Туганайлар

Казан губернасы керәшеннәре ышануларында мәҗүсилек күренешләре

"Безнең Мирас" журналының июль санында керәшеннәрнең ышануларына багышлап басылган хезмәтнең дәвамын тәкъдим итәбез. Аны 1876 елда Казан керәшен-татар мәктәбе укытучысы Семен Максимов язып калдырган. Әлеге язманы урысчадан Николай ПЕТРОВ- ТЕКIН тәрҗемә иткән Ахыры. Башы 15 (331), 16 (332) саннарда. Шулай ук безнең сайттан да укый аласыз. Су иясе Керәшеннәрдә, Өй...

"Безнең Мирас" журналының июль санында керәшеннәрнең ышануларына багышлап басылган хезмәтнең дәвамын тәкъдим итәбез. Аны 1876 елда Казан керәшен-татар мәктәбе укытучысы Семен Максимов язып калдырган. Әлеге язманы урысчадан Николай ПЕТРОВ- ТЕКIН тәрҗемә иткән

Ахыры. Башы 15 (331), 16 (332) саннарда. Шулай ук безнең сайттан да укый аласыз.

Су иясе

Керәшеннәрдә, Өй иясе һәм Абзар иясеннән кала, тагын Су иясе исемле суда яшәүче рух бар. Су иясе һәм Абзар иясеннән аермалы буларак, ул кешегә за- рарлы, усал рух булып исәпләнә: керәшеннәр аннан бик куркалар. Керәшеннәр су буена ялгыз барырга куркалар, бигрәк тә кич белән кояш баеган вакытта. Керәшеннәр, үзе генә су буена йөргән кешене Су иясе үзе белән суга алып кереп китә, дип ышаналар, кич белән су буенда басып торырга да куркалар. Суга бату- лар саксызлыктан түгел, Су иясе тотып алганлыктан, дип ышаналар. Су иясе ел саен бер кешене корманга алган шикелле алып тора. Су иясе суда, аерым яхшы йортта яши. Вакыты белән ул торган урыныннан корыга чыга йә кеше, йә дуңгыз булып йөри. Ул ешрак кеше рәвешендә. Су иясенең йөзе гаҗәеп матур: нәзек сызылган кара кашлары астында кара күзләре бигрәк күңелгә ятышлы булалар, ә иңбашларын каплаган дулкынлы озын кара чәчләре аның башын бизи. Ул ирләр, хатыннар, картлар, карчыклар, яшь егетләр яисә кызлар булып та йөри ала. Кайсы вакытта ул, яр буена чыгып, кешеләр арасында танылмыйча йөри. Базарда ул үзенә кирәк-яраклар сатып ала. Сөйләүләре буенча, ул үзен болайрак тота.

Безнең күрше кызы инешкә суга төшкәндә басмада утыручы яшь хатынны күргән... Кыз бала: "Бу яшь хатын нишләп утыра монда?" - дип уйлаган да, су ала башлаган. Шул арада яшь хатын суга чума да юкка чыга. Күрше кызы, куркуыннан чиләк-көянтәләрен калдырып, өнсез булып чабып кайтып, күргәннәрен өйдәгеләргә сөйли. Барысы җыелышып елгага төшәләр, ләкин берни дә күрмиләр.

Тагын бер кыз шулай суга барган да елга буйлап (сай инеш) зур дуңгызның мыркылдап йөргәнен күрә... Аңа игътибар бирмичә су ала башлый. Шулвакыт кыз суның икегә аерылганын, дуңгызның су астына кереп югалганын күрә. Кыз куркуыннан өенә чаба, күргәннәрен туганнарына сөйли. Шунда ук халык җыелып су буена дуңгызны кыйнарга йөгерә, ләкин бернәрсә дә тапмыйлар.

Су иясе. Ә.Фәсхетдинов рәсеме

Сөйләүләре буенча, бер керәшен эңгер-меңгердә бөя буйлап, тегермән яныннан барганда, тегермән бөясендә кемнеңдер коенуын һәм чәчен таравын күргән. Коенучы йөзгә бик матур, бик ак, чиста тәнле, озын кара чәчле булган. Теге кеше якыная башлагач, коенучы суга чумып югалган. Керәшен кыю кеше булган, яр буендагы коенучы чумган урынга килгән. Яр буенда бик зур алтын тарак табып алган да, өенә кайтып киткән. Бик кыйбатлы әйбер итеп алтын таракны сандыкка салып, йозакка бикләп куйган. Ачыкланганча, бу тарак Су иясенеке булган, ул таракны теге алганны күргәч, аны өенә хәтле озата барган. Керәшен өенә кергәч, аның кайда торганын белеп, кире кайтып киткән. Икенче көнне төнлә Су иясе аның йортына килеп, стенага кагып керәшенне уяткан, бик усал итеп: "Китер минем таракны! Бар, алган урыныңа илтеп куй!" - дип кычкырган.

Керәшен Су иясенең сүзен нинди кырыс-катгый булса да, тыңламаган, тарак анда калган. Өченче төнне Су иясе тагын килгән дә: "Китер минем таракны! Бар, алган урыныңа илтеп куй! Алып барып куймасаң, мин сине үтерәм яисә йортыңны өстеңә ишәм!" - дип кычкырган. Керәшен курыккан, икенче көнне иртүк торып, таракны алган да, тегермән бөясенә килеп, алган урынына куйган. Шуннан соң, читкә качып, Су иясе ни эшләр, дип карап тора башлаган. Таракны урынына кую белән Су иясе судан чыгып, таракны алган да, суга чумган.

Керәшеннәр әйтүенчә, берәр кеше кайсыдыр урынга беренче мәртәбә тегермән кора икән, бөя астына нинди булса да хайванны салып калдырырга тиеш була. Бу хайван Су иясенә багышланган була. Кайберәүләр, тегермән корганда, керәшеннәр ышануынча, Су иясенә корманга дуңгыз яисә эт баласын салалар, ә кайберәүләр хәтта балаларны да... Һәрхәлдә, керәшеннәр шулай уйлый. Су иясе, шул беренче корманнан соң, тегермәнчедән шундый ук багышлауны көтә, тегермәнче ел саен бөя астында салган кебек хайванны капчыкка салып суга батыра. Тегермәнче шулай итеп су иясенә килешенгән корманны китермәсә, аның тегермән бөясе тормый - Су иясе җимерә. Сөйләүләренчә, бер тегермәнче, берничә ел корман китергәннән соң, бер елны корман бирми калдырган. Бу хәбәр Су иясенә җиткәч, ул төннәрен тегермәнгә килеп ишек шакый, тегермәнчегә: "Ник син миңа корман китермисең? Мин синең тегермәнеңне сакламам, ә үзеңне үтерермен!" - дип кычкыра.

Тегермәнче, шулай озак куркытып йөрүгә дә карамастан, Су иясенең сүзен тыңламаган. Шуннан соң Су иясе, кичләрен тегермән астына төшеп, су кулисаларын урыннарыннан кузгата башлаган, тегермәнчегә аларны озаклап көйләргә туры килгән - тегермән озаклап эшли алмаган. Тегермәнче Су иясенә корман китерергә мәҗбүр булган - суга елдагыча билгеле хайванны салган, Су иясе аны борчуын туктаткан.

Керәшеннәр Су иясе турында тагын менә нәрсәләр сөйлиләр. Бер карчык оныкасы белән күрше авылга бара икән. Оныкасы авырлы була. Юлда аларга зур күпер аркылы чыгарга кирәк була да, алар шунда утырып ял итәргә туктый. Күпер зур елга аркылы салынган була. Оныка сүз арасында әбисенә тиздән бәби тудырасын әйтә. Бу сүзгә әбисе: "Оныкам! Кендек әбисе үзем булырмын, вакытында мине дәшәрсең!" - ди. Оныка, моны теләмәгәнлектән, әбисенә әйткән: "Кендек әбисе итеп сине дәшкәнче мин Су иясен чакыртам", - дигән... Вакыт җиткәч, яшь хатынга кендек әбисен чакырталар, ләкин ул булыша алмый. Икенче, өченче әбиләр- не дәшәләр - алар да булыша алмый. Бала тудыручы хатын бик җәфалана башлагач, священникны чакыралар. Священник: "Нигә шулай газапланасың? Үтәлмәгән адарынуларың юкмы? - дип сораштыра башлый. Шунда бала тудыручы хатынның исенә төшә: "Мин бервакыт кендек әбисе булырга теләгән әбиемә ялгыш сүзләр әйткән идем, сине дәшкәнче мин Су иясен чакыртам, дигән идем", - ди. Священник (сөйләүче уенча, ул адарыну сүзен үтәп, Су иясен чакыртырга киңәш биргән) кайтып киткән. Аннан соң кендек әбисе Су иясен чакыртырга булган. Бер бик таза ир-ат, оныканың адарыну сүзләрен әйткән урынына, Су иясен чакырырга күпергә киткән. Өченче тапкыр чакырганнан соң, су икегә ярылып, Су иясе чыккан да булышырга барырга күнгән. Тудыручы хатын янына килеп, ул аңа кендек әбисе булып булыша башлаган. Бала тудыру уңышлы узганнан соң, исем кушарга священникны чакыралар. Священник килеп тиешле келәүне укыган. Келәү укыганда Су иясе кендек әбисе сурәтендә басып торган, келәүдән соң үзенең су патшалыгына кайтып киткән. Соңгы хикәя барлык керәшеннәрдә дә сөйләнелә. Тик кайбер урыннарда сөйләмдә священник турында сүз юк. Священник турындагы сүзләрнең хикәягә соңыннан, керәшеннәр христианлыкка кергәч өстәлгәне ачык күренеп тора, чөнки алар мәҗүсилектә вакытта священникларның да, аруландыру келәүләренең дә булуы мөмкин түгел. Искиткеч гаҗәп: риваять буенча, Су иясен кендек әбисе итеп чакырырга кешеләргә священник киңәш биргән. Ләкин бу христианча түгел, шунлыктан, Су иясенең кендек әбисе булуына ышану мәҗүсилектән калган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: