Туганайлар

Казаннан Александр Романов: “Алабута, черек бәрәңге ашап үскән малай 90га җитсен әле!”

18 ел министр дәрәҗәсендәге хезмәттә булган, шул ук вакытта тыйнак һәм намуслы карендәшебез Александр Романов белән лаеклы горурлана алабыз

Ул 1931 елның 25 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Албай авылында дөньяга килә. Дүрт яшендә әтисе үлә һәм алар әнисенең туган авылы – Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылына күченәләр. Башлангыч классларда – Алан-Полян мәктәбендә, ә сигезенчегә кадәр – Шеморбашта белем ала. Мәктәпне ике бала “ Мактау кәгазе”белән тәмамлый. Шуларның берсе – Александр Осипович.

Сугыштан соңгы бик авыр еллар, әтиләре юк, алар өч бала – тутасы һәм сенлесе дә бар. Әниләре сугыш вакытында, аннан соң да, сельсовет председателе булып эшли. Җаваплы хезмәт, тормышлары авыр. Үз өйләре юк, Албайдан күченеп кайткач, кем рөхсәт бирә, шуларның буш өйләрендә торалар. Сигезенче класстан соң язмышның ачы җилләре Александрны Донбасска алып китә. Шахтер булу хыялы белән авылдан өч егет чыгып китәләр. Бик яшь булгангадырмы аларны шахтага алмыйлар, ә төзелешкә жибәрәләр. Күрәсең, анда кеше кирәгрәк булгандыр.

Ике ел үткәч, ул кире авылга кайтып, артельгә эшкә керә. 1949 елда армия сафларына алына. Дүрт ел Севастополь шәһәрендә хезмәт итә. Аннан соң, тагын шахтага Донбасска китә, тик, туган ягы үзенә тарта егетне, ике елдан яңадан Алан-Полянга кайтып артельгә эшкә тотына.

1954 елның декабрь аенда Берсут җәнлек совхозына эшкә керә, анда аны башта склад мөдире итеп алалар, аннан күп тә үтми, 1955 елның январь аенда, кассир итеп куялар. Читтән торып Авыл хужалыгы институтына укырга керә. Ике ел кассир булып эшли, шуннан бухгалтер, аннан 1966 елга кадәр баш бухгалтерлык хезмәтен башкара. 1967 елда Александр Романовны Мамадыш район советы тәкъдиме белән, депутат итеп сайлыйлар. Тырыш, акыллы, белемле егет, яхшы игътисадчы икәнен тиз күреп алалар. Районда үткән сессиядә аны Район план комиссиясенең рәисе, ә өч елдан Район халык контроле рәисе итеп сайлыйлар. 1972 елда Питрәч районынына җибәрәләр һәм райкомның икенче секретаре итеп куялар. Дүрт ел эшләгәннән соң, Обкомга чакырып, Татзверопромның генераль директоры вазифасын тәкъдим итәләр. Шундый зур вазыйфаларга чакырган вакытларда риза булмыйча карышып та маташа. “Мин бит экономист-бухгалтер гына, дип, карадым” – дип сөйли ул. 1976 елның март аенда, Мәскәүдә, шушы зур вазыйфага раслыйлар. Бу урында ул 1994 елга кадәр эшли.

Советлар Союзы беткәч, бу структура да башкалары кебек ук, таркалган. 18 ел буе эшләү дәверендә бик куп грамоталар, медальләр белән бүләкләнә – ВДНХның СССР бронза, көмеш, алтын медальләре, “Медаль за трудовое отличие”, ике алтын кул сәгате. 1975 елда, Питрәчтә эшләгәндә, “Мактау билгесе” ордены бирәләр. Шундый зур урыннарда эшләсә дә, Александр Осипович үзенең бик тыйнаклыгы, гадилеге, кешелеклелеге белән аерылып тора. Аны шундый зур урыннарда эшләгәндер дип уйламассың да. 90 яшендә дә, оптимистларча, көр күңел белән, матур итеп яши. Беркайчан зарланмас, ничек кенә авыр булсада. Соңгы елларда бик җинел булмагандыр. Хатыны инсульт кичергәннән соң, күп еллар аны тәрбияләп, карап торды. Былтыр хатыны мәңгелек йортка күчте. Хатыны авырганчы, җәй көне, дачада бакчачылык белән шөгыльләнде. Тик утыра торган кеше түгел, гел эштә, хезмәттә. Хәзерге көндә, Александр Осипович, булганына шөкер итеп, Казанда, кызы Альбина белән яши. “Ходайга бик рәхмәтлемен, Алан-Полян авылында кычыткан, алабута, өшегән, черек бәрәңге ашап үскән малай 90 га җитсен әле!”, – ди ул.

Гомер буе намуслы коммунист булган, бик гади, тыйнак тормыш белән яшәгән. Күңеле чиста, ак, беркемгә начарлык эшләмәгән, кем ярдәм сорый, булышкан, шуңа аңа Ходай озын гомер биргәндер, шуның белән бәхетледер.

Анна Ильина, Питрәч районы.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: