Туганайлар

Хәтерле халык булып яшик

Тагын бер елыбыз азагына якынлаша. Минем сабыйлык чорым авыр сугыш елларына туры килде, шуңа да минем өчен бу ел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы буларак әһәмиятле

Күптәннән, әле Ялта шәһәрендә яшәүче туганым Николай исән чакта, аның белән Севастопольгә бардык. Масатыбыз – Бөек Ватан сугышында Севастополь оборонасының соңгы көненә кадәр дошманга каршы сугышкан генерал-майор Петр Новиков урамын эзләп табу иде. Янәшәдәге Балаклавада бу керәшен героеның урамын да, һәйкәлен дә  таптык, фотога да төштек...

Петр Новиков үзе 1907 елның 18 декабрендә Чистай районының Югары Кондрата авылында туган. 16 яшеннән Кызыл Армиягә язылган. Казан пехота мәктәбендә укыган. Шуннан соң төрле укчы подразделениеләрдә командир булып хезмәт иткән. Испаниядәге сугышта республика армиясенең батальон командиры булган, шунда ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Фин сугышында укчы полкка җитәкчелек иткән. 1941 елгы сугыш башланганда полковник  Петр Новиков Украинада була. Аның 241нче укчы полкы  дошманга каршы батырларча сугыша. 1941 елның 8 ноябреннән ул Севастополь оборонасының Балаклава юнәлешендәге уң фланг секторына җитәкчелек итә. Аз сүзле, корычтай нык һәм ышанычлы керәшен егете, генерал Новиков сугышчыларны конратакаларга да үзе алып бара, ике мәртәбә яралана... 1942 елның 30 июнендә109нчы укчы дивизиягә командалык итү Новиковка тапшырыла. Аңа, корабльләр килгәнче, причаллары белән бергә плацдармны ике тәүлек дәвамында кулда тоту, шуннан соң үз штабы белән эвакуацияләнү бурычы йөкләнә...

Генерал Новиков утырган катерны дошман утка тота, ул бата башлый. Шулай итеп, немецларга әсирлеккә төшәләр. Петр Новиковны  Севастопольгә,  немец фельдмаршалы фон Манштайн янына алып баралар. 11нче армия командующие  аңа Вермахтта хезмәт итәргә тәкъдим итә. Әмма совет генералы: “Мин – солдат. Антыма һәм Ватаныма ахыргача тугры булып калам”, – ди.  Аны Германиягә озаталар. Хаммельбургта әсир офицерлар өчен лагерьда тотыла, үзе шикелле үк совет генералы, керәшен Дмитрий Карбышев белән бергә, каршылык хәрәкәтен оештыра. Әмма гестапо аны 1943 елның язында фашистларның иң яшертен концлагеры булган Флоссенбурга күчертә. Андагы каты режим, кыйналулар да аның рухын сындыра алмый. 1944 елның январь азаклары,  февраль башларында, лагерьдагы яшерен коммунистлар оешмасы ачыкланганнан соң, Севастополь оборонасының соңгы командующие Петр Новиковны, анда катнашканы һәм иптәшләрен сатмаганы өчен, лагерь сакчылары кыйнап, атып үтерәләр... 

Генерал-майор Петр Григорьевич Новиков турында хәзерге яшьләр дә белергә, бу керәшен улы белән горурланырга тиешләр, дип саныйм. Гомумән, узганнарын белмәгән, тарихын өйрәнмәгән халыкның киләчәге юк. Ә мин үз керәшенемнең киләчәктә дә хәтерле халык булып яшәвен телим.

Мин үзем дә инде 82 яшемне тутырдым. 14 яшемнән колхозда эшли башладым. Җиденче класста укыганда ук, үгез җигелгән арбага төяп, басудан көлтә, салам ташыдым. Әнигә кырда урак белән арыш урырга да булыштым. Ун класс тәмамлагач, колхоз идарәсе өчен утын ташыдым. Берсендә шулай, сигез ат белән ерактагы урманнан утын төяп кайтышлый адаштык. Андый чакта ат дилбегәсен тарткаларга ярамаганын белә идем, шуңа атның үз иркенә куйдым. Җигеп йөри тоган атым карт иде, кушаматы – Юргай биясе. Ул авылга юлны тапты. Бик нык туңган идем, утынны бушатмыйча, туп-туры өйгә кайттым. Утынны үзебезгә бушаттык. Иртүк бригадир Пошый Җәкүе:  “Биктер кайттымы”, – дип килеп сорады. Әни: “Кайтты кайтуын, утынын кырда бушатып калдырган”, – диде. Калганнар кыр уртасында, эскерт астында төн чыкканнар, кайберсенең аяклары да өшегән...

Бездән олыларга сугыш кырында, ут эчендә йөрергә, көн дә үлем белән очрашырга, әсирлек газапларын татырга туры килгән. Безнең буын да сугыш чорындагы һәм аннан соңгы еллардагы авырлыкларны, әниләр белән бергә, үз җилкәсендә күтәрде. Нәрсә генә күрсәк дә, түздек, бирешмәдек.

Бу елны  да бик авыр, бик катлаулы ел дип озатабыз. Нык булыйк, бер тату гаиләдәй бердәм булыйк, керәшеннәр. Бердәм булсак, авырлыкларны җиңелрәк кичерербез. Илебез тарихын, ул тарихта керәшеннәрнең тоткан урынын, генерал-майор Новиков  кебек асыл керәшен егетләрен дә белеп, горурланып яшик.

Виктор ЛУКИН.

Яр Чаллы шәһәре.  

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: