Туганайлар

Кибәчне яшәтүче Золиннар

Кибәчтә йөргәндә кешеләрдән Золин фамилиясен еш ишеттем. Көрәшче... Крестьян­фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе... Тройсын бәйрәмендә көрәш батырына елның­елында тай бүләк итүче...

Капка төпләре үк техника паркын хәтерләткән Золиннарга керешли, күзем “Полесье” комбайннарына төште. Комбайнны, биш ел дәвамында түләп бетерү шарты белән, лизинг буенча алганлыкларын, аның 12 млн сум торганын әйтте уллары Сергей. Өйдә яшьләр үзләре генә иде. Өлкән Золиннарның банкта кредит юллап йөрүләре икән. Яшьләр дигәнем, Золинның гаилә крестьян-фермерлек хуҗалыгында агроном булып эшләүче улы Сергей һәм аның хатыны Миләүшә. Кызу кояш астында ишегалдында кайнашучы берсеннән-берсе бәләкәйрәк ике малайга карап, Миләүшә декрет ялында утырадыр дип әйтеп куйдым. Юк икән, дәүләт аграр университетын агрохимик белгечлеге буенча тәмамлаган Казан кызы Миләүшә терлекчелек буенча үз КФХсын оештырырга җыена. Фермерлык эшчәнлегенә керешүчеләргә ярдәм максатыннан тормышка ашырыла торган “Агростартап” программасы буенча 5 млн сум акча откан. Миләүшә эшне 110 баш сугымлык үгез бозау алудан башларга ниятли. Шәһәр кызына авылда авыр түгелме, җитмәсә, керәшеннәр арасында, дигән сорауларны биреп тормадым. Чөнки яшь хатынның карашында ук үз-үзенә ышаныч сизелә. Улларының исемнәренә карап та, бу гаиләдә бар да тиешенчә икәне аңлашыла, бер дә татар исеме куймаганнар: олысы – Арсений, кечесе – Клим. Электән калган бер асыл гадәт бар: кыз бала кайсы милләт егетенә кияүгә чыкса, баласы шул милләт кешесе булып үсә, чөнки гаиләдә бөтенесе дә ир ягы буенча килергә тиеш! Шул ук дин дә, тел дә, гадәтләр дә...

Югары белемгә ия Сергей  – Дүсә һәм Александр Золиннар гаиләсендәге өч баланың уртанчысы. Аның 32 яшьлек абыйсы, юстиция подполковнигы Иван Кабан авылында яши, республика прокуратурасында эшли. Сеңлесе Кристина – Питрәчтә теш табибы.

Гаилә крестьян-фермерлык хуҗалыгында Сергей 3500 гектар иген җирләре барлыгын, анда арпа, бодай, көнбагыш үстерүләре турында сөйләде. Чәчү өчен, хәтта орлыклык ашлыкны да үзләре әзерлиләр икән. Сезонлы эшчеләрен дә кертеп, бу хуҗалыкта 35ләп кеше хезмәт итә. Шуларның өчесе – сыер савучылар. Биредә холмогор токымлы 150 баш савым сыеры булып, җәйге айларда бер сыердан көненә уртача 20 литр сөт савып алына. Сөтне Әтнәдәге “Канталь” фирмасына тапшыралар. Канададан кайтартылган герефорд токымлы 200 баш мөгезле эре терлекне сугымлык өчен асрыйлар. Әле 2015 елда гына аларның баш саны 30дан артмаган булган. Бу үзе генә дә Золиннар хуҗалыгының аягында нык торуын раслый. Болар белән беррәттән, хуҗалык 110 баш йөк аты да асрый. Атларга мөнәсәбәтем аеруча ихтирамлы... Анысы, авылда туып-үскән бик күпләр ат кадерен, ат җанын аңлыйдыр... Заманында, төгәле 1982 елда, милли көрәш буенча Татарстан чемпионы титулын яулаган Александр Золинның бик матур бер гадәте бар: Тройсын бәйрәмендә мәйдан тотучы көрәш батырына ел саен бер яшьлек тай бүләк итә. Кешеләрдән ишетүемә, көрәшче бүләк тайны көзен генә килеп ала. Аңа кадәр малкай киң күңелле Александр Золин хуҗалыгында асрала.

Спорт турында сүз чыккан икән, Александр  Золинның бу тармактагы уңышлары да күпләр көнләшерлек. Авыл хуҗалыгы институтының беренче курсында укыганда, группадашы Энгель Фәттахов (заманында ул республика мәгариф министры да булды) белән бергәләп самбо секциясенә йөриләр. Икенче курста укыганда Александр ирекле көрәш белән кызыксынып китә. Бу мавыгуы аңа зур уңыш китерә: 1982 елны авыл спортчылары арасында уздырылган ирекле көрәш ярышында СССР чемпионы исемен яулый. Шул ук елны бишенче курс студенты Александр милли көрәш буенча Татарстан беренчелеген отып, чемпион титулына ия була. Польшада армия хезмәте үтеп кайткач, 1986 елда милли көрәш буенча М.Җәлил турнирында җиңүгә ирешә. Авыл Сабантуйларында ул үзеннән ике мәртәбә авыррак көрәшчеләр белән көч сынашып, икенче батыр булып кала. Колхоз председателе булгач, җитәкчелек эше, спортны оныттырып, аны тулысынча үзенә бөтереп ала...

Золиннарның крестьян-фермерлек ху җа лыклары 2008 елда оештырылган. Бу вакытка инде гаилә башлыгы Александр Золин зур хезмәт юлы үтеп, олы тәҗрибә туплаган булган. Үсмер чагында, әнисенә ярдәм буларак, сыер саварга да, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, армиягә кадәр комбайнда эшләргә дә туры килә аңа. 27 яшеннән үзләренең “Совет” колхозына председатель булып билгеләнә. Ул туган авылын төзекләндерү, урамнарга юл салу, колхоздагы тузган терлек торакларын яңарту өчен бар тырышлыгын куя. Нәтиҗәдә, ике-өч ел эчендә колхоз да, авыл да танымаслык булып үзгәрә. Сыер торакларында сөт үткәргечләр сузылып, маллар астындагы тиресне чыгару җайланмасы һәм РММ-5 азык тараткычы урнаштырылгач, ферма эшчеләренең хезмәте бермә-бер җиңеләя. Авыл өйләренә дә электр белән җылыту системасы көйләнә. Авылдагы электр линиясе алмаштырыла. Трассадан авылга кадәрге сигез чакрым юлга асфальт түшәлә. Авылда 20 йорт сафка баса... Әмма авыл хуҗалыгы дучар булган үзгәрешләр җир кешесенең гадәтләнгән тормыш рәвешен җимереп ташлый –  күмәк хуҗалыклар, шул исәптән “Совет” та таркала. Нинди кыен шартларда да Золин югалып калмый, үзенең фермерлык хуҗалыгын оештырып, авырлыклар аша эшне акрынлап җайга сала.

2015 елда үз хуҗалыгында үстереп җыеп алган ашлыкны сата алмагач, тәҗрибәле танышларының киңәше буенча көнбагыш утыртырга ниятли. Аны 350 гектар мәйданда игә башлыйлар. Сөрелгән җирне йомшартырга культиваторлары булмаса да, бер чәчкеч алып җибәрәләр. Көз көне көнбагыштан 5 млн сум табыш алалар. Нәтиҗәдә, көнбагыш игелә торган мәйданны 1100 гектарга җиткерәләр. Әмма туктаусыз койган яңгыр планнарын бозып ташлый. Көнбагыш уңышын язын гына җыеп алалар. Әлбәттә инде, ул көтелгәннән бик  күпкә ким – гектарыннан нибары 4 центнер гына чыга. Хуҗалыкка килгән зыян 15 млн сумга барып баса. Шулай да, инде кимрәк мәйданда булса да, көнбагыш үстерүне дәвам итәләр. Быел ул 700 гектар мәйдан тәшкил итә. Арпа – 500, бодай һәм солы – 100әр, көзге арыш 300 гектар мәйданда игелгән.

– Айбагырны гербицид белән эшкәртәбез, шунсыз яхшы уңышка өметләнеп булмый. Ул гектарыннан 20 центнердан да ким чыкмаска тиеш. Сабан ашлыгыннан быел 40 центнер уңыш алырга исәп, – ди Александр Петрович.  – Хуҗалыкта эшче көчләр җитәрлек. Техниканы  да яңартып торабыз. Лизинг буенча, К-700 тракторы, ике культиватор, ике чәчкеч алынды, “Полесье” комбайны кайтартылды. 

Булдыклы җитәкче. Кибәчнең  киләчәген халык юкка гына Золин исеме белән бәйләми икән. Үзенә дә шул хакта әйттем. Әмма авылларның киләчәге мәсьәләсендә Золинның ныклы фикере бар. Аның уенча, бер-ике фермер гына бу бурычны үти алмый. Халык үзе коллектив предприятие яки кооператив оештырып, авылдашлар бер тату гаиләдәй шунда эшләсәләр генә  авылны саклап калып, авылны яшәтеп булачак.  Гомерен җиргә, авыл хуҗалыгына багышлаган  Александр Золинның хаклыгын вакыт үзе раслар әле...

Фирая МОРАТОВА.

 

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: