Туганайлар

Әхмәт авылы халкы: Безнең яшисебез килә

Май башында Зәй районының Әхмәт авылыннан 500 метр чамасы ераклыкта эретмә корылмасы төзү эшләре башланган. Авыл халкы, монда авыл хуҗалыгы тармагында кулланыла торган агулы матдәләр сакланачак дип, каршы чыга. Җитәкчеләрнең исә – үз хакыйкате. Ике якның да фикерен тыңлап, вазгыятьне ачыклап кайту өчен юлга кузгалдык

«Әйтү дә, аңлату да булмады»

Әхмәт авылында 150 хуҗалык исәпләнә. Барлыгы 200дән артык кеше яши. Яшь гаиләләр, балалар да күп. Халкы бердәм. Авылга журналистлар килгәнен белү белән, дәррәү кубып, җыелышып килеп тә җиттеләр. Сөйләшүебез башта 160 елга якын тарихы булган мәчет ишегалдында булды. Авыл хәзрәте Раиф Шәймәрданов сөйләвенчә, халыкның тынычсызлыгы апрель ахырында башланган.

– Казу эшләре башлангач, кызыксынып, әлеге урынга бардым. Эшчеләрдән нәрсә булачагын сорадым. Алар эретмә узелы булачак, диделәр. Димәк, ашламалар белән эш итәләр икән, дип уйладым. Бу хәлне фото, видеоларга төшереп хәбәр иткәч, халык дәррәү купты. Җыелышлар җыйдык. Митингка да чыгасы идек, тик аңа рөхсәт бирмәделәр. Тракторлар казу эшләре алып бара башлагач, район башлыгы Рәзиф Кәримов белеп алып, болар янына килгән. Бернинди дә рөхсәт документлары булмагач, эш тукталып торды. Менә хәзер эшчеләр кабат күренә башлады, сак хезмәте дә куйганнар. Каршы төшмәгән булсак, корылманы 15 майда тапшырасы булганнар. Менә хәзер 30 майга төгәлләргә тиешләр, ди.

Халыкның җитәкчеләрнең берни аңлатмауларына, сөйләмәүләренә дә хәтере калган.

– Безгә баштан ук бернинди дә аңлату эшләре алып барылмады, сөйләмәделәр. Ниндидер кешеләр чакырып алып сөйләшмәкчеләр иде дә, холдингтан хуҗалар булмагач, тыңлап тормадым. Район җитәкчелеге, мичкәләрдә су гына булачак, бернинди дә куркыныч юк, ди. Тик мин аларга ышанып бетмим. Цистерналары да иске аларның, – ди Раиф Шәймәрданов.

Халык канәгать түгел, әлбәттә. Күрше авыл халкы да әхмәтлеләргә теләктәшлек күрсәткән. Рөстәм Хамматов әлеге корылмага иң якын булган Яшьләр урамында яши.

– Өч кенә хуҗалыклы яңа урам әле ул. Биш хуҗалык булса, газ, юл була дигәннәр иде. Хәзер бу хәлләрдән соң кем генә килеп йорт җиткезер икән инде анда? Минем хатыным шушы авылдан. Авылның саф һавасына кызыгып шәһәрдән махсус кайтып, йорт салган идек. Беркемгә берни аңлатмыйча ике авыл уртасына ниндидер корылма китереп салдылар. Генпланнары да юк бит аларның, – диде ул.

Ирле-хатынлы Әлфия һәм Ринат Сәетовлар фикеренчә, аны ясарга уйлаганда, табигать факторы бөтенләй дә искә алынмый.

– Авылыбыз түбәндә урнашкач, «җил оясында» яшибез. Ул гел шул яктан исә. Түбән Кама ягыннан искән җил, яңгырлар да яшелчәләрне көйдереп алып, корытып бетерәләр иде. Моннан соң бакчада үскән җиләк-җимешне дә ашарлык булмас, ахрысы. Тау өстендә бик күп җиләк үсә безнең. Аны да авызга алырлык булмас микән инде? Табигый продукт ашыйбыз дип кайткан идек, хәзер шунда агуланып ятыйкмы? – ди алар.

Әлеге җирләр «Агросила» холдингының «Зәй» агрофирмасына карый. Корылманы да алар урнаштыра. Халык сөйләве буенча, монда мегаферма булган. Ике ел элек аны, кошлар аэропортка комачаулый дип, япканнар.

– Данлыклы, алдынгы урыннарда бара торган ферма иде ул. Минтимер Шәймиев гел шушында килә, районның бөтен семинарлары шушында үтә торган иде. Мин үзем анда  механизатор, оператор булып эшләдем. Рәхәт иде. Хәзер халык башка авылларга йөри. Тик үз авылыңда эшләүгә җитми инде, – ди Рөстәм Хамматов та.

Сүзгә авылның өлкән кешесе Фәхретдин Шәмсетдинов та кушылды.

– Башта 70ләп кеше эшләгән ферманы бетерделәр. Халыкның кайсы – күрше авылларга, кайсы шәһәргә эшкә китте. Хәзер менә шушы хәл килеп чыкты. Авылны бетерүдер инде бу. Кызганыч, бездән генә тормый. Кулыбыздан килсә, бүген үк туктатыр идек югыйсә, – дип моңайды ул.

Соңыннан берничә кеше белән эретмә узелы ясала торган урынга бардык. Чыннан да, корылма авылдан ерак түгел генә урнашкан. Алты зур мичкә китереп куйганнар. Шул тирәдә эшләүче өч кеше дә күзгә чалынды.

– Мин моңа бик каршы, чөнки аның бөтен зыяны безгә генә булачак. Авылның башка ягында, яки урман эчендә булса да, алай ук куркыныч булмас иде. Бу бетеп бара торган авыл түгел. Яшьләр күп, пенсиягә чыккач, берничә гаилә шәһәрдән бөтенләйгә күченеп кайтты. Безнең әле балалар үстерәсебез, әби буласыбыз бар. Үзебезнең дә, балаларыбызның да сәламәт булуларын телибез. Безнең яшисебез килә әле. Авыл халкы белән юристка акча җыешабыз. Бәлки безгә ярдәм итәргә теләүче юрист булыр? – дигән үтенечен дә белдерде Флүзә Батаева.

Аңа якын гына урнашкан ферманы да күрдек. Биек койма белән уратып алынган булса да, ферманың төзек, зур икәнлеген чамаларга була иде.

– Әйе, чыннан да, хуҗалык бик көчле иде, – дип, халыкның фикерен куәтләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. – Тик юлына күгәрчен очрап, кукуруз басуына самолет төшкәннән соң, ферма аэропортка якын булганлыктан, 2019 елның көзендә прокуратура яптырды аны.

«Халыкны агулыйсы килми»

Әхмәт авылында яшәүчеләр, мичкәләрдә химикатлар, гербицидлар саклана, дип борчылганда, Фәргать Камалиев, монда халыкка зыянлы берни дә юк, дип белдерде.

– Әхмәт авылындагы 50шәр тонналы мичкәләргә су тутырыла. Ул кояшта җылынып, 18–20 градуска кадәр җитә торган була. Су йомшартыла, әчелеге бетерелә, – дип аңлатты җитәкче. – Мәсәлән, 1 куб метрлы савытта гербицид алып киләләр дә, зур мичкәле машиналар, бензин заправкасындагы кебек, эретмәне агызып кына алачаклар. Шуннан соң машина аны сиптереп бетерәчәк. Монда бөтен әйбер автоматлаштырылган, аның үзенең дозаторы, клапаннары бар. Ул мичкәләрдә гербицид, ашламалар сакланмый. Район администрациясе вәкиле, Роспотребнадзор бүлекчәсе белгечләре, үзем халык белән очрашкач, аңлатмакчы, боларны сөйләп бирмәкче идем. Ләкин алар безне аңламадылар, ишетергә теләмәделәр. Үзләренең башларына бер фикерне керткәннәр дә шуны кабатлап тик торалар. Авылда биш-алты кеше белән җыелышып сөйләштек без. Алар: «Безгә аңлатучы юк», – диләр.

Хәзерге вакытта авыл халкы прокуратурага хат юллаган. Әгәр ул агрофирманың гамәлләрендә закон бозу очракларын ачыкласа, эш туктатылачак. Ләкин Фәргать Камалиев: «Монда бернинди дә закон бозу юк», – дип ышандыра.

– Санитар-эпидемиологик таләпләр буенча, корылма сулыктан, авылдан, су манарасыннан 300 метр ераклыкта булырга тиеш. Ә ул авылдан – 535, су манарасыннан – 400, елгадан 700 метр читтә урнашкан. Монда бернинди дә хилафлыклар юк. Заманча корылма бит ул, – диде ул.

Халыкның, корылманы башка урынга алыштырырга кирәк иде, дигән фикеренә каршы җитәкче үз дәлилен китерде.

– Беренчедән, Ул «Зәй» агрофирмасы җирләренең үзәгенә урнашкан. Эретмәне моннан берничә авыл кырына илтү җае бар. Икенчедән, фермадан калган инфраструктура, үзенең су манарасы бар. Нәтиҗәлелек ягыннан да, икътисади яктан да бу уңышлы урын. Өченчедән, бу корылма елына 2–2,5 ай гына (майдан алып июльгә кадәр) эшләячәк. Исе дә чыгар дип уйламыйм. Һавада таралып бетәчәк ул. «Агросила» холдингының төп хатасы халык белән аңлату эшләре алып бармау булды. Берничә актив кешене җыеп, барысын да аңлатсалар, мондый гауга күтәрелмәгән дә булыр иде. Ләкин икенче яктан, су манарасы да, җирләр дә – аларныкы. Мин үзем дә бу турыда соңыннан гына, авыл советы рәисеннән генә белдем, – диде Фәргать Камалиев.

Җитәкче әйтүенчә, мондый корылманың кечерәге Зәй шәһәрендә бар инде. Районда иң зурысы әлегә менә шушы. Киләсе елларда тагын берничәне кулланылышка тапшырырга планлаштыралар.

Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин белән дә аралаштык. Ул да, бу каршылыкның нигезендә аңлашылмаучылык ята, дигән фикердә тора:

– «Агросила» холдингы вәкилләре эш башлаганчы, халыкка аңлаткан булсалар, мондый хәл килеп чыкмас иде. Кешеләр үзләре дә шулай ди. Мин дә, бу мичкәләрдә нәрсә буласын белгәнче, аяк терәп каршы тордым. Оешма вәкилләре аңлатуы буенча, әлеге корылмалар ябык булачак һәм аларда су сакланачак. Ләкин минем үземдә дә, ис килү-килмәүгә бәйле тулы ышаныч юк. Алга таба күрербез инде. Барысы да яхшы булыр, дип бик нык өметләнәм. Минем, белә торып, авыл халкын агулыйсым килми.

Республика өчен яңалык түгел

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безгә тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, республикада шундый 132 эретмә узелы төзелеп, кулланылышка тапшырылган. Май ахырына кадәр тагын 29ны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

– Әлеге узеллар авыл хуҗалыгы культураларын туфрактан тукландыру һәм кырларда корткычлардан яклау чаралары күрер өчен билгеләнгән. Бер типтагы узеллар эретмәләр әзерләү өчен кулланыла торган суны йомшартырга, әчелеген киметергә һәм җылытырга мөмкинлек бирә. Моны инде беркемгә расларга да кирәкми. Ул кулланыла торган пестицидларның һәм ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Бу бик мөһим, чөнки үсемлекләрне яклар өчен кулланыла торган химик чараларны сатып алуга гына да 3,5 млрд сум акча тотыла, – диде министр урынбасары Илдус Габдрахманов.

Мондый узеллар республиканың берничә районында эшли инде. Мәсәлән, ел башыннан әлеге юнәлештә Теләче районы хуҗалыклары актив эшли башлаган. Районда кыр эшләре сезоны башланыр алдыннан 5 эретмә узелы куллануга тапшырылган, «Татагролизинг» җәмгыяте хуҗалыклары 4 шундый инженерлык комплексы төзегәннәр. Шундый ук узеллар Сарман, Саба, Әтнә, Кукмара районнарында да бар. «ВТ» хәбәрчесе Сарман һәм Саба районнарындагы эретмә узеллары булган авылларга шалтыратып,  халыкның фикерен белеште. Тик алар ни турыда сүз баруын да бик аңлап бетермәделәр төсле. Ягъни, бу мәсьәлә аларны гомумән борчымый булып чыкты.

Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы чәчүлек мәйданы 500 гектардан артык булган һәр хуҗалыкта шундый эретмә узеллары төзү бурычы куйды. Димәк, тагын шундый 400дән артык объект төзергә кирәк. 2019 елда Татарстанда йөздән артык проект гамәлгә ашырылган.

«Агросила» холдингының матбугат үзәгеннән кызыксындырган сорауларыбызга җавап ала алмадык. Оешма вәкиле Рөстәм Шакиров белән элемтәгә керсәк тә, холдинг рөхсәтеннән башка сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Ул бары тик участокның норматив таләпләргә туры килүен генә әйтте.

 Белгеч фикере

Вадим Хоменко, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, профессор:

– Монда сүз ашлама, агу, химикатларны үсемлекләргә сибәр өчен алдан әзерләү турында бара. Эретмә узелларында әзер эремә (раствор) барлыкка килә. Аннан соң аны трактор зур мичкәдән бушатып ала да, кырларга сиптерә. Минераль ашламалар әзерләүнең үз тәртибе бар. Бу очракта кыр эшчеләренә әзер эремәне алып китеп, сибәсе генә кала. Кыскасы, артык вакыт та сарыф ителми, эремә сыйфатлырак та була.

Куркынычсызлыкка килгәндә, бу мәсьәләдә СанПиН кагыйдәләре бар. Мондый корылмалар торак пунктлардан һәм сулыклардан 300 метр ераклыкта булырга тиеш. Әлеге ябык мичкәләр махсус материалдан эшләнә. Аларга һава кермәскә тиеш. Мондый мичкәләрне махсус оешмалар ясый. Дөрес, тулысынча куркынычсыз булган техника юк. Җир йөзендә һәр нәрсә ватылырга мөмкин. Мондый очракта әлеге урында махсус комиссия эшләргә тиеш булачак. Шулай да мин халыкка алдан борчылмаска киңәш итәм. Фермаларда тирес, сыек калдыклар җыелып ята. Нинди генә ис чыкмый бит алардан. Халыкны беренче чиратта менә шул борчырга тиеш.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: