Туганайлар

Кем булды икән ул?

Мамадыш районының Усали авылы Лидия КОНСТАНТИНОВА-ПАСЫЕВА яза

Быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлләр яңартылды. Яу кырында ятып калган ир-егетләргә, утлы фронт юллары аша туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайткан солдатларга бәйле хатирәләр кабат искә төшерелде. Исән фронтовикларга, пандемия шартларындагы мөмкинлекләрдән чыгып, хөрмәт күрсәтелде. Сугыш чоры балаларының – бүгенге көндә инде картлык яшенә җиткән дәдәйләр һәм түтиләрнең яуда хәбәрсез югалган якыннары язмышы  ачыкланмаудан күңелләре тагын өзгәләнде. Түбәндәге вакыйгадагы чал чәчле карт та, бәлки шул хәбәрсез югалганнарның берседер...

Әбиемнең ир туганнары тирә-юньдә данлыклы гармунчылар, гармун ясау осталары булганнар. Алар арасыннан Питер дәдәй күрше Кече Сонда  (хәзерге Мамадыш районы) яшәгән композитор Заһидулла Яруллин белән аралашкан. Ни кызганыч, Питер дәдәй  Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Аның үлем хәбәре генә килгән. Ә энесе Кириллның хәбәрсез югалуы турында да, үлеме турында да бер хәбәр дә булмаган… 

Бу язмада алга таба сүз барачак Марҗый түти белән Алексей дәдәй – яу кырында һәлак булган Питер дәдәйнең балалары.

1980 ел. Җәй. Берсут пристане. Шушы пристаньда яшәүче, шунда балалар укытучы Алексей Петрович белән аның хатыны Нина Ивановна үзләренең туталары – Владимир авылында яшәүче Марҗыйны кунакка алып төшәләр. Ул елларда, пристаньга хәтле төшкәч, каршы ярдагы Чистайга чыгу гадәткә кергән була. Кама елгасы аркылы катерда бик тиз чыгыла бит. Кибетләрдә әйбернең чамалы чагы, ә балаларның өс-башына һәм өйгә  кирәк-яраклар алып кайтырга кирәк. Үзең йөрмәсәң, кем китереп бирсен?!

Болар Чистайга бару өчен катер көтеп торганда, пристаньга бортына “Интурист” дип язылган теплоход килеп туктый. Матур, затлы киенгән кешеләр траптан җиргә төшергә ашыга. Чит телдә сөйләшкән аңлаешсыз авазлар ишетелеп ала. Күрәсең, туристлар бу яклардагы табигать хозурлыгына соклануларын белдерәләр...  

Араларыннан ап-ак чәчле бер абзый аерыла да, катер көтеп торучы Нина Ивановна белән Марҗый түти янына атлый. Алар үзләренә таба килүче чит ил кешесен күреп, ничектер, куркып калалар. Җитмәсә, яннарында басып торучы Алексей Петрович та пристаньда эшләүче ир-атлар янына тартырга китеп өлгергән була. Каршыңа килүче кешедән дә, бала-чага кебек, качып булмый.

– Исәнмесез, кызлар, – дип, боларга теге кеше татарча эндәшә.

– Кайсы як кешеләре буласыз?

– Ерактан без, Владимирдан, – ди Марҗый түти, үзенә сәерсенеп карап то
ручы кешенең күз карашыннан качкан сыман. Аның әллә Владимирдан дип әйтүе, әллә тавышы тәэсир итә – чал чәчле  кеше беразга тынсыз кала, күзеннән очкыннар чәчрәгәндәй була.

– Владимирданмы?  – дип сораучы теге кеше, әллә ничек, каушап киткән кебек тоела. Ул бу хатыннарны тагын да игътибар беләнрәк күзәтә. Ә үзе сорау артыннан сорау яудыра:

– Кем балалары буласыз?

– Владимирдан кемне беләсез соң сез? Бачков Пётр кызы мин, әти сугыштан кайтмады безнең, – ди Марҗый түти.

– Гармунчы Питер... Атаңны да, сине дә беләм, кызым, – ди теге турист Марҗый түтидән күзен ала алмыйча. – Мин күтәреп йөргәндә, менә моның хәтле генә кыз идең әле син.

Аягының тез өстеннән әз генә югарырак җирен күрсәтә абзый.

– Кем соң сез? – дип сорый Нина Ивановна бу сәер кешедән.

– Сез мине белмисез, Ташлыкныкы мин. Көтүче Фәрхетдин малае дисәгез, белерләр.

Ул арада чәчләренә чал кергән ир-атка карап торучы Марҗый түти бу кешедә үз атасының һәм үз туганнарының чалымнарын күргәндәй була. Ул үз атасын бераз гына булса да  хәтерли әле.

– Атаң белән сугышта бергә окоп та казыдык әле без, – дип сүзен дәвам итә абзый.

– Соң, шулай булгач, әйдәгез, өйгә менеп төшәбез! Әни дә монда әле безнең, аны да белә торгансыздыр алай булгач? Болар монда, пристаньда тора, ерак түгел. Бу – энемнең хатыны, безнең килен, – ди Марҗый түти Нина Ивановнага күрсәтеп.

– Юк, вакытым юк шул, моннан кала алмыйм, – ди чал чәчле кеше, теплоходка таба ымлап. – Исән булсам, бер әйләнермен әле мин, Алла боерса!

Теплоход өч гудок биргәнче тора турист, хатыннар яныннан аерылып китәсе килмичә. Ул Владимир авылының берничә кешесе турында сорашырга да өлгерә. Теплоходка аяк басканда кулъяулыгын чыгарып күз яшен сөрткәнен күреп калалар хатыннар. Теге кешенең борылып кул болгаганын болар янына килүче Алексей Петрович та күрә.

– Бер-ике минутка тартмыйча түзеп булмый идемени?! – дип  хатыны белән тутасы  ачулана.

Их, нәрсә буласын, нәрсә күрәсеңне алдан белсәң иде ул! Теплоход артыннан кул болгарга гына өлгерә Алексей Петрович...

“Кем иде ул? Ник безнең йөз чалымнарын күрергә була иде анда? Ник якын кеше кебек тоелды ул безгә?” Әлеге сораулар борчый аларны. Ташлыкта көтүче Фәрхетдин дигән кешенең бөтенләй дә булмавы шик-шөбһәләрне тагын да арттыра төшә.

Кем булды икән ул? Иленә кайтырга курыккан солдатмы? Башка сәбәпләре булганмы? Әллә чыннан да сугыштан кайтмый калган гармунчы Кирилл үземе?

Мондый хәлне экранда күрсәтсәләр, ышанмыйсың, “кино гына” дип карыйсың... Ә бу очрашу – тормышта...

Марҗый түтиләр ак чәчле теге туристның тышкы кыяфәтен тасвирлагач, әби: “Шул инде!” – дип, энесе Кирилл булуына бик нык ышанган иде...

Гомеренең соңгы көненә хәтле, “бер кайтыр әле”  дип, өметләнеп бертуган энесе Кириллны көткән әбием 1993 елда гүр иясе булды.

“Интурист” теплоходында килеп, үз туган туфрагына аяк баскан чал чәчле кеше кем булды икән? Ник үзе турында дөресен сөйләмәде дә, ни өчен сугыш язган ачы язмышын күңеленә яшереп, кабат чит җирләргә китеп барды икән?  

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: