Туганайлар

Керәшеннәр Равил Шәрәфиев исемендәге фестивальдә катнаша - фото

Балык Бистәсе районында Камал театры актёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев исемендәге театр фестивале уза. Бүгенге көндә районның үзешчән театрлары сайлап алу турларында катнаша

15 ноябрь көнне район мәдәният йортында комиссия тарафыннан сайланып алынган 4 спектакль арасында фестивальнең җиңүчеләре билгеләнәчәк. Жюри членнары арасында Равил Шәрәфиев үзе дә булачак, дип хәбәр итә фестивальнең оештыручылары.

9 ноябрь көнне әлеге фестиваль кысаларында Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йортында Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми" моңсу комедиясы куелган. Спектакльдә рольләрне Сергей һәм Лидия Новиковлар, Зоя Ремеева, Нина Никифорова, Валентина Ефимова һәм Аркадий Степанов башкарганнар. 

0+

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: