Туганайлар

Келәтле кызы – артист Гөрпинә

Аграфена Васильева. Театр һәм эстрада артистының паспортта исем-фамилиясе әнә шулай язылган. Әмма халык телендә ул йә Груша, йә Груня дип йөртелә. Белүчеләр аның тагын башка исемнәре дә бар, диләр

Минем исемем

Авылдагы бөтен титуллары белән әйтсәк, Бүре Бәчелие кызы Марҗук белән Җабалак Симунының Унтун кызы Гөрпинә мин. Тугач та шулай атап куйганнар, матур булса да, силсәвиттә мондый исемне язмыйча, Аграфена дип теркәп куйганнар. Бәләкәй вакытта үртәп, Гөрпинә Гөберле Бака дип тә әйтәләр иде. Хәзер дә миңа, гадәттә, Аграфена дип түгел, йә Гөрпинә, йә Груша, йә Груня дип дәшәләр.

Ырымнарга ышану

Ышанмаган кая?! Мин үзем им-томчы да бит әле. Ырымнар ата-бабайларыбыздан калган. Чөнки аларның һава торышын билгеләргә радио-мазарлары булмаган. Табигатьне күзәтеп, аның белән бербөтен булып яшәп, ырым, фаразлар туган. Чирләрне исә табигать нигъмәтләре, им-том ярдәмендә дәвалаганнар. Авылда Тручин (Троица) дигән матур бәйрәм үткәрелә иде. Ул елга буендагы ялгыз каен агачы янында үтә. Шул каенга халык адарынган әйберләрен китереп элә. Кайсысы – «терелсәм», кайсыберләре – «исән-сау бәбиләсәм», дип, кайберәүләр башка вәгъдәләрен үтәр өчен ботакларга кулъяулык, тасма ише әйберләр бәйли. Гомумән, керәшеннәрдә ышану-ырымнар да, бәйрәмнәр дә күп булган. Ләкин хәзер ышану-бәйрәмнәр дә үзгә, табигать тә кеше кулыннан имгәнгән. Бүген кеше белән табигатьнең бөтенлеге бозылды.

Ничек артист булдым

Мин кечкенәдән бер генә үнәр турында хыялланмадым шул. Космонавт та, табиб та, укытучы да, сатучы да буласым килде. Уйларымда кемнәр генә булып бетмәдем мин. Бүген – бер төрле, иртәгәсен икенче төрле хыяллану артистлыкка китергәндер дә әле. Ходай бу бала сәхнәдә бөтен һөнәрләрне үзләштереп карасын дигәндер. Мәктәпне тәмамлап, өйдәгеләргә «артистлыкка барам» дигәч, берсе дә ризалык бирмәде. Шуннан соң хәйләләргә туры килде. «Йә педагогика, йә медицинаны сайлыйм» дип, авылдан чыгып киттем. Документларны исә туп-туры театр училищесына илтеп бирдем. Кайткач, серне чишәргә туры килде. «Укып кара соң, тора-бара фикерең үзгәрер», диделәр. Шулай итеп, хыял тормышка ашты. Укып бетергәч тә, юллама буенча, Күчмә театрда эшли башладым.

Гашыйклык чоры

Театрга килүгә, башлар әйләнде. Фатин Фәтхуллинга гашыйк булып, чат ябыштым инде менә. Юкса, «һай, кыз бала, өйләнгән кешегә, бала атасына күз саласың», дип үгетләүчеләр дә шактый иде. Күңелемә хуш килде, нишләтәсең инде?! Җаны теләгән җылан ите ашаган, шулай итеп, бергә яшәп киттек. Фатинның хатыны Ленинградта калган. Күпме генә чакырса да, провинциаль шәһәргә кайтасы килмәгән. Ә безнең тормыш көйләнеп китте. Улыбыз Диас туды. Ни өчен Диас дип куштык дисезме? Галиәскәр Камал театры артисты Зөлфирә Зарипованың да малае Диас исемле иде. Ул, үзе театрга киткәндә, «бала белән утырып тор әле», дип үтенә иде. Минем кебек студент өчен артист баласын карау – дәрәҗә, риза булам. Ә Диас – көйсезрәк бала, елак. Әтисе Сәет Ранбәков чыгып киткәндә, «имиеңне каптыр, шуннан тынычлана ул», дия торган иде. Мин аңа ышанып, буш ими каптырам, бала чыннан да тынычлана. Менә шулай җанга якын булып кереп калды ул. Улым тугач та, телгә килгән беренче исем Диас булды.

Сәхнә арты кырыс

Камал театрына чакырып алдылар. Бала тапкач суырылып, зифаланып калган идем. Дәваханәдән чыкканда авырлыгым 38 килога калган. Чөнки бала тапкач та, бер-бер артлы дүрт операция кичерергә туры килде. Мин тернәкләнгәнче, баламны каенанам карады. Рәхмәт яусын инде аңа. 42 килоны җыйгач, Марсель Сәлимҗанов шәйләп алды. Дебют эшем «Казан сөлгесе»ндәге апа роле булды. Алсу Гайнуллина – сеңел, мин Саҗидә ролен уйнадым. «Кәкре аяклы, бот арасыннан биш фәрештә үтеп чыга алган апа» – бик кызыклы роль иде. Бүтән характерлы рольләр дә булды. Ләкин, күбесенчә, малайлар, кызларны уйнадым. Аннан килеп, Камал сәхнәсендә мин уйнамаган хайван рольләре калмады. Эт тә, тәкә дә булдым, башка киек җанвар да... Сәхнә – могҗизалы җир, әмма театрның эчке дөньясы бик кырыс. Анда бөтен сәләтеңне эшкә җигеп иҗат итәр өчен административ составның да сиңа җылы мөнәсәбәттә булуы кирәк... Хәзерге акылым булса, мин катгый сүзләр әйтмәгән булыр идем. Кыскасы, театрдан үзем теләп китмәдем. Киткәндә, квартирны бушату мәсьәләсе дә күтәрелде. Бала белән урамда калмавым – Әсхәт Хисмәтнең яклап чыгуы аркасында гына мөмкин булды. Ярый әле, миһербанлы кешеләр бар димен. Үзем дә катгый булмаска өйрәндем, кемдер миңа авыр сүз әйтә икән, аның сәбәбе булгандыр дип уйлый башладым...

Мине сөймәгән кешеләр тормыш укытучыларым булдылар. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк.

Сынаулар аша

Хезмәт биржасына бастым. Аннан да рәт чыкмады. Ә баланы үстерергә кирәк. Чыгам да, шешә җыям. Аны илтеп тапшыргач, ипи, сөт алып кайтам. Авылдан бәрәңгесе, ите килә. Ярый әле, егылып ятканда – кул сузучылар, кыйнап киткәндә яраларны төзәтүчеләр булды. Яшермим, мин – йомшак холыклы кеше. Авырлыкларны шәраб сөреме белән дә капламакчы булдым. Шөкер, вакытында туктап кала алдым. Ирем кино-видео режиссерлыгына укырга китте. Соңыннан аның белән ике фильм әзерләдек. Аның берсе – И.Сәлаховның «Ана тавышы» әсәре буенча әзерләнелгән кыска метражлы фильм, икенчесе курчак театры әкияте булды. Тормыш тагын көйләнде кебек. Ләкин тагын бер бәла килеп чыкты. Ирем авырый башлады. Шул вакытта Вилдамир Баһау шалтыратып, «сәхнәгә чыгасың киләме», дип сорады. Каян килгәндер миңа андый тавыш, андый көч (мөгаен, батып баручы саламга тотынганда гына шундый халәт кичерәдер), «Килә!» дип кычкырдым моңа. Трубканың теге башындагы бераз тынлыктан соң, «ник кычкырасың шулкадәр», диләр. Аның белән, эшсез калган артистларны җыеп, авылларга чыгып киттек. Татарстанны аркылыга-буйга гиздек.

Эстрада

Бу төркем белән мин эстрадага кереп киттем. Мәсгут Имашев белән дә шактый гына эшләдек. Башка артистлар да, алып баручы буларак, чакырып торалар. Берзаман туй алып барырга чакырдылар. Бөтен шартын китереп алып бардым. «Сарафан радиосы»ннан минем тамадалык осталыгым турында сүз таралды. Тамада эше бик кызыклы. Тик яшьләрнең ата-бабайдан килгән йолаларны онытып, европача мәҗлесләр оештырулары пошаманга сала. Үзебезнең шундый бай рухи мирасыбыз югалып бара. Кара-каршы җыр әйтешләр, теләк теләшүләр, ике кодагыйның кара-каршы җырлашулары, бирнә малы әзерләү, аны күрсәтү йолалары юкка чыккан инде. Эшләп күрсәтсәң, шаккаталар. Шушы җәүһәрләр югалмасын дип, материал туплый башладым. Берзаман бер калын китаплык булды бу. Китап чыгару артыннан йөри башлаган идем, заманадан артта калу сәбәпле, хәзер китап чыгаруның машина алу белән бер икәнен белми калганмын. Шуңа күрә бу эш әлегә читтә калып торды. Әмма әзер проектлар тынгы бирми, аларны дөньяга чыгарасы килә. Шулай итеп, Казандагы керәшен җәмгыятенә тәкъдимнәремне ирештерә башладым. Сәхнәгә керәшен бәйрәмнәре менде. Казанда Питрау бәйрәмен уздыруны керәшен җәмгыяте рәисе Мария Семенова белән бергәләп, без башлап җибәрдек. «Бәрмәнчек» ансамблен оештырганда да эш башында торырга туры килде. Геннадий Максимов – директоры, фольклор ягыннан ярдәм итүчеләр – Лена Бичарина, Галина Казанцева, ә мин постановкалар өчен җаваплы булдым. Бу да, үзенә күрә, бер тәҗрибә туплау иде.

Кан хәтере

Мәҗүси бабайлардан кан хәтере аша миңа күчкән бер байлык – үләннәр тану, им-том итү. Ул дөньяга үземә ярдәм итәсе килгәнгә кереп киттем. Бу – начар гадәтләрдән арыну, тынычлану, кешеләрнең халәтен тирәнтен аңлау өчен дә кирәк иде. Ходай миңа сораганымны бирә торды. Тулысынча ул дөньяга кереп китәсем килми, чөнки әле миңа сәнгать бик якын...

Аграфена ВАСИЛЬЕВА, "Мәҗге җәшә, Келәтле" китабыннан, 2018 ел

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: