларны үзенә җыйды. Күрелмәгән хәл - бина тирәсендә машина куярлык, ә эчтә басып торырлык та урын юк! Метеорологларның һава торышы бозылу турындагы кисәткеч хәбәре дә куркытмаган боларны!

Менә сәхнә түренә иң өлкән җыручыбыз -Вера түти Прокопьева чыкты. Инде 8 дистәне тутырса да, төз, ыспай гәүдәле, яшь кызлардай җитез адымнар белән килеп чыкты да, озын көй сузды. Үзебезнең Албай авылы көе! Һаман да тавышын җуймаган бу әбиебез мин белә белгәннән бирле, барлык чараларда актив шәхес. Шулай булмый ни, иман белән, керәшен җыруы белән башланган кичә һәрчак уңышлы була иде, бүген дә бәхет елмаер Алла боерса! Аның артыннан улы -Виталий заманча җырлар башкарып, күнелләребезне күтәрде.

Бугенге кичә гомумән җыр-монга гашыйк гаиләләр, нәсел дәвамчылары катнашында оештырылган. Жарковлар гаиләсен Албайда гына түгел, районда да белмәгән кеше юктыр. Баянчы Николай белән җырчы Ирина гаиләсендә ничек итеп җырчылар тумасын инде? Марина белән Максим да бик осталар, кызлары данлыклы Питрау бәйрәмендә "Керәшен чибәре - 2011" титулына ия булса, кечкенә уллары эле яңа гына Диана Мишкина исемендәге региональ конкурста тамашачы призына ия булды. Бүген дә лаеклы чыгыш тәкъдим иттеләр авылдашларга.

Сәхнә түренә чакырылган Якимовлар гаиләсендә этиләре - Григорийга оста гармунчы булу өстенә, Ходайдан шигырь һәм көйләр язу сәләте дә бирелгән. Ә тормыш иптәше Тамара, кечкенәдән сәхнәдә җырлары һәм биюләре белән халык мәхәббәтен яулаган кыз, бүген дә янып тора, үзенә генә хас горурлык белән эстрада җырларын башкарды. Гаиләдә шушы тәрбияне алучы сылу - Алина да бик оста биюче икән. Аның тарафыннан очып-очып башкарылган татар халык биюе дә, һиндныкы да, кинолардагы артисткалардан ким булмады. Киләчәге өметле бу баланың!

Бер тынга зал тынып калды - сәхнәгә Түбән Кама шәһәреннән Абрамова Любовь күтәрелде. Елгаларда гөрләвекләр ташып аккандай - гөрләп моң ага... Чебен очкан тавыш ишетелеп тора залда, сәхнә артында тормыш иптәше Иванның дулкынлануы исә йөзенә чыкан. Ни әйтсәң дә халык каршына чыкмаганга 20 ел вакыт узган. Юкка борчылганбыз, Любаның үзенә генә хас тембры, янгырап тора торган затлы тавышы - һәр кешене әсир итте, җыр көчле алкышларга күмелде.

Әйе, көнаралаш гемодиализга йөрүче кешегә геройлык бу! Язмыш җилләре сынаса да, сыгылмадың туганым, тормышны яратып яшәвең, көчле рухың - үзеңә генә түгел, безгә дә җитәрлек энергия бирә! Шундый гади, көчле булуың белән күпләргә үрнәк син! Күз тимәсен үзеңә! Кызлары Альбина да бик мәхәббәтле, матур төз гәүдәсе, полицияләргә генә хас булган горур кыяфәте белән бар игътибарны үзенә җәлеп итеп җырлап керде.

Авылның бер генә чарасыннан да читтә калмаучы биючеләр, Геннадий һәм Любовь Мишуриннар гаиләсе, җырчыларның җыруларына яңа төсмер өстәп, залда вальс биеделәр. Заманча, ничек килешле һәм күңелле бию! Болай итеп албайлылар гына булдыра ала! Беркем дә гаепләми, киресенчә үсендереп торалар монда сәләтлеләрне. Люба әле өстәвенә матур итеп җырлый да. Казанда укытучы булып эшләүче уллары Владимир, Республикада "Ел укытучысы - 2017"дәрәҗәсенә лаек булган. Аның гитара кылларын чиертеп җырлавы - бәйрәмнең бер бизәге булды.

Гомумән, бүгенге очрашуда һәр чыгыш үзенчәлекле, бернинди кабатлау юк. Һәр чыгыш истә калырдай осталык белән башкарылды.

Җырлар арасында Сидорова Оксананың төрле халык: керәшен, рус, чуаш, грузин, мари биюләре искиткеч матурлык өстәде. Бу уңган кызыйның җитез хәрәкәтләренә сокланып та, гаҗәпләнеп тә карап тордым, әле бераз нечкә кылларын да чирткәләргә өлгердем. "Кайлардан гына өйрәнеп бетердең бу биюләрне?", - дигән соравыма, Оксана серле итеп: "Интернеттан", - дип җавап кайтарды. "Бию костюмнарың да бигрәк матур, үзенчәлекле", - дим. "Анысын әни белән бергәләп, шәһәрләр кайтарган күлмәкләрне сүтеп, милли киемнәргә яраклаштырып, үзебез тектек", - диде. "Булганнан бар да була шул", - дидем, кызчыкны сөеп. Аның районда чаңгы һәм йөгерү буенча чемпион икәнен дә, олимпиада-конкурсларда җиңүче буларак та, мәктәптә гел "5" билгеләренә генә укыганын да ишетеп беләм мин. Әтисе исә музыка операторы, замана техникасын -аппаратураны җайлап, көйләп, кызының уңышларына сөенеп, читтән бәя биреп утыра.

Концертта керәшен җырларына тезмәләр башкарган 3 баянчы егеткә: Бачков һәм Жарков Николайлар, Якимов Григорийга халык мөккибән китте.Озак итеп алкышларга күмделәр аларның чыгышын.Трио иҗаты барчабызны сокландырды.

Артистка кызыбыз, Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле солисткасы, чибәркәй Снежана Абрамованың күтәренке рухта башкарылган җырларын, зәвыклы күлмәген, үз-үзен тотышын, үзенчәлекле тавышын да бик яратып тыңладык.

Кинәт аста гөрләшә башладылар. Нинди тавыш, ыгы-зыгы соң бу, тамашачылар нигә шаулаша, дип сәхнә пәрдәсен күтәреп карарга мәҗбүр булдым. Ә анда, анда арткы ишектән кереп, бик ерактан, Рәсәй җырчыларына хас серлелек өстәп, Албайның элеккеге "Көмеш тәңкәләр" фольклор ансамбле керәшен җырларын сузып, зал буйлап кереп килә. Менә алар, барлыгы 12 әртис, сәхнәгә күтәрелделәр. Любовь Абрамова, үзәкләрне өздереп, җыр башлап җибәрүгә, фольклорчылар дәррәү күтәрелеп кушыла.

Николаева Клара үзенә генә хас тыйнаклык белән сәнгатьлелекнең иң югары ноктасына җиткереп, туган авылны җирсеп сагыну, шундый нык ярату шигырен сөйләде. Бары тик Кларабыз гына авылыбыз шагыйрәсе - Сергеева Зоя шигырьләрен шулай тәннәрне чемердәтердәй башкара ала.

Төрле шәһәрләрдә яшәүче авылдашларым авылны гына түгел, яшьлекләрен сагынып кайтканнар икән бит! Ярты сәгатьләп вакыт эчендә репетиция ясап, нинди шәп чыгыш күрсәттеләр. Әле залдагы тамашачылар белән кара-каршы җыру да әйтешеп алдылар. Гаҗәеп җор телле минем авылдашлар!

Элекке авыл советы председателе, шушы клубны төзетүче Никифоров Михаил Афанасьевичны тирән юксыну белән искә алдык. Мамадыш районында беренчеләрдән булып керәшен фольклор ансамбле оештыручы олы шәхес иде ул!

Ансамбльгә йөргән Кибяков Алексейны да искә алдык, урыны оҗмахта булсын!

Көмеш тәңкәлеләр кайларда гына йөрмәде инде үз вакытында - дөнья гизделәр алар. Шунысы гаҗәп: монда бар да җыр остасы һәм биюче, һәрберсенең үзенчәлекле тавышы, көе бар. Иван Абрамов исә, тирә-ягыбызда яшәүче бар кошларның таңда сайравын, җанга ятышлы сызгыруларына салган. Мондый матурлыкны минем башка беркайда да ишеткәнем юк әле. Юкка гына республика конкурслары лауреатларымени алар? Миңа калса, очрашуның иң югары ноктасы - кульминацион моменты - шәт шушы мизгел булгандыр...

Бәрәңге урамы кызы, Ефимова Елизаветаның оныгы да, бик сәләтле икән. Әбисен туган көне белән котлауны, тирән мәгънәле шигъри юллар аша да, җыр белән дә ирештерде ул.Чынлап та, аның чыгышын тагын һәм тагын тыңлыйсы килде, җырларын йөрәк түреннән башкара.

Домолазов Владислав исә Түбән Кама шәһәрендә күптәннән "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамблендә эшли. Бүген ул якташларны искиткеч матур чыгышы белән сөендерде. Кичәне тагын да ныграк җанландырып җибәрде.

Тантанага Бачковлар гаилә ансамбле дә нур өстенә нур өстәде: кызлары Оля башкарган җыр залга кош сайравы аһәңе бирсә, әтиләре Николайның баянда үзе уйнап башкарган "Кунакларга йөрешик!" җыры бүгенге кичәнең девизы буларак кабул ителде.

Программаны студентлар Кирушина Аида белән Крешков Федор шигьри юлларга төреп, халыкчан итеп алып бардылар. Тиешле урында көлдереп тә, кирәкле җирдә тамашачының күңел кылларын тибрәтердәй сүзләр табып, елатып та алдылар. Бигрәкләр дә матур, тыйнак, тәрбияле пар бу. Аиданың гүзәллеген матур җырлары тагын да балкытып җибәрде.

Бәйрәм, җырчылар: Петрова Елизавета, Григорьева Елена, Шалдымова Марина, Филиппова Алина, һәм тагын бик күп талантлы балалар, онык-оныкчыклар чыгышлары белән күңелләргә кереп, якты хатирә булып истә калды. Чыгыш ясаучылар тарафыннан безне тәрбияләп үстергән әти-әниләр, укытучылар һәм оештыручы клуб мөдире Раиса Ивановна хөрмәтенә рәхмәт сүзләре күп яуды бүген. Кызы Алена белән бергә башкарган җырлары, барлык катнашучыларның да сәхнәгә тезелеп басып, тамашачыларның көчле, озакка сузылган алкышлары астында яңгырады.

3 сәгатьтән артык барган тәрбияви очрашу якташларымның җыр-моңга сусавын, сагынуын дәлилли. Кичә, авыл җирлеге башлыгы - Крешков Иван Петрович һәм мәктәп директоры - Кирушин Климент Михайловичның мактау, рәхмәт сузләре белән, яшьрәкләрнең дискотекасы, өлкәнрәкләрнең күрше авыл клубы мөдире Григорьева Валентина әзерләгән чәй табыны артында дәвам итте.

Сәгать уклары төннең икенче ягына авышканда да урамда җыр тынмаган иде әле. Иң соңгы куренеш - түбәноч һәм югары оч "егет-кызларының", яшьлеккә кайтып, гармун тавышына авыл әйләнеп, соңында ике тарафка аерылып, саубуллашу җыры белән тәмамланды.

Бәйрәмнең асылы - керәшен-карендәшләребезнең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, йолаларын онытмыйча, тагын да үстереп һәм камилләштереп, үзебез алган тәрбия нигезендә балаларыбызга, киләчәк буынга бөтен килеш, түкми-чәчми тапшыру, мирас калдыру.

Бүлештек без барлык шатлыкларны,

Бөтенебез бергә җыелып.

Авылыбызның матур бу бәйрәме

Күңелләрдә калсын уелып!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: