Туганайлар

"Керәшеннәр" җыелма командасы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының чирекфиналына үтте

Кичә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының 1/8 финал өлеше узды

Команда составында Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор башкаручы Лия Әхәтова катнаша.
Команда уңышлы чыгыш ясап “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының чирекфиналына үтте. Татар эстрадасының танылган юмор остасы, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров  "Керәшеннәр" җыелма командасының чыгышын югары бәяләде.


"Команданың чыгышы бик ошады. Бик булган егетләр һәм кызлар. Шул үткенлегезне саклагыз, 1 урынга омтылыш бар",- дип билгеләп үтте юморист.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: