Туганайлар

Күңелендә шигырь гаме

"Туганайлар"ның актив хәбәрчесе - Зәй районы Федоровка авылында яшәүче Василий Васильевның керәшен тарихы, ырулар буенча алып барган күзәтүләре, язмалары бик күпләргә таныш. Кемнәрдер аны тарих укытучысы, кемнәрдер тикшерүче-галим дип уйлый. Бүген без укучыларыбызны бу шәхес белән якыннанрак таныштырырга булдык. Моның өчен җай да чыгып тора - тиздән ул гомер бәйрәмен...

"Туганайлар"ның актив хәбәрчесе - Зәй районы Федоровка авылында яшәүче Василий Васильевның керәшен тарихы, ырулар буенча алып барган күзәтүләре, язмалары бик күпләргә таныш. Кемнәрдер аны тарих укытучысы, кемнәрдер тикшерүче-галим дип уйлый. Бүген без укучыларыбызны бу шәхес белән якыннанрак таныштырырга булдык. Моның өчен җай да чыгып тора - тиздән ул гомер бәйрәмен - 65 яшьлек юбилеен каршылый. Шулай итеп, бүген бездә кунакта - Василий Васильев.

Ирек сөючемен

- Укучыларыбызга серне чишегез әле. Тарих укытучысымы, галим-тикшерүчеме, әллә башка бер һөнәр иясеме сез?

- Сүзне ерактан башлыйм. Мин, башкалар кебек үк, табигать баласы, җир кешесе. Бүтәннәргә караганда, табигатькә якынлыгым, бераз көчлерәктер. Чөнки мин әби-бабай тәрбиясендә, табигать кочагында үстем. Әби-бабам сөйләгәннәрне, белгәннәрне, бер бөртеген дә югалтмаска тырышып, күңелемә сеңдерә бардым. Ырулар, тамырларыбыз турында да күп нәрсә сөйләделәр алар. Бүгенге көндә безгә тагылган "керәшен татарлары" дигән атамаларга нык үртәлерләр һәм безнең, чынында, кем икәнлегебезне бик яхшылап төшендереп бирерләр иде, әгәр аларны кайтарып утыртсаң. Кеше сүзен сөйләп йөрмәделәр, һәрвакыт үз фикерләре булды. Шуңа күрәдер дә, колхозга кермичә, кагылып-сугылып яшәүче "аерым хуҗалык"лылар исемлегендә иделәр. "Аерымлык"ның ачысын шактый гына миңа да татырга туры килде. Аның каравы, ирек сөеп, үзләре теләгәнчә яшәделәр. Ирек сөючәнлек, үзем теләгәнчә, үзем уйлаганча яшәргә омтылу - миңа әби-бабамнан күчкән, дип уйлыйм.

Василий Васильев улы Владислав һәм килене Татяна белән

90 нчы елларда фермерлык хуҗалыклары турында сүз чыккач, беренчеләрдән булып, мин дә шул эшкә алындым. Үзе белми - ә өйрәтергә мастер - андый кешеләр белән бәйләнгәнче, үземчә эшлим, үземчә чәчәм, дип уйладым. " Менә сезгә - җир. Булдыра алганча чәчәсез, булдыра алганча, эшкәртәсез, тик без сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, кысылмыйбыз да," - диде югарыдагылар. 30 процент износлы иске тракторларны алырга туры килде. Аңа тагын 3 процентлы коэффициент өстәделәр. Шул рәвешле, иске трактор-машиналарны почти яңа техника бәясеннән алдык. Дөрес, ул чакта бер процентлы кредит бар иде. Тик иске тракторга банк андый сумма бирми бит инде. Аннары, техосмотрлар, пожарныйларга, налог органнарына түләүләр китте. Керем күргән юк - ә түләүләр берсе артыннан икенчесе килеп кенә тора. Транспорт налогы алынырга тиеш түгел, дигән федераль закон бар, ә урындагы законнар моңа буйсынмый... Ул чакта Зәй районында без 6 кеше шушы фермерлык эшенә керешкән идек, беребезнең дә әлеге кабаладан чыгарга көче җитмәде. Башка эшкә урнашып, аннан килгән хезмәт хакына фермерлык чыгымнарын капладык.

Күңелгә авыр чор иде ул, ничек тә бу халәттән чыгарга кирәк иде. Ә ничек? Шул чакта, ныклап, тарихыбызны өйрәнергә керештем. Мин моңа үзем килдемме, әллә минем үземнән тормаган, ниндидер, башка көчләр этәрдеме - бүгенгә кадәр шуны аңлый алмыйм. Тарих буенча информация бер-бер артлы килә торды. Төшләремдә хәтта безнең эрага кадәр яшәгән бабаларыбызның торган урыннары карта рәвешендә күренде. Уйламаган-нитмәгән җирдә, кирәкле китапларга юлыктым. Ярдәм итәрдәй кешеләр юлыма чыкты. Хәтта Чиләбе өлкәсе Нагайбак районыннан да, мине эзләп, Федоровкага килделәр. Башкортстанның Бакалы районыннан, минем кебек, үзе генә эзләнүче Валерий Зарубин белән күрешеп, андагы архив документлары белән таныштым. Барлык материаллар да шундый фикергә китерә: керәшеннәр дөнья яралганнан бирле яши. Ходаебыз - Крышинь, Кришин, Кришна балалары без. Нинди генә исем белән йөртелсәк тә, уртак ыру-тамырлардан барлыкка килгән борынгы халык. Керәшен халкы 8 кыпчак, 12 коман, 14 половцы нәселләреннән формалашкан. Керәшеннәр беркайчан да исламда булмаган, алар - несториан христианнар.

Абага чәчәге кыйссасы

- Тарихтан башка, әле сезне халык медицинасы белән дә ныклап кызыксынучы, диләр. Бусы каян килә?

- Алда искә алып киткән әбием - Анисья Васильевна һәм бабам - Петр Васильевич тәңречелек белән православие денен тоттылар. Төрле-төрле им-томнар, агачлар, үсемлекләр дөньясы буенча да, кирәк була калса, явыз көчләрне авызлыклый алырлык та белемнәре бар иде. Билгеле бер көнне, билгеле бер вакытта кирәкле үләнне җыеп, әзерләп куялар. Әбинең сандыгында күз тиюдән имләгәндә кулланыла торган елан кабыгына кадәр саклана иде.

Минем бабам гомер буе, абага чәчәген өзеп, җир өстендәге кара көчләрне мәңгегә юк итү турында хыялланды. Ул әлеге чәчәк турында миңа болай сөйләде.

"Иван Купалага каршы төндә абага чәчәк ата. Чәчәк ата торган абага - кара абага - русча кочедыжник дип атала. Абага чәчәген алырга килгән кеше курку белмәскә, йола-ритуалларны үтәгәндә ялгышмаска, җен-пәриләр чыгарган авазларга игътибар итмәскә тиеш.

Менә төн уртасында киң яфраклы абага куагыннан чәчәк бөресе күтәрелә башлый. Ул, елга дулкыны кебек, бер алга, бер артка китеп дулкынлана. Янып торган күмер кебек булгач, төнге 12 дә шартлап ачыла да, алсу таң аткандагы кебек яктылык чыгарып, сибелеп тора. Кара көчләр килеп эләктергәнче, шул арада аны өзеп, ритуал үтәп сызган түгәрәк эчендә таң атканны көтәргә кирәк. Әгәр инде абага чәчәген кулыңа төшерә алсаң, син бөтен кара көчләрне җиңеп, җир-су көчләре белән идарә итәрлек магик кешегә әвереләсең".

Болар - бабам сөйләгәннәр. Ул үзе бер тапкыр урманда абага чәчәк атканны көтеп яткан. Әмма нәкъ төн уртасында йоклап киткән. "Әллә нинди кычкырышкан тавышларга уянып киттем - тик инде кара көчләр ул чәчәкне өзәргә өлгергәннәр иде," - дип сөйләде ул, үкенеп. Яңадан барырга йөрәге җитмәгән.

Мин дә абага чәчәге көченә ышанам. Ләкин аны өзү өчен үтәргә кирәкле йола-ритуалларны без бит белмибез. Шуңа күрә аны өзеп тә булмый. Җен-пәриләр я буып үтерәләр, я җүләр калдыралар...

Бу төндә сары мәтрүшкә, кара әрем, кычыткан, елак үлән кебек үләннәрне җыеп калырга тырышам. Алар кешеләрне төрле бозыклардан, колдуннардан саклый. Бу таңда җыелган сары мәтрүшкәләрне ишек өстенә, бусага астына, матчага, тәрәзә өстенә кыстырырга кирәк. Берничәсен яндырып, өйне төсләү (курение) үткәрсәң дә файдасы була. Мондый өйгә колдуннар, җен-пәриләр керми.

Гомумән, халык медицинасы ул бик зур көчкә ия. Теләсә нинди чирдән котылу әмәлен табарга була - бары тик үз-үзеңә ышану кирәк. Хәтта соңгы стадиядәге яман шеш авыруыннан да котылучыларны беләм мин. Ихтыяр көчеңне туплап, мин тереләм, дип, соңга калмыйча, кирәкле үләннәр белән дәвалана башлау гына сорала.

- Тормышыгызда адәм күтәрә алмаслык хәсрәт - 38 ел буе янәшә атлаган, бергә-бергә 4 баланы тәрбияләп үстергән хатыныгызның мәңгелек йортка күчүен беләбез. Ул кайгыны ничек күтәрә алдыгыз?

- Без комментариев. Мин моңа җавап бирә алмыйм.

- 65 яшьлек юбилеегызны каршылыйсыз. Киләчәккә нинди планнарыгыз, нинди уйларыгыз бар?

- 65 яшь - егет чак дип саныйм. Әле 90 га кадәр яшәргә исәп. Соңгы вакытта шигырь яза башладым. Алдан әйткәнемчә, фермерлыктан соңгы авыр чакта бөтен җанымны тарих биләсә, Валентинамны югалткач, бөтен җанымны шигырь биләп алды. Ручка тотып, рифма эзләп утырмыйм: әзер куплетлар булып, күңелгә үзләре иңәләр. Миңа кәгазьгә теркисе генә кала. Хатыныма багышланган сөю шигырьләре.

- Укучыларыбызга да ишеттерәбездер бит?

- Бик рәхәтләнеп.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Олы юбилейларыгыз белән сезне!

Әңгәмәдәш: Мария Мартынова

Сагыш

Оныта алмам, бәгърем, ахры, сине,

Гел йөрәктә, һаман йөрәктә.

Карашыңнан очкын төшкән иде -

Шул йөрәкне һаман көйрәтә.

Иртән, кичен сине уйлыйм, җаным,

Гел чыкмыйсың минем исемнән.

Сиңа атап, шигырь язам менә,

Сәйләннәрдәй тезеп, хисемнән.

Син күкләрдә хәзер, ә мин җирдә,

Уйлар белән уйлар тоташа.

Өннәремдә сине уйлап йөрим,

Ә төшләрдә - җаннар очраша.

Фәрештәдәй, яннарымда идең,

Үрнәк идең бик-бик күпләргә.

Хәзер инде кул сузымы җитми -

Йолдыз булдың ерак күкләргә.

Безгә килгән мондый авыр сынау

Бүтәннәрне, берүк, аясын.

Беркем белми: бүген монда идек -

Ә иртәгә кайда буласын...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: