Туганайлар

Керәшеннәр шигъриятле халык

21 март – Бөтендөнья поэзия көне. Шушы уңайдан, халкыбызның иң олпат шагыйре Григорий Родионов (Гөргөри) белән керәшен поэзиясе турында әңгәмә кордык

Поэзия - кешелекнең иң гениаль казанышыдыр, мөгаен. Үзең белән генә ялгыз калып, шул ук вакытта миллионнарга мөрәҗәгать итеп, шигъри формада хисләреңне аңлату, рифмаларга салып, дөньяны тоюың, үткәнеңне искә алып, киләчәк турында хыяллану - моңа бары тик кеше тудырган югары сәнгать - поэзия генә сәләтле.

- Григорий Васильевич, Сезнеңчә, керәшен поэзиясе бармы? Ул бүгенге көндә нинди югарылыкта тора?

- Керәшен поэзиясенең барлыгын рәсми материаллар раслый. Безнең татар поэзиясендәге төрки теллелекне алып баручы иң алдынгы шагыйрьләребез - керәшеннәр. Керәшеннәр иң борынгы төрки-татар халык иҗатындагы поэзияне турыдан-туры дәвам итүчеләр. Иң беренче очракта, тел ягыннан. Керәшен шагыйрьләренең теле, бүгенге мөселман татар шагыйрьләренекеннән шактый аерылып тора. Керәшен поэзиясе теленең борынгылыгы (төркилеге), үзенең гаять гадилеге - бик тә халыкчанлыгы белән алдыра. Кызганыч ки, башка күп татар шагыйрьләре дә, Европага иярәбез дип, матур телебезне бозалар.

Керәшен поэзиясенең үзенчәлеклеге аерым шагыйрьләребездә - Ямаш Игәнәйдә, Луиза Янсуарда да күренә. Үземдә дә бар ул нәрсә. Кайбер күренекле татар шагыйрьләре керәшен поэзиясе традицияләрен дәвам итәләр. Бигрәк тә, Клара Булатова иҗаты.

Бу - керәшен поэзиясенең гомумпоэзиядә лаеклы үз урыны бар икәнен раслый.

- Быел Яков Емельяновның 170 еллык юбилее. Сезнеңчә, Җырчы Җәкәүнең керәшен поэзиясенә керткән өлеше нинди?

- Җәкәү дәдәй керәшен поэзиясен башлап җибәрүче дип әйтү бик дөрес булмас, минемчә. Аңа кадәр дә керәшеннәрнең фольклоры, җыр текстлары поэзияләре булган бит. Әмма Җырчы Җәкәү керәшеннең язма поэзиясенә нигез салучы. Ул үзенең шигырьләрен халыкка телдән генә әйтеп җиткермәгән, ә кулына каләм алып, керәшеннәргә генә хас телдә, аларның ул вакытта булган шрифтлары, каллиграфияләре белән язып, фикерләрен аңлаткан. Җырчы Җәкәү - керәшен язма һәм профессиональ поэзиясенең "атасы" дип аталырга хаклы. Җәкәү дәдәй поэзиясендәге тел үзенчәлекләре, поэтик алымнары нык керәшенчә һәм алар бары тик керәшеннәргә генә хас.

Яков Емельяновның иҗаты татар әдәбияты тарихында күренекле урын алып тора. Аның иҗаты хакында татар әдәбияты галимнәре тарафыннан күп кенә мәкаләләр нәшер ителде, әсәрләре "Татар поэзиясе антологиясе"ндә лаеклы урын алды.

Бүгенге татар шагыйрьләре Җырчы Җәкәүне зурлап искә алалар. Татарстанның халык шагыйре, күренекле язучы Равил Фәйзуллинның аңа багышлаган шигыре Татарстанның төрле матбугат битләрендә басылып чыкты.

Яков Емельяновның юбилее Татарстан мәдәнияты һәм әдәбияты өчен зур дата дип саныйм. Республикабызда аны лаеклы рәвештә, күренекле итеп үткәрергә иде. Яков Емельяновка багышланган кичәләрме, аның әсәрләрен туплаган китап чыгарумы, иҗатын радио, телевидениедән артистлар башкаруында тапшырулар дисеңме - бер сүз белән, киң күләмдә үткәрелергә тиеш.

- Татарстан Язучылар берлегендә керәшен шагыйрьләре нинди урында тора?

- Татарстанда, революциядән соңгы чорда, бигрәк тә 20-30нчы еллар башында керәшен шагыйрьләре бик актив булган. Кызганычка каршы, 40-50нче елларда аларны матбугатка кертми башлаганнар. Моның сәбәбләрен галимнәрнең ныклап тикшергәне юк. Керәшен шагыйрьләренең шул елларда язылган һәм матбугатта басылган әсәрләре, китаплары бүгенге көндә безгә караңгы. Кызганыч бу. Керәшеннәрнең үзләре шушы әсәрләрне барлап, күтәреп чыгып, яңадан бастырырга мөмкинлекләре бар. Әмма без аны эшләмибез. Бу мәсьәләдә үзебездә дә гаеп зур дип саныйм.

60нчы еллардан соң, керәшен шагыйрьләренең исемнәре керәшен буларак матбугатта күренә башлады. Мин үземне керәшен шагыйре дип саныйм. Ләкин минем заманда керәшен фамилиясе белән әсәрләрне бастырып, зур үрләр яулап булмый иде. Мин, бар җаным-тәнем белән поэзиягә бирелгән кеше буларак, шигърият хакына үземә псевдоним алдым.

Миннән соң килгән керәшен шагыйрьләре исемнәренә үзгәртү кертмичә шигырьләрен бирә башладылар. Аларның беренчесе Егор Уткин.

Мин аңа хәтта бервакыт: "Сине бит керәшеннәр Җәгүр дип йөртәләр, псевдонимыңны Җәгүр Үткен дип алсаң ничек булыр икән", дидем. Ул миңа катгый рәвештә каршы килде. Аннан соң Ямаш Игәнәй үзенең әсәрләрен, китапларын бастырды.

Инде менә хәзер бер төркем керәшен шагыйрьләре поэзиягә килделәр. Болар Луиза Янсуар (Луиза Шарова), Зинаида Захарова, Людмила Аланлы (Людмила Янеева) һәм Ринат Мәннан ( Ринат Архипов).

Язучылар союзында идарә члены, җәмәгать эшләрендә бик күп катнашкан кеше буларак, аларны мөмкин кадәр Язучылар берлегенә членлыкка алырга тырыштым. Башка шагыйрьләр белән каты гына көрәшергә дә туры килде. Бу карендәшләребез бүгенге көндә Берлектә, зур булмаса да, лаеклы урын алып торалар. Аларның әсәрләре тел, фикер, фәлсәфә якларыннан да кайбер татар шагыйрьләреннән аерылып тора. Моны барыбыз да беләбез. Бу - татар поэзиясендә факт буларак яши.

Луиза Янсуарның поэзиясе фәлсәфәсе, тирән эчтәлеклеге, теле, поэтик чараларны куллануы белән дә бөтен шагыйрьләрдән дә аерылып тора. Ул бөтенләй үзенчә уйлап, шәхси поэзиягә юл тоткан кеше. Керәшен шагыйрьләре арасында алдынгы урынны тота, дип саныйм.

Зинаида Захарова керәшен авылының тормышын һәм андагы чын гореф-гадәтләрне күтәреп чыгып, поэзиядә үзенә аерым бер урын тота.

Ринат Архипов күбрәк балалар өчен яза. Шул ук вакытта, шагыйрьләрнең әсәрләренә нигезләнгән әлифбалар төзи. Бу телебезне саклауда һәм поэзиябезне пропагандалауда зур этәргеч.

Людмила Аланлы бик лирик шагыйрә. Җыр текстлары иҗат итеп, музыкасын да яза, үзе башкара да. Ул язган җырларны тыңлаганда керәшеннең борынгы гореф-гадәтләре күңелгә иңә, халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен саклап калуда зур өлеш кертә.

Татар әдәбиятында Язучылар союзында торучы керәшеннәр берәм-берәм булгалады. Ләкин моңа кадәр Берлекнең тулы бер төркеме керәшеннәр булганы юк иде. Язучылар берлегендә биш керәшен кешесе - зур күрсәткеч.

Бүгенге көндә район, республика газета-журнал битләрендә керәшен авылларында тәрбияләнгән яшь язучыларның шигырьләре күп күренә. Әсәрләре дә бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган. Киләчәктә дә Язучылар берлегенә керәшен шагыйрьләре кабул ителер, дип уйлыйм. Аларның берсе инде җитеште дә. Ул Түбән Камада яшәп иҗат итүче Никифор Тукмачев.

Аны Язучылар союзына кертергә документлар әзерләнеп бетеп бара. Мин үзем дә Никифорны тәкъдим итәм. Ул, әлбәттә, бүген үк Язучылар союзы члены булырга лаек, китаплары шуны күрсәтә.

- Керәшен әдәби антологиясен ахырына кадәр булдырып чыга алырбызмы? Бу юнәлештә әле ниләр эшләнелде?

- Мин татар поэзиясе антологиясен төзегән кеше. 930 елдан алып 1990 елларга кадәр (мең елдан артык!) булган татар шагыйрьләренең иң яхшы әсәрләрен тупладым. Моңа 15 ел вакыт кирәк булды. Карендәшем, журналист Александр Филиппов белән керәшен әдәби антологиясе булдыру турында киңәшләштек. Моны бары син генә эшли аласың, дидем. Ни өчен дигәндә, ул шагыйрь дә, журналист та, гыйльми яктан бик мәгълүматлы кеше дә.

Ләкин бу китапны туплау, бастыру бик катлаулы булачак. Совет чорларындагы керәшен шагыйрьләренең биографияләре дә, әсәрләре дә, тормыш-көнкүрешләре дә, фотолары да - берсе дә юк. Аларның бөтенесен дә оныттырып бетерделәр. Хәтта, архивка да бирелмәгән алар. Саша бик тырышты. Авылдан-авылга йөреп, шагыйрьләр белән сөйләшеп, архивлардан шактый гына мәгълүмат җыя алды. Ләкин барысын да туплап бетерә алмыйча, бакыйлыкка китеп барды. Антологиянең 80 проценты бар, калганын үзебезгә эшләргә кала. Шуны әйтәсем килә, бүгенге көндә матбугаттагы да, әдәбияттагы да яшь керәшен язучылары мондый тарихи хезмәт белән кызыксынмыйлар. Бик кызганыч. Бу хезмәтне ышанып тапшырырлык кеше бүген бармы-юкмы икәнен яхшылап уйларга кирәк. Антологияне ахырына кадәр алып чыгарга миңа куштылар. Үзем дә шулай дип уйладым, аның Саша эшләгән өлеше минем кулымда. Әмма мин дә хәзер 77 яшьтә, авырып та торам. Әлеге зур хезмәтне мин үз өстемә ала алмыйм. Бу мәсьләне керәшен язучылары, журналистлары, җәмәгатьчелеге үз кулларына ала алсалар, бик яхшы булыр иде, дигән фикерем бар.

Антологияне чыгарып була. Керәшеннәр шигъриятле халык бит. Ләкин ул кайчан чыгар, монысы зур сорау, чөнки аны эшләп бетерүчеләр табылырмы, юкмы. Аны төзеп, матбугатка бирү өчен шактый гына финанс чыгымнары да кирәк бит. Бу эш дәүләт күләмендә эшләнелмәсә, безгә бик авыр булачак.

Сөйләште: Юлия ГУБИНА

 

Шигырь язасы килә!

​Гөргөри

Күрәм: бүген җәмгыятьтә,

Югары хакимияттә,

Гаиләдә һәм мәктәптә

Шигърият инде үлә.

Тик һаман да үҗәтләнеп,

Ялгызым гына дәртләнеп,

Ялгызым гына гарьләнеп,

Шигырь язасы килә.

 

Беләм: шигырь кирәк түгел

Дәүләт даирәсенә -

Президентка, Премьерга,

Корылтай рәисенә,

Депутатка, министрга,

Байга һәм хәерчегә...

Тик нишлим соң, чыдап булмый,

Шигырь язасы килә.

 

Мин бит бу илнең бер корты,

Бер тере җаны, улы,

Бәлки, рухи хәятының

Сул кулы йә уң кулы.

Шуны тоеп, минем күңел

Шатлана, елый, көлә...

Мин илгә кирәк адәмдер -

Шигырь язасы килә.

 

Шигырь язасы килә!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: