Туганайлар

"Күңелемдә йөрткән авылым атама­­­лары"

Зәй районының Урта Баграж авылы атамалары белән Федора Краснова таныштырды

Атамалар урын үзенчәлеге белән генә бәйләнмәгән, кайберләре кеше исемнәреннән дә алынган. 

"Минәй чишмәсе", "Фәрхенур чокыры" шунын бер мисалы. Алга таба дәвам итеп "Сергей карт чишмәсе"н әйтергә була. Өйләргә артезиан сулары кергәнче күп хуҗалык шушы чишмәнең суын эчте . Тик хәзерге көндә буа суы астында калды ул. 

"Бәчкә сукмагы" – авыл каршындагы тауның "Г" хәрефе кебек бормасыннан аска төшкән чокыр-уенты. Бабайлар сынамышы буенча анда кар эреп бетмичә, көннәр җылытмый. Тау бите кояшка карап торса да, кар эремичә май урталарына кадәр яткан еллар бар. Атаманын килеп чыгуын бабайлар шулай аңлаталар иде: кайчандыр Кабан Бастырык авылыннан Бәчелей исемле кеше урман аша чыгып, тау өстеннән килеп, шул чокырдан авылга мал урларга төшә торган булган.

"Әләксей әрчүе"– монысы инде кайчандыр урман төпләп (чистартып) узенә печәнлек әзерләгән Алексей исемле кеше истәлеге. Хәзер инде ул аланлыклар куак-агач белән капланган.

Урман эчендә "Чарлак" дигән урын бар. Бабайлар анда 1941 елгы сугышка кадәр биек каланча тора иде дип сөйләгәнне ишеткәнем бар. Ул каланчаның агачларын 1990 еллар тирәсендә дэ күрүчеләр булды. Тик кем тарафыннан, ни өчен төзелгәнен белүче булмады. Ул каланча яныннан юл үткән. Ул көньяк белән төньяк урман кырларын тоташтыра.
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: