Туганайлар

Кибәч авылына Мәдәният институтыннан кунаклар килгән

18 май көнне Питрәч районы Кибәч мәдәният үзәгендә Кибәч һәм Кәвәл авылы фольклор ансамбльләре Казан шәһәренең Мәдәният институтыннан килгән Алсу Еникеева җитәкчелегендәге студентлар төркеме белән очрашу үткәрделәр

Студентлар инде берничә ел шулай авылларыбызга килеп керәшен халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын өйрәнү өстендә эшлиләр. Быел репертуарларына үткән ел өйрәнеп киткән җырлы-биюләрне керткәннәр. Тагын бер яңалыклары бар: алар үзләренең ансамбльләренә чит илләрдән килеп укучы студенткаларны да алганнар, кызлар үз телләрендә бик матур җырлыйлар. "Безне - керәшен халкын бөтен дөньяга танытулары, матур җыр-биюләре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм иҗатларында зур уңышлар телибез! Тагын да кунакка көтеп калабыз!" - дип язалар Кәвәл мәдәният йортының "ВКонтакте" төркемендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: