Туганайлар

Казаклар Чаллысы авылы турында 10 факт

Казак Чаллысы авылы борынгы «Чаллы шәһәрчеге» биләмәләренең көньяк-көнбатыш өлешендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан

1) Авыл җирлеге составына барлыгы 6 авыл керә: Казаклар Чаллысы, Иванай, Бирдебәк, Үри Чаллысы, Зур Кадрәк, Кече Кадрәк.

2) Авыл җирлегендә барлыгы 545 кеше яши.

3) Авыл җирлегенең гомуми мәйдәны 5653 га тәшкил итә.

4) Авылның иң өлкән кешесе, тыл ветераны – Матвеева Анастасия Тимофеевна. Аңа 95 яшь.

5) Авылның иң популяр исемнәре: ир-атлар арсында - Николай, хатын – кызлар арасында – Мария.

6) Үзәк урам авылда туган  Советлар Союзы Герое - Иванов Валентин Куприянович хөрмәтенә Иванов исемен йөртә.

7) Авыл исемен еш кына Мәмле Казаклар Чаллысы белән бутыйлар.

8) Авылда уза торган “Чүк” бәйрәме күпләргә таныш.

9) Бөек Ватан сугышына Казаклар Чаллысыннан 156 кеше киткән, шуларның 85 мәңгелеккә яу кырында ятып калган.

10) Авылның күренекле кешеләре: Советлар Союзы Герое –Иванов Валентин Куприянович, Татарстанның атказанган, Камал Театры артисты - Олег Фазылҗанов, Филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова, “Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” - Валентина Семенова.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: