Туганайлар

Келәтлене җәшәтер өчен

Түбән Кама ягындагы Келәтле һәм Ключ Труда керәшеннәренең кайсысыннан гына сорасаң да, үз авылларының ныклы терәге, халыкның ышанычлы таянычы дип, “Медтехника” җитәкчесе Геннадий Мулинны әйтерләр

Пандемиягә карамастан

2020 елның бар дөньяны сагаюлы авыр бер тынлыкта калдырып, кешеләрне дүрт стена арасына бикләгән пандемияле язын хәтерлисездер әле. Зур-зур шәһәр урамнары бушап калды, күпләр дистанцион эшләүгә күчте... Менә шул шартларда, Җиңү бәйрәме булган 9 Майны Келәтле авылы өр-яңа һәйкәл белән каршылады. Моннан 25 ел элек Ключ Труда егете, рәссам Василий Мәхмүтовның үз куллары белән ясалган һәйкәл дә, аны алыштырган бу яңасы да – Геннадий Муллинның һәрьяклы ярдәме белән төзелде. Тулы бер мемориалны хәтерләткән яңа һәйкәлнең күп кенә өлешен ул, махсус рәвештә, Мәскәүдән үк ясатып кайтарткан. Элекке һәйкәлдә Бөек Ватан сугышына алынып яу кырында ятып калган авылдашларыннан 79ының исемнәре язылган булса, бу яңасында инде 130ының исем-фамилиясе уелган. Авыл зираты уртасында урнашкан ул һәйкәлне узган елгы Җиңү бәйрәмендә зур тантаналар ясап, олылап ачу мөмкин булмаган, әлбәттә. Әмма эпидемиологик яктан катлаулы булган 2020 ел язында һәйкәл төзү үзе үк тыныч тормыштагы батырлыкка тиң...

Узган елны Геннадий Муллин җитәкчелегендәге “ЗТСО “Медтехника”  җәмгыяте һәм аның мөһим бер тармагы булган “Гармония” дәвалау-диагностика үзәге хезмәткәрләре, пандемия куркынычы шартларында, шәһәрдәге медицина учреждениеләренә ярдәмгә килгәннәр. “Гармония” үзәге табиблары һәм башка белгечләре COYID-госпиталенең “кызыл зона”сында үз гомерләрен куркыныч астына куеп, авыруларны аякка бастыру өчен тырышалар. Алар халык сәламәтлеген саклау өчен, мөмкин булганның барын да эшлиләр һәм бу әле хәзерге көндә дә дәвам итә...

Унбиш ел элек ачылган “Гармония”нең химия белән бәйле зарарлы производствода эшләүче, начар мохиттә яшәүче түбәнкамалылар арасында дәрәҗәсе зур. Бу дәва үзәгендәге терапевт, кардиолог, ревматолог, аллерголог, гастроэнтеролог кебек табибларның зур тәҗрибәгә ия булганнары өчен генә түгел. “Гармония”дә һәркемне чын кешеләрчә олы хөрмәт белән каршы алалар. Тиешле процедураны үтеп чыккан пациентларына кайнар чәй һәм тәмле конфет белән сыйлану мөмкинлеге дә тудырылган. Әти-әнисенә ияреп килгән балалар өчен аерым уен почмагы бар. Алар да биредә УЗИ, рентгенография, нейросонография үтә алалар. Пандемия шартларында пациентлар бер-берсе белән мөмкин кадәр азрак очрашсын өчен, һәркемнең үзенә билгеләнгән вакытка гына килүенә дә игътибар бирелә. Тиешле инструменты, заманча медицина җайланмалары һәм һәркемгә кешелекле мөнәсәбәт булган бу дәвалау-диагностика үзәгенә узган ел 110 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Түбән Камадагы беренче магнитлы-резонанслы томография  (МРТ) дә шушы үзәктә пәйда була. Әмма диагностик тикшеренү үтәргә теләүчеләр күп булганлыктан, шәһәр сәламәтлек сагындагылар белән берлектә, аны район үзәк дәваханәсе базасында урнаштырып, МРТ үзәге ачарга дигән  карарга киленә. Озакламый шундый ук икенче МРТ үзәге дә ачыла.

Бәләкәй генә кибеттән

 Бүгенге көндә чикләнгән җаваплылыктагы “Кама аръягы “Медтехника”сәүдә-сервис берләшмәсе” җәмгыяте барлыгы 500дән артык кеше эшли торган мөстәкыйль 8 оешманы  үз эченә ала. Ә бит югыйсә, “Медтехника” ерак 1989 елда, республика сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы  нигезендә, дәвалау учреждениеләрен медицина техникасы белән тәэмин итә торган бер кибет буларак ачыла. Шул ачылган көненнән алып, аңа Геннадий Муллин җитәкчелек итә. Ел ярым дигәндә, “Медтехника” Кама аръягындагы 13 районны медицина  җайланмалары белән тәэмин итә башлый. Тагын берничә елдан сәүдә-сервис берләшмәсенә әйләнгән “Медтехника” Россия поставщиклары ассоциациясенә кабул ителә. Ә бу исә дәвалау-профилактика учреждениеләрен вак-төяктән алып рентген җиһазларына кадәр тәэмин итеп тору өчен зур мөмкинлекләр бирә. Хәзерге вакытта республикадагы барлык дәвалау оешмаларына да диярлек медицина  техникасын көйләү-төзәтү буенча да хезмәт күрсәтә. Ә аның өчен лаборатория, хәзерлекле кадрлар, транспорт, үз складлары бар. “Медтехника” республика сәламәтлек саклау министрлыгының шәһәр һәм район поликлиникаларын модернизацияләү программасында да катнашты.

Болардан тыш, халыкара “Меценаты Столетия” хәйрия фонды дипломына ия булган Геннадий Муллин каты авыруга юлыккан балаларны дәвалауга, авыр хәлдәге күп балалы гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтүгә дә аерым игътибар бирә. Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе, шәһәр күләмендәге “Алтын йөрәкле кеше” конкурсы лауреаты Геннадий Муллин уку йортларына, дини оешмаларга, хәйрия фондларына булышуны да күз уңында тота. Сүз уңаеннан, Муллин җитәкчелегендәге “Медтехника” тарафыннан Балчыклы авылы чиркәве төзелешенә ярты миллион сумга якын акчалата ярдәм күрсәтелгән. Ә соңгы елларда Раифа монастырена исә Балчыклы чиркәвенә караганда өч мәртәбә күбрәк ярдәм иткәннәр.

Үзе өчен генә яшәми

Геннадий Николаевичның тормышына, эшенә бәя бирергә кушсалар, аның үз сүзләрен китерү дә җитәр иде: “Үзең өчен генә яшәп булмый, үзең өчен генә яшәлгән көн – бушка үткән вакыт”. Ишле гаиләдә үскән бу керәшен егете үзенең олы дәдәйләре Михаил, Николай кебек үк, бәләкәйдән кул арасына кереп, эшләп үсә. Үзенә ярны әллә кайдан эзләми, Николай дәдәе шикелле, күрше Балчыклы авылы кызына өйләнә. Хатыны Мария Михайловна белән алар Екатерина һәм Неонилла исемле ике уңган кыз үстерәләр. Хәзерге көндә дүрт оныкларының яраткан әби-бабайлары буларак, аларны карашырга да вакыт табалар. Кызлары Казанда төпләнгәч, өлкән Муллиннарның да тормышлары (һәм хезмәтләре дә) ике шәһәргә бәйләнә. Келәтледәге йортларын саткач, бер караганда, авыл белән исәп-хисапны өзсәләр дә беркем гаеп итмәс иде. Әмма гомер-гомергә  Келәтледәге һәм Ключ Труда поселогындагы һәр түтине, һәр дәдәйне кайгыртып яшәүче Геннадий Мулин авылга юлны онытмый.

 Келәтледә утыз елга якын Питрау бәйрәме уздыручылар да бертуган Михаил, Николай (икесе дә мәрхүм инде) һәм Геннадий Муллиннар булды. Бу юлы очрашуыбызда да ул быел  Питрауны Келәтледә оештырырга җыенулары турында әйтте. Соңгы берничә елда Кушай, Балчыклы һәм Келәтле керәшеннәре Питрау җыенын чиратлашып уздыра башлаганнар иде. Ни өчен уртак бер бәйрәм ясаулары да аңлашыла, чөнки үзем белә белгәннән бирле Питрау җыенын оештыруның финанс ягы әлеге дә баягы Келәтледә – Муллиннарга, Балчыклыда – Ивановка, ә Кушайда Емельяновка төшә иде. Әйтерсең, бу керәшен авыллары халкының барлык проблемаларын үзләренең булдыклы эшмәкәр егетләре генә хәл итәргә тиеш...

Итәгендә Питрау бәйрәме үтә торган тау башына бер елны Геннадий Муллин 400 төп чыршы һәм башка агач үсентеләре утырттырды. Мәйдан янәшәсендә генә махсус бина төзетеп куйды. Николай Муллинның хыялын тормышка ашырып, энесе Гена һәм авылдашлары тырышлыгы белән, шул тирәдә үк ясалма күл дә пәйда булды.  Инешнең икенче ягындагы Илҗә солдат чишмәсен, торбалар сузып, мәйдан ягына үзе исән чагында Николай чыгартып калдырган иде. Анысы янында да  беседка ясап куйдылар.  

Шәһәрдән чишмәгә киләләр

Келәтле дип әйтүгә, район авылларын юньләп белмәүче шәһәр кешесе дә шунда ук “ярты шәһәр шул авылның чишмә суын ташый” дип, үзенең белгәнен күрсәтер. Гаҗәп түгел, чөнки түбәнкамалылар дистәләрчә еллар буе шәһәр белән бу авыл арасындагы юлга тузан кундырмый, суны шундагы чишмәдән алып кайталар. Келәтле авылы башындагы бу чишмәне озак еллар дәвамында Муллиннар карап, ныгытып торалар. Чыгышы шушы авылдан булган эшмәкәр Валерий Иванов берничә ел элек Келәтле чишмәсен өр-яңадан төзекләндерүдә Муллинга ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә, ачык һавадагы музейны хәтерләткән зур композиция төзелде. Чишмәгә килүчеләрне унике апостол каршы ала. Атлап кына чыгарлык инеш янында – купель,  чишмә өстендә кач һәм беседка тора.

Нәселләре шәҗәрәсе

Геннадий Николаевичның “Медтехника”дагы бүлмәсенә кергән саен, андагы тәртипкә сокланам. Ә шулай да күңелгә иң ошаганы – түр яктагы стенага эленгән “Семейное древо Муллиных”. Бу нәсел “агачы”нда – Геннадий Николаевчика кадәрге тугыз буын: иң ерак бабайлары Иван (туган вакыты якынча 1725 ел дип күрсәтелгән), аның улы Андрей (1755-1800), Андрей улы Симион (1778 –?), Симионның улы Игнатий (1795-?), Игнатий улы Игнатий (1824-?), анысының улы Порфирий (09.02.1850), аның улы Антоний (1874-?), Антоний улы Александр (09.02.1901), Александр улы Николай (1927).

Үзе әйтүенчә, нәселләре шәҗәрәсен бик күптәннән, мәрхүм язучы Фәнзаман Баттал аша Уфа архивындагы ревизия мәгълүматларына нигезләнеп ясаткан булган.

Муллиннарның ревизия һәм чиркәү документларына нигезләнеп төзелгән нәсел агачын үз тамырларын ачыкларга теләгән кешеләргә кирәкле мәгълүматны юллау өчен бер үрнәк итеп китерергә дә буладыр.

 

Фирая МОРАТОВА.

 

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: