Туганайлар

"Керәшен темасы"на да битараф булмаган танылган журналист Наил Алан вафат

“Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була.

Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат. Мәгълүматны “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов раслады. “Наил Аланның үлеме - татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, - ди Рим Гыйлфанов.

Үлемен хезмәттәшләре йөрәк авыруыннан булса кирәк, дип фаразлыйлар. Рим Гыйлфанов Наил Аланның сәламәтлегенә зарланганы булуын әйтә. Әмма журналист, курыкмыйча, Африкага чыгып киткән. Бу – аның Африкага өченче сәяхәте булган.

Наил Алан үзен туган авылына алып кайтып җирләүне васыять иткән булган.

  • Наил Алан Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1980 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тэмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәгән.

 

Наил Алан “керәшен темасы” буенча да эчтәлекле һәм күләмле язмалар эшләде. Шуларның берсе 2016 елда язылган керәшеннәрнең “чиркәү көе” турындагы материалын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

"Керәшен теленең көе бар"

Керәшеннәрнең "Чиркәү көйләре" дискының икенчесе дөнья күрде. Чиркәү җырларын Казан консерваториясендә укучы һәм инде укуын бетергән җырчылар башкарган. Өченче дискны да чыгарырга ниятлиләр.

"Чиркәү көйләре"н җырлаучыларның берсе - Казанда туып үскән Илья Казаков. Рус милләтеннән булган Илья Казан дәүләт консерваториясенең дүртенче курсында укый. Казанның 155-нче гимназиясендә укыганда бер ел татар телен дә өйрәнгән. Узып баручы елның январь аенда куелган "Кара пулат" операсында катнаша. Ерак бабаларым арасында керәшеннәр дә булган, дип белдерә ул.

Казаков сүзләренчә, консерватория студентлары Казандагы керәшен чиркәвенең (Тихвин чиркәве) төп терәге. Дини бәйрәмнәр вакытында студентлар чиркәүгә килә. "Күп вакытта 6-8 кеше җыелабыз, кемнең вакыты булса, шулар килергә тырыша. Келәүнең башыннан ахырына кадәр булабыз, дини җырларны да, келәү рәтен дә башкарабыз. Чиркәүдә җырлаган өчен безгә акча да түлиләр. Беркайчан да сораганыбыз юк, атакай үзе бирә", - ди ул.

​Бер ел элек консерваториядәге дус кызы аны чиркәүгә барып келәүдә җырларга чакыра. Бу гамәл аның күңеленә хуш килә. Башта татарча җырлау авыррак кебек тоелган иде, аннан өйрәнеп киттем, синең акцентың бөтенләй юк дип әйтәләр, ди Илья.

Казаков чиркәүгә җырларга гына йөрмәвен, ә чын күңеленнән келәүгә дә бирелүен әйтә.

"Чиркәү көйләре"нең яңа гына дөнья күргән икенче дискына башыннан ахырына кадәр кичке келәү җырлары язылган. Дискны яздыру өчен быел сентябрь ахырында чиркәүгә җыелган булганнар, октябрь ахырына ул басылып та чыга. "Керәшенчә башкару урысчадан теле белән генә аерылып тора. Калганы- көе дә, рухы да рус чиркәүләрендәге кебек. Керәшенчә җырлау шулкадәр җайлы, бу телнең көе бар", - ди Илья.

Ул "Бәрмәнчек" ансамбле башкарган керәшен җырлары белән дә таныш. "Дискта, чиркәүләрдә җырлавыбыз башкарак юнәлештә, чөнки, консерваториядә белем алганга, академик башкаруны үз итәбез", ди ул.

Илья керәшен авылларындагы чиркәүләрдә халык рухы белән сугарылган, фольклорга якынрак булган җырлар башкарылганлыгы турында ишеткән булган. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Геннадий Макаров та, әле дә һәр авыл дини җырларга үз төсмерен өсти, дип белдерә.

"Иман көйләрен һәр авыл үзенчә башкара, ике авыл кешеләре бер-берсенә кушылып җырлый алмый. Авылларда дини җырлар халык көйләренә якынрак итеп башкарыла. Керәшеннәр Рождество, Олы көн, Питрау, Элҗен, Пыкрау, Кышкы Микула һәм башка бәйрәмнәр вакытында да дини җырлар башкара", - ди галим.

Аның сүзләренчә, республикада 100дән артык керәшен авылы булса да, керәшенчә келәүләр нибары сигез чиркәүдә генә алып барыла, һәм бу бик аз. Калганнарында - урысча. Казанда туган телдә барган бердәнбер чиркәү - ул Тихвин чиркәве.

Татарстаннан читтә исә бер генә чиркәүдә керәшенчә келәү уздыралар. Ул да булса Башкортстанның Бакалы районы үзәгендә, мондагы чиркәүдә келәүләр атнага ике тапкыр үтә.

"Чиркәү көйләре" проектының җитәкчесе Ирина Козлова сүзләренчә, бу дисклар керәшен авылларындагы чиркәүләрнең барсында да келәүләр бер рухта үтсен өчен дә чыгарылган.

Казанда туып үскән Ирина 2014 елда Казан консерваториясен тәмамлый, хәзер Казанның 15-нче музыка мәктәбендә укыта. Тихвин чиркәве белән хезмәттәшлектә. Бу дискларны чыгарырга керәшен дини миссиясе җитәкчесе Димитрий Сизов ниятләгән.

Иртәнге келәүгә багышланган беренче диск 2014 елның җәендә дөнья күрә. Анда иртәнге литургия башыннан ахырына кадәр ничек уздырылырга тиеш булса, шулай язылган. Өченче дискны да чыгарырга ниятлиләр. Ул "Олы уразаның Пасхасы" дип аталачак.

"Бу дискларны чиркәүләрдә хезмәттәгеләргә ярдәм дип тә әйтергә була. Авылларда музыкаль белеме булмаганнар да куллана алсын өчен дип чыгардык без аны. Аның көйләре катлаулы түгел, тыңласалар хәтердә кала торган", - ди Козлова.

Ирина сүзләренчә, беренче һәм икенче дискны чыгару кыен булмаган. XIX гасырда Казан укытучылар семинариясе директоры булып эшләгән, урыс православ миссионеры, көнчыгыш телләр белгече Николай Ильминский үз вакытында чиркәү җырларын керәшенчәгә тәрҗемә иткән булган. Көйләр исә 1872-1889 елга кадәр Казан укытучылар семинариясендә белем биргән музыка тарихы галиме, хормейстер Степан Смоленский чыгарган җыентыкта сакланган. Җырчылар чиркәү көйләрен әнә шул басмаларга карап башкарган. Ирина сүзләренчә, Смоленский җыентыгы Тихвин чиркәвендә Павел атакайда гына сакланган. Казанда Лобачевский исемендәге университет китапханәсендә тагын бер китап булган, әмма ул юкка чыккан.

Козлова сүзләренчә, "Олы уразаның Пасхасы"н яздыру элекке дисклар кебек җиңел булмаячак. "Бу дискка керәчәк җырларның ноталары әлегә юк. Аларны Смоленский язмаларыннан нотага салу кирәк. Ул бу көйләрне дә цифрлар белән язган булган", - ди Ирина һәм көйләрне нотага күчерү эшенә үзенең тотыначагын әйтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: