Туганайлар

Кибәч кодагыйлары

Яшьләрнең гаилә тормышы ике як кода-кодагыйлар мөнәсәбәтенә бик нык бәйле.

Гадәттә, үз тормышларыннан канәгать булмаган олылар яшьлектә үзләренә җитенкерәмәгән акыл-тәҗрибәне әле генә гаилә корган балаларына төшендерергә, аларны үзләре теләгәнчә яшәтергә  омтылалар. Күп очракта моның ахыры күңелсез төгәлләнә. Һәр гаилә – үзе бер дөнья, ир белән хатын арасына катнашырга беркемнең дә, хәтта әти-әнинең дә хакы юк. Кибәч авылындагы Анный түти белән аның кодагые Мария әнә шул гап-гади хакыйкатьне санлап гомер итәләр.

– Ни гомер яшәп, кодагый белән бер чеметем дә үпкәләшкән юк, – ди Анный түти. – Икәү сөйләшеп куйдык: яшьләр үзара ачуланышса да, аларга катышмаска, сүз йөртмәскә. Ишеткәнне ишеткән җирдә калдырсаң, сүз чыкмый ул. Ир белән хатын арасында төрлесе булыр, теләсә нишләсеннәр. Алар тавышланып ала дип,кодагыйларның арасы бозылырга тиеш түгел.

Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган кешеләр генә шулай зирәк акыллы буладыр. Сабыйлык чоры сугыш елларына туры килгәнАнный түтиләр буынының гомере авыр эштә үтә.Сугышка киткән әтисе Родион Белоруссия туфрагында ятып кала. “Ни авыр елларда да сыердан ерылмадык. Әти өчен без өч балага 75әр сум акча ала иде әни, – дип искә төшереп утырды Анный түти. – Ирем буласы Әләксиләр авыр көн иткән. Дәдәе белән икесе үргән берәр капчык чабатаны әниләре күрше авылларга алып барып сатып йөргән”.

Булачак ире Алексей аны ике мәртәбә урлый. Беренчесендә, Аннаның елаганын ишетеп, егетнең анасы чыга. Кыз качып китә һәм атна-ун көн өйдә генә утыра. Ә берсендә, кич чыгарга чакырып, иптәш кызы Татый кергәч, әле берни сизмәгән Мария, очына-очына, уенга җыена... Бу юлы инде ул, килен булып, каенана өе бусагасын атлап керә. Татыйга ачуланмадыңмы, дим сак кына. “Юк, Татый белән йөрешәбез. Ә Әләксине җаратмасам, кайтып киткән булыр идем, – дип, бермәл уйга бирелгән Анный түти сүзен дәвам итә. – Әнекәй белән 34 ел яшәдек. Унечка дип йөрттеләр аны авылда. Биш баламны карады ул. Ничекләр чыдагандыр?! Мәктәптән кайтуларына күкәй пешереп, самоварын кайнатып көтте. Мин сыер савып, фермадан эш бетереп кайтышка аш тәлинкәгә сосып куелган булыр иде.  Җаны чыкканда да, өч мәртәбә “Анный” дип дәшеп үлде. Шөкер, бәхиллеген биреп китте”...

1962 елда үз йортларын салып чыкканда ире Әләксигә – 30, Анныйга 28 яшь була.Кеше яллап эш эшләтмәгәннәр, урманга да бергә йөргәннәр. Кисеп аударган агачның бер башыннан ире тотса, икенчесенә Анный ябышкан. Бергәләп тормыш көткәннәр. Балта остасыШара Әләксие Кибәчтә 27 (!) өй җиткезгән. Язын-көзен, колхоз эшеннән бушаган арада, “түләүләргә акчасы булыр” дип, башка авылларга чыгып та эшләп кайткан.

Аларның биш баласы исән-сау үсә. 1957 елда туган олы уллары Михаил Пановкада яши, шундагы колониядә эшләп, отставкага чыга. Аннан өч яшь кече Иван Биектауда тора. Өченче уллары Дмитрий 52 яшендә вафат була. Дүсәләре Казанда яши. Төпчекләре Галина – Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең  урынбасары.

“Тукран Иванына бирдем бу кызымны. 29 ел торалар инде.Киявем дә, кодагый да әйбәт. Илья һәм Денис исемле ике малай үстереп, икесен дә укытып кеше иттеләр,– ди Анный түти. – Илүк кода гына бу көннәрне күрә алмады, 11 ел элек китеп барды. Үземнең Әләксигә дә 4 ел тулды. Бер дә уйдан киткәне юк”.

Кодагые Мария белән кодасы Илүк тә биш бала үстерәләр. Мариябик зиһенле була, мәктәптә яхшы укый. Әмма 13 яшеннән әти-әнисеннән калган кызга алга таба уку мөмкинлеге тими. Ул гомер буе мәктәптә техничка булып эшли.Мария үзенең өч малаен да авылда калдыра: олысы, 1960 елгыВладимир авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган авылында баш экономист, баш бухгалтер, башка колхозларда председатель була, агроном булып эшләгән җиреннән Казанга күченә. Хатыны, Кибәч почтасы начальнигы Анна 5 ел элек дөньядан китеп бара. Аннадан соң, почта бикләнә. Икенче улы Павел – башта колхозда, хәзер инде Золинның крестьян-фермерлык хуҗалыгында “КамАЗ” машинасы шоферы. Хатыны Галина бүгенге көндә социаль хезмәткәр булып эшли. Иван да, олы дәдәе Владимир шикелле, институт тәмамлап, колхозда баш бухгалтер була, хуҗалык тарала башлагач, Пановкадагы колониягә күчә, аннан пенсиягә чыга. Бүгенге көндә ул Казанга йөреп эшли. Хатыны Галина белән алар төп йортта, әниләре Мария белән бергә яшиләр. Керәшен егетләре белән гаилә корган сеңелләре Лидия һәм Лариса Питрәчтә гомер итәләр.

Кибәчнең үз бәйрәме булган Тройсынны  быел  зурлап билгеләп үтә алмасалар да, алар барысы да үз туган нигезләренә җыелганнар. Киленнәре Галина аш-су әзерләп, тортка кадәр пешереп кунак иткән. Табын түрен ямьләп, ике кодагый утырган...

Анный түти үзе кышны Казанда чыга, ә җәйгелеккә авылга кайта. Башта берникадәр вакыт кызлары Галиналарда кодагые Мария белән бергә торалар.“Сөйләшеп сүзләре бетми. Бик тату алар, икесе дә сабырлар. Гомер буе бергә мунча чабындылар. Хәзер дә мунчага икесен бергә алып барам, икесен дә юындырам”, – дип сөйли Галина. Көннәр җылыткач, Анный түти үз йортына төшә. Кызы Дүсә дә еш кайтып тора. Ә Галина көн дә иртән эшкә китешли дә, кайтышлый да әнисе янына керә. Өйдәге вак-төяк эшне караштырып, кичен капканы бикләп китә, иртән килеп ача. Каенанасы да килененең бу гадәтенә ияләнгән, кодагыеның хәлен сораштырып кына тора. Гомер буе фермада эшләве Анный түтинең сәламәтлеген бетергән. Ул хәзер ике таяк ярдәмендә, бик авырлык белән генә хәрәкәтләнә. Көннәрен, күбрәк, иман китаплары укып, җәш чакларын уйлапүткәрә. Төннәрен йокы алмаганда, күңеленә килгән шигъри юлларны кәгазьгә дә төшерә:

Капка төбенә чыгам да,

Утырам сезне көтеп.

Яулык очларым белән,

Җәшле күземне сөртеп...

“Шушы гомерне, шушы тормышны биргән Кодайга шөкер. Кодай балаларыма исәнлек-саулык бирсен.  Сиңа да, юлда йөргәндә, пәрештәләр юлдаш булсын”, – дип тели-тели сабуллашты шул бик аз гына вакыт эчендә дә туганымдай җакынга әйләнгән Анный түти...

Фирая МОРАТОВА.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: