Туганайлар

Кешелекле булу өчен туганбыз бит кеше булып

Киров өлкәсенең Малмыж районы Яңа Смәил авылы урта мәктәбенә кергән һәркем иң әүвәл биредәге мемориаль­истәлек тактасына игътибар итми калмыйдыр. Ә аннан бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган олы йөрәкле, кече күңелле педагог Александр Филиппов карап тора

Туган төбәге Носла авылының кадерле улы, торган җиренең абруйлы кешесе булган Александр Степановичның арабыздан киткәненә дә дистә-дистә еллар инде. Әмма аның кешелеклелек аша таләпчәнлек бөркелгән карашының яктылыгы үзен якыннан белүчеләр күңелендә бүген дә һич кенә дә тоныкланмаган. Чын шәхес булган укытучының хезмәт юлын дәвам итүчеләр остазларының бәяләп бетергесез киңәшләренә һаман да тугры калалар. Ә Филипповлар – тулы бер укытучылар династиясе. Александр Степановичның тууына 90 ел тулу уңаеннан әлеге истәлек тактасын ачкан 2015 елда ук Филипповлар нәселенең гомумпедагоглык стажы 172 елга тула дип исәпләгәннәр иде. Бүгенге көнгә исә, бу укытучылык хезмәт юлы инде 190 елга якынлаша.

– Безнең нәсел укытучылар династиясе пападан гына да башланмый әле ул. 1901 елгы әбиебез - папаның әнисе - Акулина Чумарова туган авылы Нослада беренче укытучы булган, - дип ачыклык кертә үзе дә 40 ел балалар укыткан Валерий Филиппов. – Ә бабаебыз, 1898 елгы Филипп Иосифович, беренче колхоз председателе була. Ә папалар бик ишле семья була. Унике бала, алтысы бик иртә дөнья куя. Папаның әтисе-әнисе бар авыр эштә башлап йөриләр. Авылда аларның тырышлыкларын, ярдәмчел булуларын үрнәк итеп куялар.

Менә шушы беренчеләрдән булган әти-әнисе үрнәгендә чын кешелеклелек тәрбиясе алган, үзе кечкенәдән үтә чая һәм тәвәккәл булган Александр 10нчы класстан үзе теләп фронтка китә. 17 яшендә ул инде взвод командиры була. Авыр яралана да. Сугышчан батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң иң әүвәл бар мөмкинлеген иң изге теләген тормышка ашыруга - укытучылыкка укуга багышлый. Казанда башта махсус урта, аннан математика укытучысына югары педагогик белем ала. 1949 елда яшь белгеч Малмыжның татар мәктәбендә математика укыта башлый. Ә инде 1954 елда аңа Яңа Смәил мәктәбен җитәкләүне ышанып тапшыралар. Александр Степанович, районда беренчеләрдән булып, биредә заманча типовой мәктәп салдыруга да ирешә. 24 ел дәвамында көчле рухлы, аталарча кайгыртучан, тирән белемле шәхес җитәкләгән мәктәп бар яктан үрнәк була. Уку һәм укыту өчен шартлар авыл гына түгел, район үзәге мәктәпләре дә кызыгырлык, педагог-кадрлар тупланган, укучыларның белем нәтиҗәләре югары. Менә шушындый җитеш вакытта тирән педагогик белеме, балалар тәрбияләүдә сизгер йөрәге белән танылу өстенә үзен гаять көчле оештыру сәләтенә ия булуы белән дә таныткан җитәкчене район үзәгеннән шактый еракта урнашкан Аджим авылы мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Александр Степанович биредә дә заманча типовой мәктәп салдыруга ирешә. Уңай шартларда уку-укытуның сыйфаты да яхшыра.

- Миңа әле укытучы булып эшли башлаган гына чагымда да Яңа Смәил мәктәбендә Александр Степанович кул астында эшләү бәхете тиде. Әтиләрчә кайгыртып эшкә өйрәтте ул. Без, яшьләрне, яклады да, саклады да. Аннан Аджимда тагын бергә озак кына эшләргә туры килде. Мин һәрвакыт аның кешелеклелегенә соклана идем. Ул гомергә күңелемнең иң түренә чын кеше булып кереп калды, - дип, остазын бик сагынып искә ала үзе дә педагог-ветеран Эдуард абый Исламов. – Тагын шуны да билгеләп үтәсем килә: Александр Степанович авылның җәмәгать тормышында да әйдәп баручы булды. Авыл советы депутаты булып та, халык тормышын яхшырту өчен тырышып эшләде, - ди ул.

Буыннан буынга кешене кеше иткән бар яхшы сыйфатлар, кешелеклелек күчеп килә Филипповлар нәселендә.

Әлеге материалны тулысы белән "Туганайлар" газетасының №2 (390) саныннан укый аласыз.

Руфия ӘДҺӘМОВА,

Малмыж

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: