Туганайлар

Күңеле дә ак сөт шикелле

Сокланырлык гомер кичергән тагын бер апа турында сөйлисе килә

Шушы көннәрдә туган көнен  бәйрәм итте ул. 85 яшен  тутырса да, картлыкка бирешми әле Клавдия апа, оек-бияләй бәйли, тәмле ипиләр пешерә, сөлгеләр чигә, шуның өстенә ул 14 оныгына, 21 оныкчыгына яраткан әби.  

Клавдия апа Пущаева 1935 елда  Керәшен Мәлеме авылында туа. Сугыш башланганда аңа 6 яшь була, бер нәрсә дә аңламаган бала әтисе артыннан: “Миңа пәлтә аласы акчаны алып киттең,”- дип елап кала. Сугыш урлаган балачак, ачлы-туклы яшәгән авыр еллар...

1949 елда мәктәпне тәмамлый, барлык яшьтәшләре кебек ундүрт яшьлек кыз колхозда эшли башлый. Яшьлек бит ул авырлыкка да, ачлыкка да карамый, ул яшьни, ашкына, омтыла. Яшь Клавдия дә яшьтәшләре белән эшкә йөри,  кичке уеннарга чыга, җырлый-бии, гашыйк була.

1953 елда авыл егете Иван Пущаев белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-берсен яраткан парлар бик матур яшәп китә, бер-бер артлы дүрт  бала туа. Бәхетле тормыш озакка сузылмый, япь-яшь көе ире үлеп китә, 37 яшьлек тол хатынга кечкенә балаларны үзенә генә аякка бастырырга туры килә.  1963 елда фермага   сыер савучы булып эшкә керә. Эш җиңелләрдән түгел, ләкин акчасы ярыйсы. Ул чакта   саву аппаратлары әле юк, барысын да кул белән башкаралар: мал азыгын тарату, мал астын чистарту, капчык белән күтәреп  фураж  салу да савучылар өстендә була. Балалар үсә төшкәч булыша, дөрес, ләкин бит өйдә бала-чага эшли алмый торганы да җитәрлек эшнең. Көнаралаш җиде-сигез ипи салу, мал-туары, йон эрләү, мунча ягу, ирең булмагач, ихатаны карау да үз өстендә була. 

Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый, яшьләргә остаз да була Клавдия апа, кулдан килгәнчә аларга  ярдәм итә, аңламаганнарына кызмыйча, йомшак итеп, әмма үтемле аңлата белә. Авылдашлары үрнәк ана, намуслы хатын, үз вазифасын бөртекләп, җиренә җиткереп башкаруы, югары һөнәри күнекмәләргә ия булуы өчен хөрмәтлиләр аны. Гомере буе балалар дип яшәгән, намуслы хезмәт иткән хатынның гаиләсе һәм халкы  алдында йөзе ак.  Клавдия апаның эшенә дәүләтебез дә югары бәя бирә, аның  күкрәген “Почет билгесе” ордены, “Хезмәттәге уңышлар өчен “ медале бизи, ике ел рәттән  социалистик ярышта җиңеп чыга һәм  1973, 1974 елларда “Социалистик ярыш ударнигы” медаленә лаек була. Мактау грамоталары, юбилей медальләре дә шактый аның.

Менә шундый матур тормыш юлы уза Клавдия апа, балаларын да менә дигән итеп тәрбияли, берсе дә әнисенең йөзенә кызыллык китерми, һәрберсенең үз һөнәре, үз тормышы. Әниләрен дә онытмыйлар кайтып хәлен белеп торалар.

Бүгенге көндә кияве Тәлгать белән кызы Нина гаиләсендә гомер кичерә бәхетле ана. Яшьләргә акыллы киңәшләрен бирә, оныкчыкларны карарга булыша.

Миләүшә Хәйруллина, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: