Туганайлар

Күкләрдә шулай язылган

Мамадыш районы Колышчы авылының Алла Анасы Бөркәве исеменә аруландырылган яңа чиркәвендә авылның престол бәйрәме - Пыкрау көнне беренче тапкыр керәшенчә келәү узды. Бәйрәм келәвен әле күптән түгел генә священник саны алган батюшкабыз - Питрәч районы Керәшен Сәрдәсеннән отец Геннадий Сизов үткәрде. Келәүдән соң кәбен койдыру, чумылдыру җәшерекләре дә башкарылды. Колышчылылар...

 

Мамадыш районы Колышчы авылының Алла Анасы Бөркәве исеменә аруландырылган яңа чиркәвендә авылның престол бәйрәме - Пыкрау көнне беренче тапкыр керәшенчә келәү узды. Бәйрәм келәвен әле күптән түгел генә священник саны алган батюшкабыз - Питрәч районы Керәшен Сәрдәсеннән отец Геннадий Сизов үткәрде. Келәүдән соң кәбен койдыру, чумылдыру җәшерекләре дә башкарылды. Колышчылылар шатлык-куанычларын безнең белән дә уртаклаштылар.

Валентина МАКСИМОВА:
- Авылда соңгы тапкыр бәйрәм келәве моннан 83 ел элек үткәрелгән. Менә шул хәтле вакыттан соң кабаттан служба узды. Бу - Колышчыда бүгенге көндә яшәүчеләрнең генә түгел, шушында туып, хәзер илебезнең төрле почмакларында гомер кичерүчеләрнең дә уртак сөенече. Службаны, үзебезчә итеп, Отец Геннадий башкарды. Уздымы - узды, өченгә генә түгел, ә чиркәүгә килгән түтиләрнең һәрберсенә иман сүзе барып җитәрлек итеп аңлатып үткәрде. Яшерен-батырын түгел, әле күпләребез җазык әйтү, өлеш алу кебек җәшерекләрнең тәртибен дә, ничек кач үбәргә, ничек священникның кулын үбәргә икәнен дә белмибез. Менә шушындый һәр православный башкара белергә тиешле кагыйдәләрне аңлатты батюшкабыз.

Келәү башланыр алдыннан бик күп кеше җазык әйтте. Бу да - бик куанычлы хәл. Аннары, чиркәү эчендәге халыкның служба барган вакытта тып-тын торуын да билгеләп китәргә кирәк. Службада пышылдап та сөйләшергә ярамаганлыкка әле хәзер генә өйрәнеп киләбез.

Сөенечләрнең тагын берсе - яңа чиркәвебездә беренче тапкыр кәбен койдыру, чумылдыру җәшереге узды. Бу җәшерекләрнең нәкъ менә Борис Усачевлар гаиләсе белән бәйле булуы аеруча куанычлы. Чөнки авылга чиркәү кирәклек турындагы беренче сүзне кузгаткан кеше ул Борис Усачев. Сүз кузгатып кына калмады, төзү эшләрен дә оештырды, нокта куелганчыга кадәр ташламады.

Райканың әтисе Иван дәдәй, иң беренче булып, чиркәү төзелешенә өлешем дип, биш мең сум акча китереп бирде. Аның җиңел кулы белән башланган эшне башкалар күтәреп алды. Чиркәүне авыл халкыннан җыелган акчага салып бетерделәр. Райка белән Бориска кәбен койдыруларын карап, эчтән теләкләр әйтеп тордык. Икесе дә шундый матурлар, шундый нурлылар иде. 36 ел бергә яшәгәннән соң, венец астына керү - нык уйлап эшләнгән адым инде ул. Бер-берсенә ышанычлары тагы да ныгысын, мәхәббәтләре тагы да артсын. Бу көнне аларның оныклары Алина белән Софьяны чумылдырдылар. Яңа чиркәүдә беренче чумылучылар буларак, аларның исемнәре дә тарихта калачак. Бәхетле булсыннар.


Райка УСАЧЕВА:
- Борис та, мин дә - шушы авылныкылар. Армия хезмәтен үтәп кайткач, беренче тапкыр озата килде. Авылда хәбәрләр бик тиз тарала бит. Инде икенче көнне үк безне йөрүче пар итеп сөйләгәннәр. Әни дә ишетеп кайткан. Минем Түбән Кама шәһәренә китеп эшкә урнашкан чак. "Кызым, сине Борис озата килгән дип ишеттем. Йөрик, дисә, кире какма. Тормыш көтәргә бик әйбәт егет", - диде әнием. "Әйе", дип тә, "юк" дип тә әйтә алмадым ул чакта, әле озатышуыбызның башы гына иде. Үзе чибәр, үзе өздереп гармунда уйный, кызлар яраттырырлыгы бар иде Борисның. Семьяларында бишенче - төпчек малай, димәк, нигез саклап, авылда яшәп каласы. Ә мин инде шәһәр тормышына ияләнеп киләм...

Ул чакта булачак биемем белән биатаем саулыкка туймыйлар, аларны да тәрбияләргә кирәк иде. Борисым: "Әйдә, өйләнешәбез", - дигәч, "ярар" дип, ризалыгымны бирдем. 1978 елның 4 мартында язылыштык. Борис тормыш алып бару өчен бик уңай, акыллы ир булып чыкты. Аллага шөкер, әйбәт торабыз. Өч бала тәрбияләп үстердек. Ике улыбыз башлы-күзле булып, үз семьялары белән яшиләр. Катябыз университетта укып йөри, әлегә үзебез белән. Тормышымнан канәгать.

Кәбен койдыруыбызның бүгенгә кадәр сузылуы бездән генә тормагандыр, Күкләрдә шулай язылгандыр, дип уйлыйм. Бервакытны Тукай районы Бәтке авылы чиркәвендә венчание үткәрергә сөйләшеп тә куйган идек, ничектер, ул чакта җай булмады. Аннары, калган эшкә кар ява, дигәндәй, калды да калды. Священникның үзебезнең кеше булуын теләгән идек. Җазык әйткәндә дә үз телеңдә уңай. Теләкләребез кабул булды - барысы да үзебез теләгәнчә узды.

Балаларыбыз, туй котларга кайткандай, чәчәкләр, бүләкләр белән кайтканнар. Атна уртасы булгач, эшләреннән җибәрмәсләр, кайта алмаслар, дип борчылган идек. Безнең көн булды бу - иң шатлыклы, иң бәхетле көннәребезнең берсе. Яхшы теләкләре өчен авылдашларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Рәхмәтнең иң зурысы - Максимовлар семьясына. Алар авылга торырга кайтмаса, чиркәвебез салынмас, безнең өйдә дә мондый шатлыклы хәлләр булмас иде. Валентина Петровна ул - бөтен авылыбыз өчен дин укытучысы. Без бит Алласыз заманда үстек. Әти-әниләр дә иман белмиләр иде, шуңа безгә дә өйрәтә алмадылар. Хәзер менә "Максимова мәктәбе" курсын узабыз. Ходай исәнлекләрен генә жәлләмәсен. Өйрәнергә дә, өйрәтергә дә беркайчан да соң түгел, теләк кенә кирәк.

Катя УСАЧЕВА:
- Бүген бездә зур бәйрәм - племянницаларым чумылдылар, әти белән әнием кәбен койдырдылар. Венец астында шундый матур күренделәр, алар өчен сөенүдән күңелләрем тулды. Минем ишеткәнем бар: венчание җәшереге үткәннән соң, ир белән хатын үтә күренмәле калпак астына керәләр. Аларның балалары да шул калпак астында була. Якыннары, туганнары, дуслары җиткергән изге теләкләр инде каядыр чәчелеп китми, ә шушы калпак астына җыела икән. Кәбен койдыручылар җирдә генә түгел, аннан соң да бергә булып, җир өстендә калган кадерле кешеләренә яхшы теләктә торалар, ди. Бүген без бөтенебез дә әти белән әниебез корган бер түбә астында. Моңа ничек сөенмисең?!

Мария МАРТЫНОВА язып алды

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: